Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

17-23 апрельгә йолдызнамә

Йолдызлар Арысланнарга үзләрен кулда тотарга, Чаяннарга активрак булырга киңәш итә.

КУЧКАР (21.03-21.04)
Шәхси эшләрдә аңлашылмаучанлык, шикләнү барлыкка килергә мөмкин. Күңелегезгә якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрегез борчуга салмасын өчен, бер-берегездән вакытлыча читләшеп тору ягын карагыз, дип киңәш итә йолдызлар.

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Кемнәрнедер кичерергә, кемнәрнеңдер йомшак якларын күрмәмешкә салышырга әзер торсагыз, үзегезгә бик күп «дивидендлар» җыячаксыз. Ә менә принципиальлек күрсәтү җитди дошманнар китереп чыгарырга мөмкин.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Бик кирәкле кешегә әйләнәчәксез: күпләр үзегез белән фикер алышырга, ниндидер мөһим хәбәрләр ирештерергә ашкынып торачак. Атна ахырында акча мәсьәләсендә яхшы якка үзгәрешләр булачак. Йолдызлар шәхси тормышыгызда матур вакыйгалар вәгъдә итә.

КЫСЛА (22.06-21.07)
Кыслаларның уяурак һәм җитезрәкләре үтә зур уңышларга ирешәчәк. Ә кайберәүләргә эшләрен кеше күзенә күренмичәрәк, яшертен генә башкару әйбәтрәк булачак. Кайбер танышларыгыз турында белгертми тору зыян итми.

АРЫСЛАН (22.07-21.08) 
Үзегезне кулда тотыгыз: килеп туган каршылыклардан көч белән котылырга маташмагыз. Бары тик иплелек, юл кую кебек сыйфатларыгыз белән генә максатларыгызга ирешәчәксез.

КЫЗ (22.08-22.09) 
Элеккеге дустанә мөнәсәбәтләрегезнең яңаруы нәтиҗәсендә берьюлы берничә проблемагызны хәл итеп куячаксыз. Тик, бик белергә теләсәгез дә, эшегезнең финанс ягы белән кызыксынып кына харап булмагыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10) 
Тормыштан артта калмагыз, энергиялерәк, хәрәкәтчәнрәк булырга тырышыгыз. Үз ялгышларыгызның ачы тәҗрибәсендә өйрәнү бик мөһим сезгә хәзер. Сәламәтлегегез өчен борчылу уңышка ирешүдә яшерен киртәгә әйләнергә мөмкин.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Актив эшчәнлек алып бару өчен менә дигән чор. Эшегезнең нәтиҗәләре иң элек куелган тырышлыкларыгызга бәйле булачак. Кемнәрнеңдер ярдәменнән баш тартмагыз — һич оттырмаячаксыз.

УКЧЫ (24.11-21.12) 
Көндәшләрегезнең позициясе көчлерәк: шуңа күрә, дошманлашуга караганда, алар белән дуслашу әйбәтрәк. Шулай ук хәләл җефетегезнең фикеренә колак салу хәерлерәк.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01) 
Максатыгызга бик тиз һәм җиңел якынлашып киләсез ки, бу хәл үзегезне хәтта дулкынланырга мәҗбүр итәчәк. Тыныч булыгыз. Килеп туган хәлләр үзегезгә ничек кирәк — шулайрак борылыш алачак.

СУКОЯР (20.01-18.02) 
Мәхәббәт өлкәсендә күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Тик, бәхетегезгә, алар тиз юкка чыгачак яки онытылачак. Көнчелек өянәкләре, шулай ук якыннарыгызның һәр адымын барларга тырышу яхшыга китермәс.

БАЛЫК (19.02-20.03) 
Торагыгызны, шулай ук тирәгездәге кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне үзгәртү буенча бернинди дә адымнар ясамагыз. Тормышка гадирәк карагыз, шул чагында теләсә кем белән уртак тел таба алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев