Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

6-12 февральгә йолдызнамә

Үгезбозауларга зур эшләр башларга һәм җитди килешүләр алып барырга киңәш ителми.

Кучкар
Элек хәл итеп булмаган мәсьәләләрне хәзер тормышка ашыру мөмкинлеге килеп туса, гаҗәпләнмәгез. Бу бигрәк тә һөнәри эшчәнлеккә кагыла. Атна ахырында финанс халәтегез яхшырыр.

Үгезбозау
Әйләнә-тирәдәгеләрдән мактау сүзләре һәм бүләкләр кабул итәргә әзер булыгыз. Зур эшләр башларга һәм җитди килешүләр алып барырга киңәш ителми. Ял итү өчен яхшы вакыт.

Игезәкләр
Бу көннәрдә планнарыгызны үзгәртмәскә тырышыгыз. Активлык күрсәтегез һәм уйлаганнарыгызны да ахырына кадәр җиткерегез — бу юлы барысын да тормышка ашыра алачаксыз. Үз теләкләрегезгә игътибарлы булыгыз. Йолдызлар сезгә кызыклы вакыйгалар вәгъдә итә.

Кысла
Барлык мөнәсәбәтләр өчен дә уңышлы атна, бигрәк тә мәхәббәт өлкәсендә. Яхшылап уйланылмаган гамәлләр кылмасагыз, үз-үзегезгә артык нык ышанмасагыз, барысы да уңышлы булыр.

Арыслан
Барлык көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә тырышыгыз. Бу ремонт өчен уңышлы вакыт. Күбрәк китаплар укыгыз, шәхси үсеш курслары да файдалы булачак. Якыннарыгызга игътибар итегез — алар сезгә барлык аңлашылмаучылыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк.

Кыз
Бу атнада акча белән сак эш итәргә кирәк. Сез күңел ачу һәм бүләкләр өчен күп акча сарыф итәргә мөмкин. Үз чыгымнарыгызны чикләргә тырышыгыз.

Үлчәү
Хәзер мөстәкыйль рәвештә эш итү теләге артырга мөмкин. Әмма якын кешеләрегезнең ярдәменнән башка сезнең башлангычларыгыз уңышсызлыкка дучар булырга мөмкин. Бу атна нинди дә булса иҗат белән мавыгучылар өчен уңышлы узачак. Спорт, күңел ачу чараларында катнашу өчен менә дигән вакыт. Балалар белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз.

Чаян
Бу атна хис-кичерешләргә бай булачак. Яңа хисләр, мөнәсәбәтләр көтелә, шуңа күрә атнаның калган вакыйгалары сезнең өчен бик кызыклы булмаячак. Бернигә карамастан, сез яңа эмоцияләргә, танышуларга шат булачаксыз.

Укчы
Һичшиксез, сәяхәткә китегез. Бу кечкенә генә сәфәр дә булырга мөмкин. Иң мөһиме — өйдә калмагыз. Әгәр сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, кире кагыгыз. Аның каравы, балаларга игътибарлырак булыгыз!

Кәҗәмөгез
Тискәре эмоцияләрне эчтә тотарга ярамый. Үз халәтегезгә игътибарлырак булыгыз. Күбрәк ял итегез. Хәзер спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителми, шулай ук катгый диеталар да тыела. Организм ял итәргә тиеш!

Сукояр
Сезгә якын кешеләрегез белән күбрәк вакыт үткәрергә киңәш ителә. Шулай ук күптән аралашмый башлаган танышларыгыз һәм туганнарыгыз белән дә элемтәләрне яңартырга кирәк. Бу чорда сез барлык яңалыклардан да хәбәрдар булачаксыз. Романтик очрашулар өчен кулай вакыт.

Балык
Сезне иҗади кешеләр белән күп кенә кызыклы аралашулар көтә. Тормышыгыз өчен мөһим булган танышлыклар булырга мөмкин. Бәлки, сез киләчәктә проектыгызны тормышка ашырырга ярдәм итәрдәй фикердәшләрегезне очратырсыз. Бу чорда мөстәкыйль карарлар кабул итәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев