Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

2024 елга Көнчыгыш йолдызнамәсе

Кытай календаре буенча Яңа 2024 ел — яшел Аждаһа елы, ул барлык билгеләр арасында иң көчлесе дип санала.

Яшел Аждаһа 2024 елның 10 февралендә тулысынча үз хокукларына керәчәк һәм 2025 елның 28 гыйнварына кадәр хакимлек итәчәк.

ЕЛАН
Йолдызнамә еланнар өчен вакыйгаларга бай чорның башлануын фаразлый. Ел табышлы булырга вәгъдә итә. Тик игътибарлы булыгыз, тормышыгызга яңа килгән кешеләр белән саграк булырга кирәк. Әгәр дә сез яңа эш башларга уйлагансыз икән, уңышка ирешерсез. Яңа ел еланнар өчен мәхәббәт өлкәсендә дә уңышлы булачак.

КУЯН
Куяннар тормышында кискен үзгәрешләр көтелә. Аларның күпчелеге уңай якка булачак, шулай да, үз көчегезне дөрес бәяләргә һәм һәр карарны уйлап кабул итәргә кирәк. Сезнең өчен бик күп яңа юллар ачылыр. Шулай ук астрологлар финанс өлкәсендә тотрыклылык вәгъдә итә, карьера баскычы буенча тиз күтәрелү мөмкинлеге бар.

КАБАН
Яңа ел кабаннар өчен күп үзгәрешләр әзерли. Ялкауланмаска, үзлегегездән белем алуга, социаль элемтәләрне җайга салуга күбрәк вакыт бирергә кирәк. Яңа танышлыклар сизелерлек файда китерәчәк. Барлыкка килгән һәр мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз. Ялгызларга мәхәббәт өлкәсендә уңыш елмаерга мөмкин.

ЮЛБАРЫС
2024 ел Юлбарыс өчен яңа мөмкинлекләр һәм кызыклы вакыйгалар чоры булачак. Кул кушырып утырмагыз һәм үз көчегездә шикләнмәгез — Аждаһа Юлбарыска максатларына ирешергә ярдәм итәр. Моның өчен кирәкле ресурслар көтелмәгәндә табылыр.

ӘТӘЧ
Әтәч өчен 2024 ел төрле көтелмәгән хәлләргә бай булачак. Якын арада тормышыгызда күп кенә сынаулар булачагы фаразлана. Әмма төшенкелеккә бирелергә кирәкми, ахыр чиктә барлык үзгәрешләр яхшы якка булыр. 
Эшчәнлек төрен үзгәртергә туры килсә, бер дә борчылмагыз, берни дә югалтмаячаксыз, киресенчә, һөнәри үсешкә ирешерсез. Күченү шулай күп яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

КҮСЕ
2024 елда күселәр өчен тормышның яңа этабы башланачак. Җитди үзгәрешләргә әзер булырга киңәш ителә. Яңалыклардан курыкмагыз, чөнки аларның барысы да яхшыга гына булыр, ел хуҗасы Аҗдаһа күселәргә уңыш китерә. Шулай да, һәр адымыгызны үлчәп эш итәргә, якыннарыгыз, туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрне бозмаска тырышыгыз. Финанс мәсьәләләрендә дә игътибарлы булырга, мошенниклардан сакланырга кирәк.

АТ
Атлар өчен эшчәнлек өлкәсен үзгәртү мөмкинлеге ачыла. Бу ел кызыклы вакыйгаларга бай булыр. Йолдызлар үзсүзле кешеләргә карата хәерхаклы, әмма аларга ашыгыч карарлар кабул итмәскә киңәш итә. Шәхси тормышыгызда да күп нәрсә үзгәрергә мөмкин.

МАЙМЫЛ
Тормышта кайбер кыенлыклар булуы ихтимал, әмма ахыр чиктә сез аларның барысын да җиңеп чыгачаксыз. Аждаһа сыгылмалылык һәм шартларга яраклашу сәләте белән аерылып тора. Шуңа күрә борчылырга сәбәп юк, барысы да сезнең файдага булыр.

КӘҖӘ
Максатыгызга ирешәм дисәгез, эчке тоемлавыгызга таянып эш итегез, кыю булыгыз. Бу арада акчагызны кысыбрак тотыгыз. Озакламый акча белән бәйле авырлыклар артта калыр. Ә акча белән эш итә белү сезгә киләчәктә дә ярдәм итәр. Шәхси тормышта уңай үзгәрешләр булачагы фаразлана, ялгызлар үз парларын табар.

АҖДАҺА
2024 ел аждаһаларга карата аеруча яхшы булачак. Һәрбер үзгәреш уңай якка булыр һәм уңыш китерер. Аждаһаларны кызыклы вакыйгалар, сәяхәтләр, маҗаралар, яңа танышулар көтә. Елның беренче яртысында йолдызлар эшлекле элемтәләрне актив җайга салырга киңәш итә. Бу бизнес ачу яки яңа эшкә өйрәнү өчен бик кулай вакыт.

ЭТ
2024 елда ниятләнгәннәр тормышка ашырылачак, иң мөһиме — тәвәккәл эш итү һәм уңышсызлыклардан курыкмау. Финанс өлкәсендә бу ел этләр өчен уңышлы булыр. Шәхси тормышка килгәндә, ел башыннан ук яңа танышлыклар һәм романтик очрашулар булачагы фаразлана.

ҮГЕЗ
Үгезләр өчен 2024 ел — җитди карарлар кабул итү вакыты. Куелган максатларыгызга ирешәчәксез һәм бу керемегезнең артуына китерәчәк. Шәхси мөнәсәбәтләргә килгәндә, тормыш иптәшегезгә карата игътибарлырак булыгыз, күбрәк вакытны бергә үткәрергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев