22-28 августка йолдызнамә
Йолдызлар бу атнада вак-төяккә игътибар итмичә, салкын акыл белән эш итәргә киңәш итә.
Кучкар (21 март — 20 апрель)
Бу атна сезнең өчен кайгыртучанлык, хезмәт итү, мәрхәмәтлек чоры. Яхшы җыештырылган фатир, пөхтәлек һәм чисталык күңелегезне тынычландырыр. Туганнарыгызның берәрсенә ярдәм таләп ителүе бар. Башка урынга күченү яки фатирга ремонт ясый башлау өчен яхшы вакыт.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Бу атна — сезнең өчен зур каршылыклар атнасы. Кемгәдер бәйлелек хисе туарга мөмкин. Эшегез яки финансларыгыз нәкъ менә шул кешегә бәйле. Кешеләр арасында булырга тырышыгыз, кунакка йөрегез. Азык-төлек кибетләрендә уяу булыгыз, дип кисәтә йолдызлар.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Көнләшү хисе сезгә тыныч йокларга бирмәс. Ялган яки хәйлә белән җиңүгә ирешергә омтылырсыз. Ләкин бу җиңү сезгә канәгатьлек хисе китермәс. Башкалардан өстен булу теләге көчле булыр, ялган идеяләр белән янарсыз. Сак булыгыз...
Кысла (22 июнь — 22 июль)
Сезнең билге өчен бу юл башы. Максатка ирешү өчен нәрсәдәндер башларга кирәк. Тормыш энергиясе, яшәү теләге ташып торган атна. Бу чорда эшләгән эшләрегез, әйткән сүзләрегез киләчәктә күп ишекләрне ачарга ярдәм итәр.
Арыслан (23 июль — 23 август)
Акча белән сак булыгыз! Бу атнада алдакчылар, алыпсатарлар сезне «кармакка» эләктермәсен! Уяу булыгыз, дип тагын бер тапкыр кисәтә йолдызлар. Мәхәббәт фронтында җиңүләр көтелә.
Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Бу атна елның иң серле, иң катлаулы атналарының берсе. Организмны чистарту, дәвалану, диеталар тоту өчен яхшы вакыт. Күптәннән планлаштырылган сәяхәт кичектерелергә мөмкин.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Сезнең өчен теләгәнгә ирешү вакыты җитте. Максатка ирешү өчен бераз алдашу да ярап куя. Тик бу гамәлләрегез башкаларга зыян китерерлек булмасын. Сәламәтлегегезгә, якыннарыгызга игътибарлы булыгыз.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Күптән җыена идегезме? Ниһаять! Бу атна физик күнегүләр белән шөгыльләнә башлау өчен бик кулай. Тик аркагызны чамасыз авырлыклардан саклагыз, дип киңәш итә йолдызлар. Ялларда актив ял сайлагыз.
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)
Сездә булган күрәзәчелек сәләте, эчке сиземләү бу атнада аеруча үзен сиздерер. Төшләргә, сынамышларга, тирә-юнегездәге билгеләргә игътибар итегез. Гадәти булмаган вакыйгаларга ышану вакыты.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь)
Мәхәббәт, азатлык һәм уңыш — сезнең юлдашлар. Яңа киемнәр алып дусларны сөендереп, дошманнарны көендерегез. Бу атнада үзегезне гадәттәгедән иркенрәк, башкачарак тотыгыз, үз стереотипларыгыз белән көрәшегез. Сезне бу атнада ниндидер мөһим очрашу көтә.
Сукояр (21 январь — 18 февраль)
Вак-төяк әйберләргә борчыласыз. Әйләнә-тирәдә дошманнарны түгел, дусларны күрергә тырышыгыз. Үзегез өчен Укытучы булырдай кеше эзләгез. Ялларда дуслар белән очрашу яхшы булыр. Тормыш иптәшегезгә эш белән бәйле киңәш таләп ителә.
Балык (19 февраль — 20 март)
Тузанлы шәһәрдән табигатькә чыгыгыз! Сезгә ниндидер яңалык, үзгәрешләр кирәк. Һава кебек, чиста су кебек. Уңышка юл — бары тик үзгәрешләр аша гына булырга мөмкин, дип кисәтә йолдызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев