Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЙОЛДЫЗНАМӘ

Киләсе атнага йолдызнамә

Бу атнада йолдызлар Арысланнарга концерт-театрларга йөрергә, Чаяннарга иҗади экспериментта катнашырга киңәш итә.

КУЧКАР (21.03-21.04)
Бу атнада белем алу өчен кулай вакыт. Укуга карата кызыксыну арта гына барачак. Үзләштергәннәр хәтерегездә яхшы сакланыр. Танып белү максатында, сәяхәт итәргә, туристлык маршрутларына чыгарга мөмкин. 

ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Яраткан кешегез белән туры ярып сөйләшмәгез. Шулай ук үз фикерегезне көчләп тагарга тырышмагыз. Сез чынлап та сөйгәнегезнең кадерен беләсезме, әллә аның белән мөнәсәбәтләрегез шәхес буларак үсешкә комачаулый дип уйлыйсызмы, шунысын ачыклагыз. 

ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Гаиләле кешеләр өчен мөнәсәбәтләрнең мөһим бер этабы башлана. Моңа кадәр сезгә әллә кайчангы үпкәләүләр киртә булып торса, хәзер исә сез үткәннәргә әйләнеп карамаячаксыз. Киләчәккә яхшы ниятләр белән атлый башларсыз. 

КЫСЛА (22.06-21.07)
Бар эшкә дә өлгерим, дисәгез, көн тәртибен үзгәртергә кирәк. Моңа кадәр ничек туры килсә, шулай башкарылганга, алда торган бурычларны үтәү сездән яңача караш таләп итә. Бу атнада яңа тәртип буенча яшәп карагыз. Файдасын тиз арада күрерсез.

АРЫСЛАН (22.07-21.08) 
Тирә-юньгә карасагыз, бик күп кызыклы нәрсәләргә игътибар итәрсез. Яраткан артистларыгыз чыгышын тыңларга, клуб, кинотеатрларга йөрергә уңай атна. Квалификация күтәрү курслары тәкъдим итсәләр, баш тартмагыз. 

КЫЗ (22.08-22.09) 
Шәхси пландагы нинди эш булса да, башлангычын үз өстегезгә алырга ашыкмагыз. Якын туганнарыгыз һәм әти-әниегез белән ике арада булган мәсьәләләрне чишүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк булачак. Бу яктан сезне уңай үзгәрешләр көтә. 

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10) 
Җитәкчегез сезгә карата артык таләпчән, ә дусларыгыз үзләрен генә кайгырта, балалар тыңламый, туганнарыгыз зарланудан туктамый икән, борчылырга кирәкми. Болар барысы да вакытлыча күренеш, аны үзгәртү сезнең көчегездән килми. Аның каравы, яраткан кешегез сезгә терәк булырга әзер. 

ЧАЯН (26.10-23.11)
Бу атнада гадәттән тыш берни дә көтелми. Мәшәкатьләр генә бераз артмагае. Ялга таба хезмәттәшләрегез белән бергә иҗади экспериментта катнашуыгыз мөмкин. Вакыт бик тиз узып китәр, һәм атна ахырында, дусларыгыз белән очрашудан тыш, якын кешегез көтелмәгән сюрприз ясар.

УКЧЫ (24.11-21.12) 
Хезмәттәшләрегез тәкъдимнәренә колак салырга тиешсез. Сезнең тормышны үзгәртә алырлык кеше яныгызда гына йөри. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, аның белән очрашырга кирәк. Нинди генә көтелмәгән вакыйгалар килеп чыкса да, сез башкаларга түгел, үзегезгә гаҗәпләнәчәксез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01) 
Күптән күрми йөргән дусларыгыз белән очрашып, күңел ачсагыз да була. Өйдә бикләнеп кенә утырмагыз, иң әһәмиятлесе — сезне һәрвакыт чолгап алган кешеләрдән ял итәрсез. Аларның кайсысыдыр, бәлки, соңгы вакытта сезгә начар тәэсир ясый торгандыр, бу исә күңелегезне төшерә.

СУКОЯР (20.01-18.02) 
Киреләнү һәрвакытта да сезнең файдага түгел. Кешеләр белән аралашканда, зирәгрәк, киң күңеллерәк булырга кирәк түгел микән? Шул турыда уйлап карагыз әле. Башка нәрсәләргә килгәндә, атна уңышлы булачак. Шәхси томышыгызда берьюлы берничә сөенечкә әзерләнегез. 

БАЛЫК (19.02-20.03) 
Иң мөһим максатларыгызны тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Вак-төяк белән вакытыгызны уздырмагыз, юкса хыялыгыз чынга ашмас. Килеп туган хәлне үз файдагызга үзгәртеп карарга тырышыгыз. Эш урыныгызда уңышка ирешү өчен яхшы вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев