Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

28 август — 3 сентябрьгә йолдызнамә

Йолдызлар бу атнада Үгезбозауларга ял итәргә, Игезәкләргә хисләрен ачыкларга, Кызларга сәламәтлекләрен кайгыртырга киңәш итә.

КУЧКАР (21.03-21.04)
Кучкарларга игьтибарны карьера өлкәсенә юнәлтергә кирәк. Эш сөючәнлек күрсәткән очракта, сез яхшы нәтиҗәләргә ирешә алачаксыз. Кайберәүләрне хезмәт урынында күтәрелү көтә. 

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Шәхси һәм гаилә проблемалары беренче планга чыгачак. Күп вакытыгызны өйдәгеләргә багышлау теләге туар. Бу атнада ял итү һәм күңелегезне күтәрү өчен шәһәр читенә чыксагыз яхшы булыр. 

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Сезгә нәрсәдер тынгылык бирми. Хисләрегезне ачыклагыз. Ниһаять, тормышыгызда күп нәрсәне үзгәртерлек хәлиткеч карар кабул итәргә кирәк булачак һәм, билгеле инде, бары тик яхшы якка гына. 

КЫСЛА (22.06-21.07) 
Ашыгыч һәм уйланылмаган эшләр тыела. Сезнең янда матди ярдәм күрсәтерлек зур ихтыяр көченә ия булган көчле кешеләр пәйда булырга мөмкин.

АРЫСЛАН (22.07-21.08) 
Эш урыныгызда тапшырыласы йөкләмәләр зирәклек таләп итәчәк. Балаларыгызга карата таләпчәнрәк булыгыз, шул чагында, алар сезнең сүзне тыңлар, һәм соңыннан үкенерлек хаталар кылмас. 

КЫЗ (22.08-22.09) 
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Әгәр дә актив һәм яхшы кәефтә булсагыз, барысы да уңай булачак: фатирыгызда ремонт ясау идеясен тормышка ашыра яки хезмәт өлкәсендәге мәсьәләләрне мантыйкка җиткерүгә ирешә алачаксыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10) 
Бу атнада йолдызлар сезгә тыныч яшәү рәвешенә өстенлек бирергә киңәш итә. Алдан план корырга һәм аны үтәргә тырышырга кирәкми. Агым буенча хәрәкәт иткән кебек яшәгез, бернәрсәне дә үзгәртергә тырышмагыз. 

ЧАЯН (26.10-23.11)
Бу атнада сезне кызыклы очрашулар көтә. Тормышыгызга яңалык кертергә курыкмагыз, ахыр чиктә ул сезгә ярдәм генә булачак. Дустанә мөнәсәбәтләрдән якынрак аралашу башлану мөмкин.

УКЧЫ (24.11-21.12) 
Бу көннәрдә сез күбрәк үзегезнең шәхси тормышыгыз һәм янәшәдәгеләрдә тудырган хис-кичерешләр белән мәшгуль, шуңа күрә акча һәм эш мәсьәләсе игътибарсыз калырга мөмкин. 

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01) 
Иң элек үзегез өчен мөһим булган әйберләрне дөрес итеп урнаштырып чыгыгыз. Төп максатны куйгач, кичекмәстән уйланганны эшләргә керешсәгез, атна ахырында нәтиҗәләр сезне шаккаттырачак.

СУКОЯР (20.01-18.02) 
Бизнеста һәм теләсә нинди эштә дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге арта. Киңәш, кирәкле мәгълүмат һәм акча белән кемгә дә булса ярдәм итәргә мөмкинсез һәм, киресенчә, сезгә дә булышучылар булачак. 

БАЛЫК (19.02-20.03) 
Матди уңышка ирешү өчен, максатны дөрес куярга һәм үзегезгә кайсы эш туры килгәнне ачыкларга кирәк. Әгәр сез гаиләле кеше икән, мөнәсәбәтләр яңа күтәрелеш кичерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев