Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

18-24 декабрьгә йолдызнамә

Йолдызлар Балыкларга җәмәгать эшләрендә катнашырга, Кәҗәмөгезләргә үз эшләрен җайга салырга киңәш итә.

КУЧКАР (21.03-21.04)
Сезнең көчегез ташып тора, һәр эшне төптән уйлап эшләсәгез, зур уңышларга ирешәчәксез. Бу атнада якын тирәдәге кешеләр белән мөнәсәбәтләрегезне бозмаска тырышыгыз. Моңа кадәр аралашмый йөргән кешеләр белән дә уртак тел табарсыз, мөгаен. Эшлекле сөйләшүләр, килешүләр төзү өчен кулай вакыт.

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Алдагы көннәрдә көнкүреш мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килер. Бу эшләргә бик теләп алынмасагыз да, һәр нәрсәгә фәлсәфә күзлегеннән карарга яратуыгыз сезгә ярдәм итәр. Атна уртасына рухи көчегез артыр һәм теләсә нинди эшне тиешле кабул итеп, башкарып чыгарсыз.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Соңгы вакытларда сез бераз таркаурак, шуңа күрә гамәлләрегезнең дә нәтиҗәсе күренми. Кыен мәсьәләләр килеп чыга икән, аны шунда ук чишәргә ашыкмагыз. Ярдәм итәргә теләүче бар икән, риза булыгыз. Акчага кагылышлы проблема булганда, ашыгырга кирәкми. Атна ахырына уңай халәткә һәм сизелерлек нәтиҗәгә ирешерсез.

КЫСЛА (22.06-21.07)
Атна тыныч кына үтеп китәргә дә мөмкин, тик шулай да гаиләгезгә кагылышлы вакыйга булырга охшаган. Сезнең дә аннан читтә каласыгыз килмәс. Туганнарыгызга таяныч булырга тырышыгыз, аларның үзләренә ышануы артсынга, сезнең ярдәмегез кирәк. Кайберәүләргә өй белән эш арасында кыенга туры киләчәк, ләкин ахырда җае табылачак.

АРЫСЛАН (22.07-21.08) 
Үзегез өчен яңа шөгыль табар вакыт җитте. Иҗади проект башларга да була. Иҗат кешесе булмасагыз, шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булырга мөмкин. Яраткан кешегез белән катлаулы мөнәсәбәтләрдән туеп, берәүгә гашыйк булуыгыз бар. Ни генә булмасын, сезгә һәрвакыт хәрәкәттә булу кирәк.

КЫЗ (22.08-22.09) 
Сез инде күптән башкарып чыктым дип санаган эшләрегезнең вак-төяк мәшәкатьләре бу атнада бөтенләй тынгы бирмәскә охшаган. Тынычлыкны саклагыз, юкса хаталар җибәрүегез бар. Күптәнге танышларыгыз очрап, яңадан аралашып китүегез мөмкин. Бәлки, онытылган берәр шөгылегез белән яңадан кызыксынырсыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10) 
Башка кешеләр белән аңлашылмаучылык, үзара килешүгә юлны күрмәү хәзер сүз белән генә рәткә килмәстер. Бар эш тә язылган, рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Каршылыклар булганда, өлкән туганыгыз, махсус белгеч белән киңәшергә кирәк. Бу атна рәсми сөйләшүләр, машина сатып алу яисә туй уздыру өчен бик уңай.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Сез бик күп нәрсәгә сәләтле, тик кайчагында көчегез җитеп бетми. Шуны истә тотып, мөмкин булганда, күбрәк эшләп калырга ашыгасыз. Бу атна нәкъ шундыйлардан. Ниятләп куйган эшләрегезне тәмамлап, яңаларына тотынырсыз. Теләсә кайсы гамәлегезнең финанс ягын яхшылап уйлагыз. Ял көннәрендә романтик очрашу оештырырга була.

УКЧЫ (24.11-21.12) 
Вакыйгалар үзәгендә булырсыз һәм бу сезнең файдага гына. Ике кеше яисә тормышыгыздагы ике өлкә арасындагы каршылыкны чишәргә туры килер. Моның өчен сезгә җаваплылыкны үз өстегезгә алырга туры киләчәк. 
Чит кешеләрнең мәсьәләләрен чишүдән курыкмагыз. Якшәмбе — теләсә кайсы бәхәсне уңышлы чишәргә булыша торган көн.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01) 
Сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Җавап биргәндә, һәрвакыт үз тәҗрибәгездән чыгып эш итәсез. Шуның белән кешеләргә килеп туган хәлдән чыгу юлын күрсәтәсез. Йолдызлар үзегез хакында да онытмаска куша. Иң беренче чиратта, үз эшләрегезне җайга салыгыз.

СУКОЯР (20.01-18.02) 
Тышкы кыяфәтегез сезне нык кызыксындыра. Аны үзгәртәм дип, матурлык салонына барырга яисә яңа бизәнү әйберләре сатып алырга теләгегез артыр, әмма спорт залына барасыгыз килмәс. Холкыгызның йомшак яклары, юл куючанлыгыгыз сезнең белән аралашучы дусларыгызга яхшы тәэсир итә. Атна буена сезнең тирәдә вакыйгалар куера барыр, ләкин аларда катнашасыгыз килмәс.

БАЛЫК (19.02-20.03) 
Көчегез артты, дип әйтеп булмый, тик яныгыздагы кешеләр сездән нәтиҗәле эш көтә. Ни өчендер, алар ни эшләргә кирәген сездән дә яхшы белүче юк дип уйлый. Үзегез ышанмаган мәсьәләләрне чишәргә алынмагыз. Җәмәгать эшләре уңыш китерәчәк. Атна уртасыннан башлап, элекке танышларыгыз һәм дусларыгыз ярдәмгә киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев