Алабуга нуры

31 майга йолдызнамә (2022)

Язның соңгы көнендә конфликтлы хәлләрне булдырмас өчен йолдызлар сабыррак булырга киңәш итә.

КУЧКАР
Катлаулы хәлләрне дөрес бәяли алсагыз, теләгәнегезгә ирешерсез.

ҮГЕЗБОЗАУ
31 майда актив эш канәгатьлек бирер.

ИГЕЗӘК
Бәхетле булыр өчен нибары бер звонок җитә. 

КЫСЛА
Озакка истә калырлык матур көн бүген. Юлларыгыз уңышлы булачак.

АРЫСЛАН
Бүген сезгә кайбер мәсъәләләрдә катгый булырга туры киләчәк. 

КЫЗ 
31 майда башка кешеләрнең талашына кушылмаска тырышыгыз.

ҮЛЧӘҮ
Хезмәттәшләрегез яки дусларыгызның берсе ярдәм кулын сузар.

ЧАЯН
Сак булыгыз! Көндәлек мәшәкатьләр белән тыныч кына шөгыльләнегез. Акланмагыз.

УКЧЫ
Яңа көнне үзегезгә һәм үзегезнең мәнфәгатьләрегезгә багышлагыз. 

КӘҖӘМӨГЕЗ
Бүген иң якын кешеләрегез сезгә теләктәшлек күрсәтер.

СУКОЯР
Йолдызлар сезгә уңышларга ирешүне һәм шәхси максатларыгызны тормышка ашыруны вәгъдә итә. 

БАЛЫК
Бүгенге көн шәхси тормышыгызда булачак гадәти булмаган вакыйга белән истә калачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: