19 — 25 февральгә йолдызлар фаразы
Бу атнада Игезәкләргә чамалап сөйләшергә, Үлчәүләргә тәвәккәл булырга, Укчыларга сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга киңәш ителә.
КУЧКАР (21.03-21.04)
Беренче карашка бик өметле тоелса да, бу атнада яңгыраган тәкъдимнәргә шикләнеп карау дөресрәк. Шәхси әйберләрегезне барлап йөрегез.
ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Кешеләргә ярдәм итү теләге уяна. Әмма артык тырышуның кирәге юк, югыйсә башыгызга утыруларын сизми дә калырсыз.
ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Атна аңлашылмаучанлыклардан башланырга мөмкин. Сүзләрне уйлап кына сөйләргә кирәк. Мөһим карарлар кабул итүне икенче атнага калдырып торыгыз.
КЫСЛА (22.06-21.07)
Авырлыклар килгәндә терәк булырдай кешене очратачаксыз. Эштә күңелле яңалыклар көтә. Хәзер сез артык көч түкми дә уңышка ирешә алачаксыз.
АРЫСЛАН (22.07-21.08)
Икеләнү туганда эчке сиземләү хисенә таянырга кирәк. Әлегә карьера үсеше турында уйларга иртә. Гадәтләнгән эш режимында үзегезне күрсәтергә тырышыгыз.
КЫЗ (22.08-22.09)
Яңа мөмкинлекләр ачыла, өстенлекле якларыгызны күрсәтә алачаксыз. Көтелмәгән урыннан керем алу мөмкинлеге бар.
ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)
Нәрсәгә генә алынсагыз да, тырышлык бушка китми. Тәвәккәлләүдән курыкмагыз. Күчемсез милек белән эшләрнең киләчәге бар. Атна ахырында күңелле яңалыклар көтегез.
ЧАЯН (26.10-23.11)
Төп проблеманы хәл итәргә тырышыгыз, калганнары әлегә көтеп торыр. Бу атнада кредит алырга яки банкка процентка акча салырга да ярый. Хатын-кыз Чаяннар өстәмә керем чыганаклары эзләүдә зур уңышларга ирешәчәк.
УКЧЫ (24.11-21.12)
Тормышта яңа мөмкинлекләр ачыла. Керем арту мөмкинлеге зур. Җәмәгать эшләреннән читтә йөрмәгез, эшлекле очрашулар файдага гына. Беренче чиратта сәламәтлегегезне кайгыртыгыз — оттырмассыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)
Мәхәббәт өлкәсендә барысы да яхшы. Яңа танышлар табу, тышкы кыяфәтне үзгәртү теләге туа. Сишәмбе эштәге партнерлар белән башланган элемтәләр ныгый.
СУКОЯР (20.01-18.02)
Эчке сиземләү хисенә таянырга кирәк, ул чакта маңгай күзе күреп җиткермәгән әйберләрне дә сизәргә ярдәм итә.
БАЛЫК (19.02-20.03)
Көтелмәгән вакыйгалар тормышка ямь кертеп җибәрә. Язмыш тарафыннан бирелгән бүләкне кулдан ычкындырмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев