Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

31 июль — 6 августка йолдызлар фаразы

Кыслаларга яңа танышулардан тыелып торырга, ә Укчыларга өйдә утырмаска, дип киңәш итә йолдызлар.

КУЧКАР (21.03-21.04)
Атнаның беренче яртысы сезгә күп кенә шатлыклы минутлар бүләк итәр, теләкләрегезнең тормышка ашуына ирешерсез. Яраткан кешегез бар икән, яхшы сүзләрегезне кызганмагыз, бай фантазиягезне эшкә җигеп, гаҗәпләндерегез, көтелмәгән сюрпризлар ясагыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Бу атнада сез гел өйдә генә утырырсыз шикелле. Гаилә җылысына, нык йортка һәм уңайлы психологик мохитка мохтаҗлыгыгызны тоярсыз. Әмма йолдызлар сезгә тик утырырга түгел, файдалы эшләр башкарырга киңәш итә.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Сезнең барысы турында да бөтенесен беләсегез килер. Моңа кадәр эшегезгә генә игътибар биреп, тирә-юньдә барган вакыйгаларга әһәмият бирмәгән булсагыз, хәзер исә моның өчен ара табылыр

КЫСЛА (22.06-21.07)
Матди проблемалар чишәргә туры килер. Җыйган акчаларыгыз сатып алырга теләп йөргән кайбер әйберләргә җитәчәк. Яңа танышулардан тыелып торыгыз, юлда чакта алдакчылардан сакланыгыз.

АРЫСЛАН (22.07-21.08) 
Арысланнар үзләрен күбрәк кайгыртсын, йолдызлар шуны хуплый. Моңа кадәр кыюлыгыгыз җитмәгән гамәлләргә тәвәкәллегегез җитәр. Тышкы кыяфәтегезне тамырдан үзгәртә аласыз: чәч төсен, прическагызны алыштырырга була.

КЫЗ (22.08-22.09) 
Сезгә күп вакытыгызны тынычлыкта ялгыз гына калып үткәрү кирәк. Үзегезгә уңай шартлар тудырып, көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысы белән артык мавыкмаска тырышыгыз. Сезнең алда битрелгән вәгъдәләрнең үтәлүен көтәргә әле иртәрәк.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)
Бу атнада байтак вакытыгыз дусларыгыз белән аралашып узар. Яңа тәэсирләр аласыгыз килер. Хыялларыгыз томышка аша башлаган матур чак бу. Арыганлыкка юл куймагыз, югыйсә, кәефегез төшә башлар.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Озак вакыт үҗәтлек белән куйган максатларына баручылар бу атнада искиткеч нәтиҗәләргә ирешер. Барыннан да бигрәк һөнәри эшчәнлегегездә алга китеш көтелә.

УКЧЫ (24.11-21.12) 
Ял һәм сәяхәтләр өчен менә дигән вакыт! Бер дә көтмәгәндә, юлга җыена башлавыгыз бик мөмкин. Иң мөһиме: өйдә утырмаска. Атнаның икенче яртысында хезмәт урыныгызда җитәкче белән низаглардан сак булыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01) 
Шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр булуы бар. Күп кенә карарларны сез, эчке тоемлавыгызга ышанып, алга таба нәрсә буласын уйлап тормый гына кабул итәсез. Теләкләрегезне беренче урынга куймагыз, юкса үзегезне контрольдә тотуы кыен булыр.

СУКОЯР (20.01-18.02) 
Аралашу, хат язышулар ешаер. Сезне төрле кешеләр белән очрашулар көтә. Ялгызларга гаилә кору турында уйларга була. Атна ахырына таба финанс мәсьәләләре беренче урынга чыгар.

БАЛЫК (19.02-20.03) 
Нинди дә булса мөһим вакыйгалар көтегез. Аңа кадәр тыныч кына үз эшегез белән мәшгуль булырга кирәк. Сәламәтләндерү буенча туклана башлый аласыз, массаж, чыныгу зыян итмәс. Беркем белән дә мөнәсәбәтләрегезне ачыкламагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев