Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

21 — 27 ноябрьгә йолдызнамә

Йолдызлар фаразы

Кучкар (21 март — 20 апрель) 
Бу атнада сезгә катгый рәвештә «юк» дип әйтергә туры киләчәк. Кемдер сезне теләмәгән эшләр башкарырга күндерергә тырышыр. Баш бирмәгез, нык булыгыз. Бу атна әҗәткә бирү өчен кулай түгел.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Тормышта төрле үзгәрешләр булырга мөмкин. Әзер булыгыз. Шәхси тормышта барысы да элеккечә. 

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Тормышыгызга җитди тәэсир ясарлык мөһим карар кабул итәрсез. Әмма моның өчен һәр яңалыкка әзер булырга кирәк. Сез күптән күрмәгән иске дус бәяләп бетергесез хезмәт күрсәтәчәк. 

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Шәхси тормышыгызны тагын бер тапкыр сынап карагыз, моның өчен хәлиткеч мизгел атна уртасында булырга мөмкин. Иске проблемага башка күзлектән карау да кирәктер, бәлки. Якыннарыгызга сезнең ярдәм таләп ителәчәк.

Арыслан (23 июль — 23 август)
Тормышыгызда нәрсәдер үзгәртергә тырышмагыз. Хисләр тәэсирендә мөһим карарлар кабул итмәгез. Ял көннәрендә күңелегезгә якын кешеләр белән аралашу рәхәтлек китерәчәк. 

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Сез күптән эзләгәнне табарсыз. Ләкин бу эзләнүләр зур эш белән бәйле булачак һәм физик киеренкелеккә китерәчәк. Шуңа күрә ял көннәрендә яхшы ял итү бик мөһим, табигатьтә, шәһәр читендә ялгыз булу яхшырак. 

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Гаилә бәхәсләрендә өлкән туганнарның ягын сайлау акыллырак булыр: алар хәзер хаклы. Түләүләрегезне вакытында түләгез. Бу атнада ерак юлга чыгудан тыелып торыгыз. 

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Бу атнада сезнең финанс хәлегез тотрыклы булыр. Төп ниятләрегезнең тормышка ашу мөмкинлеге зур. Дустыгыз булырга тырышкан кешеләргә ышанмагыз: аларның кайберләре сезгә аяк чалырга маташа. 

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)
Сез көч, энергия белән тулы һәм теләсә нинди авыр эшне чишәргә әзер, бу сезнең хезмәттәшләрегезне бераз гаҗәпләндерәчәк. Гаилә тормышындагы көтелмәгән вакыйгалар сездән дипломатия таләп итәчәк. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь)
Сезнең физик хәлегез бик яхшы, сез көчле һәм инициативалы, барлык эшләрегездә уңыш сезгә юл күрсәтә. Бурычларыгызны онытмагыз — барысы да башкарылырга тиеш. Үткәннәр, онытылган вакыйгалар кинәт искә төшәр. Күптәнге танышлар белән очрашулар мөмкин.

Сукояр (21 январь — 18 февраль) 
Бу атна төрле вакыйгаларга бай булачак. Сезгә якын туганнарыгыз белән бик күп аралашырга туры киләчәк. Бер дус сезгә бик яхшы эш тәкъдим итәчәк. Шәхси тормышта сөеклегездән сюрпризлар булырга мөмкин. 

Балык (19 февраль — 20 март) 
Вәгъдәләрдән тыелырга тырышыгыз — бу атнада планлаштырылган бернәрсәне дә үтәп булмый. Вак-төякләр белән сезне борчыган кешеләр белән сак булыгыз — бу сезнең бизнес абруена тискәре йогынты ясаячак. Кисәк башланган көчле хисләр шулай ук кинәт сүрелергә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев