Алабуга нуры

27 июльгә йолдызнамә (2022)

Бүген үз принципларыгызны ахыргача якларга кирәк. Киләчәктә бу сезнең язмышыгызны хәл итәргә мөмкин. 

КУЧКАР
Үзегезне иҗатка багышлагыз, бу тормышыгызны җитди үзгәртергә ярдәм итәчәк. 

ҮГЕЗБОЗАУ
Бүген юмарт булыгыз, дошманнар коткысына бирелмәгез. 

ИГЕЗӘК
Акчаны уңга-сулга туздырмагыз, финансларга игътибарлы булыгыз.

КЫСЛА
Якыннарыгыз яки дусларыгыз белән мөнәсәбәт аңлашмагыз. Дошманлашуга китерүе бар. 

АРЫСЛАН
Бүгенге көннең беренче яртысы күңелле очрашуларга бай булачак. 

КЫЗ 
Сезнең өчен файдалы булган мәгълүмат килеп ирешәчәк. 

ҮЛЧӘҮ
Сак булыгыз: тормыш энергиясе кимү авыруга китерергә мөмкин. 

ЧАЯН
Әйләнә-тирәдәге кешеләргә күп вакыт сарыф итәрсез.

УКЧЫ
Амбицияләрегезне контрольдә тотыгыз, дип киңәш итә йолдызлар.

КӘҖӘМӨГЕЗ
Үзегездәге эчке көчне мөһимрәк әйберләргә калдырыгыз. 

СУКОЯР
Йорттагы эшләрне бетерегез. Буш вакытыгызны үзегезгә якын кеше белән үткәрегез.

БАЛЫК
Акча белән бәйле барлык мәсьәләләргә игътибарлы булыгыз, көтелмәгән чыгымнар килеп чыгуы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: