Йолдызлар фаразы
13-19 мартка йолдызнамә.
КУЧКАР (21.03-21.04)
Әйләнә-тирәдә барган хәлләргә никадәр тизрәк төшенсәгез, шулкадәр тизрәк чаралар күрә башларсыз. Тормышның һәр өлкәсендә үзгәрешләр көтә, шуңа күрә күңелегез күтәренке булсын. Каршылыклы очракларга юлыгырга тырышмагыз, тынычлыкны саклагыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Ай азагында хезмәттәшләрегез яки дусларыгызның кайбер гамәлләре сезгә ошап бетмәскә мөмкин. Аның каравы көтмәгәндә романтик танышу килеп чыгуы бар. Гаҗәп булса да, бу сезне яхшылыклар гына эшләргә рухландырыр.
ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Кыен мәсьәләләр булганда, сезгә ялгыз калырга кипәкми. Дусларыгызга мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Икеләнеп торулар ярдәм итмәс. Эш урыныгызда бар нәрсәнең асты өскә килгән чак, шуңа күрә сез анда бик кирәкле кеше.
КЫСЛА (22.06-21.07)
Сезгә үзегез турында да уйларга кирәк, югыйсә сез әйтүләре белән башка кешеләгә булышырга ашыгасыз. Бәлки сезне җитди эшләрегездән аерырга телиләрдер, сезгә дә хәйләкәррәк булырга кирәк. Бәйрәм көннәрендә күптәнге танышыгыз кунакка чакырыр сыман.
АРЫСЛАН (22.07-21.08)
Эшлекле мөнәсәбәтләр алга бара. Сезгә ясаган тәкъдимнәрдән баш тарту кыен булачак. Йөрәгегез белән дөрес юлдан барганыгызны тойсагыз да, үзегез генә карар кылмагыз. Килешер алдыннан, икътисад һәм эшмәкәрлек өлкәсендә тәҗрибәсе булган иптәшегез белән киңәшегез.
КЫЗ (22.08-22.09)
Һәрвакыт өйдә генә утырмагыз. Хәзерге вакытта финанс хәлләрегез бик үк яхшы түгел, әмма банктан акча алу турында уйларга кирәкми. Дусларыгыздан ярдәм сорап тора аласыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)
Бу арада язмышыгыз өчен хәлиткеч очрашу булуы мөмкин. Сезгә үз-үзегезне тотышыгызны үзгәртергә һәм әйткән һәрбер сүзегезгә игътибарлы булырга кирәк. Туганнарыгыз турында да онытмагыз. Хәзер сез үз бурычыгызны үтисез, киләчәктә ул үзегезгә ярдәм булып кайтачак.
ЧАЯН (26.10-23.11)
Соңгы вакытларда сез текст язуда осталык күрсәтә аласыз. Илһам килүдән файдаланып калыгыз, ләкин ерак планнар корырга кирәкми, чөнки алга таба барысы да үзгәрергә мөмкин. Хуҗалык эшләре, көнкүреш мәшәкатьләренә тотынырга туры киләчәк.
УКЧЫ (24.11-21.12)
Борчулы хәлләр булмасын дисәгез, кешеләр белән аралашканда, бәхәскә кермәгез. Хәтта сезгә катнашы булган очракта да, дәшми калу яхшырак. Юридик мәсьәләләрдә уңышка ирешәчәксез, сезне берникадәр табыш көтә.
Ышанып йөргән бер иптәшегезнең сездән көнләшүе мөмкин.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)
Шәхси тормышыгыз белән бәйле сораулар беренче планга чыгар. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрегез гади түгел, тик арагызны яхшырту үзегездән генә тора. Чит кешеләр белән ачылып китеп сөйләшмәгез. Соңыннан гаепле булып калуыгыз бар.
СУКОЯР (20.01-18.02)
Хезмәттәшләрегез арасында абруегызны күтәрәсегез килсә, сез эш күрсәтергә, башлап йөрергә тиеш. Кампания эшен җәелдерүдә мөһим биремнәр үтәү, чаралар үткәрү вакыты җитте. Якыннарыгызга карата ягымлы булыгыз, озакламый үзегезгә карата шундый мөнәсәбәт кирәк булачак.
БАЛЫК (19.02-20.03)
Бу арада сезгә кеше алдында сәләтләрегезне ачып салырга туры киләчәк. Әгәр сездән чыгыш ясавыгызны яисә иҗат җимешләрегезне тәкъдим итүегезне сорасалар, тыйнаклык күрсәтеп тору кирәкми, ризалашыгыз.
Ай ахырында транспорт яисә югарыда эшләү белән бәйле хезмәтләрдә сак булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев