Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

4-10 сентябрьгә йолдызнамә

Бу атнада Арысланнарга саулыкларына игътибарлы булырга, Укчыларга күп эшләргә, Игезәкләргә экономия режимына күчәргә киңәш ителә.

КУЧКАР (21.03-21.04)
Ялланып эшләүчеләр өчен финанс мәсьәләсендә уңышлы атна булырга мөмкин. Үз эшен алып баручы эшмәкәрләргә һәр гамәлләрен тирәнтен уйлап, җентекләп тормышка ашырырга кирәк.

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Бу атнада шәхси активлыгыгыз артыр, әмма көчегезне тиешле юнәлештә кулланырга тырышыгыз. Хәзергә сез күп вакытыгызны кирәкмәгән борчылуларга әрәм итәсез.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06
Сездә сакчыллык һәм акча түгү гаҗәеп дәрәҗәдә янәшә йөри. Бу атнада бу сыйфатларыгызның соңгысы өскә калкып чыгарга тора, күп чыгымнар көтелә, шуңа күрә катгый экономия режимына күчәргә туры килмәгәе.

КЫСЛА (22.06-21.07)
Кискен һәм уйлап җиткерелмәгән карарлар кабул итәргә мөмкинсез. Бер яктан, килеп туган хәлләр үткәннәрдән азат булырга ярдәм итәр шикелле, икенче яктан — катгый фикерләрнең җимергеч үзгәрешләргә китерүе бар.

АРЫСЛАН (22.07-21.08)
Үзегезнең көчегезне кайтару өстендә эшләргә кирәк булыр. Әгәр сәламәтлегегез тумыштан йомшак икән, озакка сузыла торган чирләрнең баш калкытуы мөмкин, шуңа күрә саулыгыгызны саклагыз.

КЫЗ (22.08-22.09)
Бу атнада кешеләр белән бик җиңел аралашачаксыз. Эшегездә һәм гаиләдә яхшы мөгаләмә урнашыр, күңелегез һәрвакыт күтәренке булыр. Ял көннәрен шәһәрдән читтә үткәрегез — бакчагыз бар икән, анда сезне актив эш көтә.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)
Атна башы сезгә вакыйгаларга бай булмаган кебек тоелыр. Яңа проектларга керешкәнче, башланган эшләрне төгәлләү турында уйларга кирәк булачак. Вазифаларыгызның бер өлешен хезмәттәшләрегезгә тапшыра аласыз.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Тормышыгызда бик тыныч вакыт, шуның кадерен белеп, ләззәтләнегез, озакламый барысы да үзгәрәчәк. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрдә түземле булганда гына, каршылыклар килеп чыкмас. Күршеләр белән дә аралашу җиңел булмас.

УКЧЫ (24.11-21.12)
Бар көчегезне матди өлкәгә, карьера үсешенә бирер вакыт. Һөнәри яктан танылу аркасында, көндәшләр белән көрәшнең кискенләшүе бар. Сез һәрвакыт күз уңында булачаксыз. Уңышларыгыз матди керемгә китерсен өчен, күп хезмәт куярга туры киләчәк.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)
Матди кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Дусларыгызга мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз — бурычыгызны тиз кайтарачаксыз. Машина, фатир яисә шәһәрдән читтә йорт сатып алырга була, әмма ни генә эшләсәгез дә, бөтенесен алдан уйлап эш итегез.

СУКОЯР (20.01-18.02)
Хәзер хезмәт урыныгызда инициатива күрсәтер вакыт җитте. Атна ахырына арыганлык тоярсыз, шуңа күрә күбрәк ял итәсе булыр. Витаминнар турында да онытмагыз, киеренке эштән соң сәламәтлегегезне ныгыту кирәк.

БАЛЫК (19.02-20.03)
Нинди генә эшкә тотынсагыз да, якыннарыгыз сезгә булышачак. Тәнкыйтьләүләреннән курыкмыйча, максатыгызга ирешүдә кыю булыгыз. Эш белән мавыгып, урамга чыгар алдыннан термометрга күз салырга онытмагыз: һава торышы бик үзгәрүчән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев