Йолдызлар фаразы
10 октябрь — 16 октябрьгә йолдызнамә.
Кучкар (21 март — 20 апрель)
Атна башында Кучкарларның шәхси тормышында тотрыклылык барлыкка килер. Атна уртасында сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз, ә атна ахырында сәяхәткә чыгудан тыелып тору зарур.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Өегездә идеаль тәртип урнаштыру өчен яхшы вакыт. Йорт җиһазларын күчерү, савыт-саба чистарту һәм башка шундый эшләр күңелегезне тынычландырыр, уйларны тәртипкә салырга булышыр.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Уку, яңа танышулар, күңел ачу чараларына йөрү өчен яхшы вакыт. Кешеләр белән аралашу сезгә канәгатьлек хисе бирер. Зур күләмдә мәгълүмат белән эш итәргә туры килер.
Кысла (22 июнь — 22 июль)
Кыслаларның матди хәлләре яхшыру көтелә. Гаилә һәм йорт өчен берәр зур әйбер сатып алачаксыз. Атна ахырында сәламәтлеккә игътибарлырак булыгыз.
Арыслан (23 июль — 23 август)
Барысы да яхшы. Сез үзегез, тышкы кыяфәтегез, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашудан канәгать. Ләкин уяу булыгыз! Бу атнада алдакчылар ятьмәсенә эләгү яки мошенниклар корбаны булу куркынычы бар.
Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Ялгыз калу теләге бу атнада аеруча үзен сиздерер. Берникадәр вакытка нинди дә булса тыныч урында ял итү артык булмас. Гаиләгез — сезнең төп ярдәмчегез һәм терәгегез.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Дуслар белән аралашу теләге көчле булыр. Бу теләккә каршы килмәгез дип киңәш итә йолдызлар. Атна ахырында шәхси транспортта юлга чыкмавыгыз хәерле.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Дусларыгызга барлык серләрегезне чишеп бетермәгез: дустыңның да дусты булыр... Атна ахырында акча туздырмаска һәм зур әйберләр сатып алмаска тырышыгыз.
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)
Бу атнада ерак юлга чыгуыгыз бар. Шулай ук бу атна туристик сәяхәткә билет алу, маршрут төзү өчен яхшы вакыт. Атна уртасында яңа эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь)
Начар гадәтләрдән арыну өчен шәп вакыт. Атна уртасында ерак җирләргә барудан һәм яңа кешеләр белән танышудан сак булыгыз. Алдакчылар йокламый!
Сукояр (21 январь — 18 февраль)
Атна башында эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен кулай вакыт. Әҗәткә акча бирмәгез. Тренажер залында шөгыльләнү һәм спорт ярышларында катнашуны башка вакытка күчерү яхшы булыр: имгәнә күрмәгез.
Балык (19 февраль — 20 март)
Эшегездә рәсми кәгазьләрне тәртипкә китерегез. Көндәлек эш тәртибен үзгәртеп карагыз: бәлки болай уңайлырак булыр. Гаиләдә бар да яхшы, бар да тыныч. Тик көнләшүдә чама хисен югалтмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев