Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

28 июльгә йолдызнамә (2022): төшегез якын арада чынга ашачак

Бүген мөһим сөйләшү һәм очрашуларны башка көнгә күчерү яхшы булыр. Рухи ресурсларны тулыландыру таләп ителә. 

КУЧКАР
Сез оригиналь карарлар кабул итәргә яратасыз, ләкин алар еш кына урынсыз булып чыга.

ҮГЕЗБОЗАУ
Туганнарыгыз ярдәм сорап шалтыратырга мөмкин.

ИГЕЗӘК
Киеренке мөнәсәбәттә булган туганнарыгыз яки дусларыгыз белән аңлашыгыз. 

КЫСЛА
Кемдер сездән акча сорап торачак, «юк» дип әйтүе кыен булыр.

АРЫСЛАН
Ныклап уйлап бетермичә, карар кабул итмәгез. Киңәшләргә колак салыгыз.

КЫЗ 
Планнарыгызны үзгәртергә туры килгәнгә борчылырсыз. 

ҮЛЧӘҮ
Бүген күп уйларга, эштәге мөнәсбәтләрне үзгәртү өчен беренче адым ясарга туры киләчәк. 

ЧАЯН
Үзегезгә яхшы таныш булган эш белән шөгыльләнегез. Болай сез азрак хата ясарсыз.

УКЧЫ
Бүгенге көнне ял итүгә багышласагыз — уңарсыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ
Үзгәрешләр йортка һәм туганнар белән мөнәсәбәткә кагылачак. 

СУКОЯР
Эш белән бәйле сәяхәт булырга мөмкин. 

БАЛЫК
Сезгә я акча бирәчәкләр, яки сез күп әйбер сатып алачаксыз. Бүләк бирергә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев