Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

7-13 августка йолдызнамә

Гаиләле Кучкарлар өчен мәшәкатьле атна, Игезәкләргә күп һәм тырышып эшләргә туры киләчәк. Ә сезгә йолдызлар ниләр фаразлый?

КУЧКАР (21.03-21.04)
Моңа кадәр кичектерелеп торган хуҗалык һәм көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә вакыт җитте. Гаиләсе булганнар өчен мәшәкатьле атна булырга мөмкин. Әти-әниләрегез белән мөнәсәбәтләрегезгә игътибарлырак булыгыз, арагыз бозылып китмәгәе.

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Күбрәк гаилә мохитендә булырга кирәк, якыннарыгыз арасында сезгә һәрвакыт җылы һәм уңайлы. Өегезне нинди дә булса матур әйбер белән бизәү теләге пәйда булыр, мөгаен. Шуның белән бергә, бу атнада сезне эшлекле аралашу, сәяхәт көтә. Танышларыгыз, күршеләрегез белән сөйләшкәндә, әдәплелек саклагыз.

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06
Күп һәм тырышып эшләргә туры киләчәк. Хәзерге чорда финанс чыгымнарына кагылышлы карарлар кабул иткәндә игътибарлырак булу сорала. Техник төгәлсезлекләр, электр җиһазлары белән мәшәкать килеп чыгуы аркасында матди зыян килүе бар. Мирас һәм күчемле милекне иминиятләштерү белән бәйле эшләрне әлегә калдырып торырга туры килер.

КЫСЛА (22.06-21.07)
Бу атнада сез турыдан-туры һәм артык каты кыланырсыз, тирә-юньдәгеләр моңа бер дә риза булмас, каршы чыгар. Сезгә исә, киресенчә, алар сезне шундый гамәлләргә этәргән кебек күренер. Каршылыклар һәм үзегезчә эшләү хокукы өчен көрәшеп, атна үткәнен сизми калырсыз.

АРЫСЛАН (22.07-21.08)
Бар активлыгыгызны үзегезне камилләштерүгә юнәлтергә кирәк булачак. Бу атнада йолдызлар шулай киңәш итә. Хәзер шәхси хаҗәтләрегез беренче урында тора. Тышкы кыяфәтегезгә күп вакытыгызны бирәчәксез. Кием һәм прическагызны үзгәртү белән беррәттән, үз-үзегезне тотышыгыз да үзгәрер.

КЫЗ (22.08-22.09)
Һөнәри эшчәнлегегездә сез омтылган максат юлында каршылыклар булачак. Һәр адымда, нәрсә генә эшләргә тырышсагыз да, җиңеп чыгу өчен, кайвакытта көрәшергә туры киләчәк. Тик шулай да, әгәр сезне кемдер читкә этәрергә маташканда гына, нык активлык күрсәтегез.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)
Тыныч тормыш рәвеше алып барыгыз, әлегә мөһим карарлар кабул итмәү хәерле. Барлык мәшәкатьләрдән арынып, ял итеп алыгыз, күңелегезгә тынычлык кайтсын. Елгада, күлдә, диңгездә су коенулар бик файдалы булачак. Сәламәтлегезне ныгытуга мунча керү дә бик яхшы тәэсир итәчәк.

ЧАЯН (26.10-23.11)
Куркыныч тудырырлык очракларга эләгергә тырышмагыз. Бу атнада йолдызлар җәрәхәтләрдән, сөяк сынулардан, пешүләрдән, бөҗәкләр яисә хайваннар тешләвеннән сакланырга киңәш итә. Кайда булсагыз да, ни белән шөгыльләнсәгез дә, алдан уйлап, тирә-юнегезгә бик игътибарлы булырга кирәк.

УКЧЫ (24.11-21.12) 
Үзегезне җәмәгатьчелек үзәгендә тоярсыз. Халык төркеменнән аерылып торырсыз һәм сезнең турыда сөйләшә башларлар. Бәлки, бу сезнең социаль яисә һөнәри урыныгыздагы үзгәрешләр белән бәйле булыр. Нинди дә булса конкурста, спорт ярышларында җиңү яуларга мөмкин.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)
Гаиләлеләр өчен бу атна тыныч булмас. Тормыш иптәшегез актив эшчәнлек башлаячак. Теләсәгез-теләмәсәгез дә, сезгә дә катнашырга туры киләчәк. Көнкүреш вак-төягенә, яисә фатирны төзекләндерү белән бәйле хәлләргә караган мәсьәләдә каршылыклар килеп чыгуы мөмкин.

СУКОЯР (20.01-18.02)
Бу атнада артык күп эшләр башкаруыгыз сәламәтлегезгә начар тәэсир итәр. Хезмәтне ял белән чиратлаштырырга тырышыгыз. Төрле ялкынсынуларга юл куймас өчен, тән температурагызга игътибарлы булыгыз. Бар көчегезне дә берьюлы сарыф итеп эшләмәгез.

БАЛЫК (19.02-20.03)
Атна эшлекле сөйләшүләр алып бару һәм килешүләр төзү өчен кулай булыр. Төрле кешеләр белән оста аралашырга сәләтле булуыгыз аркасында иң катлаулы тоелган гамәлләрне дә вакытында һәм уңышлы башкарып чыгарсыз. Яңа танышулар сезнең файдага булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев