14 октябрь — 30 октябрьгә йолдызнамә
Йолдызлар бу атнада Игезәкләргә җиде ят кешегә әҗәткә бирмәскә һәм ерак юлга ччыкмаска киңәш итә.
Кучкар (21 март — 20 апрель)
Бу атнада сезнең эшкә җитди һәм намуслы карашыгыз игътибарсыз калмас. Сишәмбе көнне бик кызыклы һәм керемле тәкъдим килеп чыгарга мөмкин.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Сезнең профессиональ өлкәдәге вәзгыятьне анализлау өчен эшкуарлар осталыгы кирәк булачак. Көнчелеккә сәбәп бирмәгез. Әгәр дә сез принципиаль позициягә түзә аласыз икән, сезнең планнарыгыз тормышка ашачак.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр күп нәрсәгә җитешерсез. Җиде ят кешегә әҗәткә акча бирмәгез. Ерак юлга чыгуны кичектереп торыгыз.
Кысла (22 июнь — 22 июль)
Үз көчегезгә ышанганлык күп ишекләр ачачак һәм уңышка ирештерәчәк. Хезмәттәшләр һәм җитәкчеләр белән мөнәсәбәтләр яхшырачак, бу хезмәт җитештерүчәнлегенә һәм хезмәт хакына уңай тәэсир итәчәк.
Арыслан (23 июль — 23 август)
Тискәре эмоцияләрдән уңай эмоцияләргә кәеф үзгәрү мөмкин. Әгәр дә чәршәмбе көнне дусларның берсе сезнең ярдәмгә мохтаҗ булса, озак уйламагыз.
Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Сабыр булуыгыз күп киртәләрне җиңәргә, конфликтлы хәлләрдән арынырга ярдәм итәр. Ә менә үз хокукларыгыз өчен көрәшергә туры киләчәк, ышандырырлык дәлилләр китерегез.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Сишәмбе һәм җомга көннәрендә кыска сәяхәтләр уңышлы, кызыклы кешеләр белән танышачаксыз. Яңа эш турында кызыклы тәкъдимнәр булырга мөмкин.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Атна башында сезне җитәкчеләрнең мактаулары көтә. Бернинди дәгъвалар да булмаячак, киресенчә, сезнең фикерегезне тыңларлар.
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)
Сез үзегезгә артык зур таләпләр куясыз. Финанс эшләре җайга салыныр, хезмәт хакы артуны көтәргә була.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь)
Бик эмоциональ атна. Сезнең барлык казанышларыгыз авырлыкларны җиңү белән бәйле булачак. Иске проблемаларны чишү өчен яхшы мизгел.
Сукояр (21 январь — 18 февраль)
Бу атнада азрак сөйләшү һәм күбрәк эшләү яхшырак. Әгәр дә фәлсәфи уйлану өчен вакыт калса, кайбер әйберләргә карашыгызны үзгәртегез. Ял көннәрен гаилә белән үткәрегез.
Балык (19 февраль — 20 март)
Бу атна иҗат өчен бик яхшы түгел. Җомга көненнән башлап, эшегезне киметергә һәм мөмкин булганча ял итәргә тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев