Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

27 март — 2 апрельгә йолдызнамә

Кучкарлар мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Балыклар — үз дигәнегездә нык торыгыз, Үлчәүләрне шәхси тормышларында үзгәрешләр көтә...

КУЧКАР (21.03-21.04)
Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә әзер булыгыз. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Акча отуыгыз ихтимал.

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Үткәндәгеләргә күз ташлап, ялгышулардан котылырга тырышыгыз. Тәмамланмаган эшләрегез күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Ыгы-зыгылы вак-төякләрдән баш тартыгыз.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Йолдызлар үзегезгә бик таныш булган эшләргә генә тотынырга куша. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин. Бигрәк тә хатын-кыз Игезәкләр тормышында.

КЫСЛА (22.06-21.07)
Барысына да кичекмәстән ирешү теләген онытыгыз. Үзегезне ишетү һәм аңлауларына да исәп тотыгыз. Ашыгып, теге яки бу карарга килмәгез.

АРЫСЛАН (22.07-21.08) 
Аралашу шатлыгын авыр гына бер бурычны хәл итүгә бәйле хәбәр бозарга мөмкин. Ә менә эшләрегезнең һәммәсе дә гөрләп барыр.

КЫЗ (22.08-22.09) 
Сез һәр нәрсәгә шикләнеп карыйсыз, сезгә һәммәсе мәкер әзерли кебек тоелыр. Мондый халәтегез эшләрегезгә нык комачаулаячак.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10) 
Күптәннән көтелгән бер уңышка ирешү мөмкинлегенә ия булачаксыз. Хатын-кыз Үлчәүләрне шәхси тормышларында үзгәрешләр көтә.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Эшләрегездә ярдәм көтеп утырмагыз, катлаулы мәсьәләләрдә салкын канлылык күрсәтегез. Тынычланып калу өчен яраткан шөгылегезгә бирелегез.

УКЧЫ (24.11-21.12) 
Эшегездә уңай якка борылыш булырга мөмкин. Тик тирәгездәгеләргә каты сүзләр әйтүдән сак булыгыз, юкса үзегезгә начарлык китерәчәксез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01) 
Бар нәрсәдә өстенрәк күренергә тырышудан качыгыз: эчке энергиягезнең ташып торуы тирәгездәгеләрне куркуга салачак.

СУКОЯР (20.01-18.02) 
Эшегездә нинди генә киеренкелек булмасын, куркып-өркеп калмагыз. Максатыгызга ирешүдә беркем дә комачаулый алмаячак.

БАЛЫК (19.02-20.03) 
Үз дигәнегездә нык торыгыз, уңышларга ирешәчәксез. Күпләргә югарырак хезмәт хакы түләнелә торган эшкә күчү мөмкинлеге ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев