15 — 21 майга йолдызнамә
Сукоярларга әти-әни янына кайтырга, Игезәкләргә тынычланырга кирәк. Ә сезгә йолдызлар ниләр вәгъдә итә?
КУЧКАР (21.03-21.04)
Романтик мөнәсәбәтләр, яңа танышлар табу өчен яхшы вакыт. Тәвәккәл һәм үз сүзегездә тора белсәгез, теләсә нинди биеклекне яулый алачаксыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Мәхәббәт өлкәсендә активлык күрсәтү, күзең төшеп йөргән кешегә йөрәк хисләрен аңлату вакыты җитте.
ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Мөнәсәбәтләрдә рухи гармониягә ирешү өчен бергәләп ял итү файдалы. Тынычланыгыз һәм бер-берегезне аңларга өйрәнегез.
КЫСЛА (22.06-21.07)
Тормышка үзгәреш кертергә тырышырга кирәк. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртү турында да уйланырга мөмкин. Бу уңай үзгәрешләр вакыты.
АРЫСЛАН (22.07-21.08)
Партнерыгыз тәнкыйть сүзләре әйтсә, үпкәләмәгез. Гомумән, бу атна йөрәк хисләре өчен бик үк кулай вакыт түгел.
КЫЗ (22.08-22.09)
Мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы. Көтелмәгән җирдән бүләк алачаксыз. Эштә дә тәртип, мөһим килешүләргә кул кую көтелә.
ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)
Атна бик үк гади генә узмый. Яңа мәхәббәт эзләү өчен яхшы вакыт түгел. Булганнарының кадерен белегез. Керем бирми торган эшләрдән баш тартыгыз.
ЧАЯН (26.10-23.11)
Яраткан кешегез белән ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Юл куярга тырышыгыз.
УКЧЫ (24.11-21.12)
Гаиләдә көнкүреш мәсьәлә буенча каршылыклар туу куркынычы бар. Иң яхшысы — барлык тәкъдимнәр белән килешү.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)
Йөрәк хисләрен яшермәгез, бергә булу мөмкинлегеннән ваз кичәргә әле иртә. Эштә мөмкинлекләреңне күрсәтү җае чыгар.
СУКОЯР (20.01-18.02)
Алдагы атнадан күпне өмет итмәгез. Барысы да элек салынган эздән бара. Әти-әниегезнең хәлен белергә вакыт табыгыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)
Яңа танышлар табу, аралашулар өчен уңайлы вакыт. Дустанә мөнәсәбәтләрнең зур хис булып үсеп җитү мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев