Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҮЗАРА САЛЫМ

Алабуга районында үзара салым программасының нәтиҗәсе күренә

Авылларда юллар, һәйкәлләр төзекләндерелә, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килә.

Татарстанда гражданнарның үзара салым программасы 2013 елдан тормышка ашырыла. Аның бәрабәренә авыл кешеләренә җирлектә махсус игътибар таләп итә торган мәсьәләләрне чишеп була. 

Халыктан җыелган һәр тәңкәгә дәүләт 4 сум өсти, шуңа күрә күбрәк сорауларны чишәргә мөмкинлек бар.

Бу программада катнашуның уңай якларын барысы да аңлап бетерми, ләкин аның нәтиҗәсе күренеп тора. Авылларда юллар, һәйкәлләр төзекләндерелә, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килә. Кайберәүләр ял скверы булдыру турында да уйлый.

Мортта яшәүчеләр андый бакчаны күпфункцияле үзәк каршында, авыл үзәгендә урнаштыруны хуплады.

− Бездә бу программада бөтенесе катнашты. Мондый бергәлекнең сере нидәдер, белмим. Без һәр өйгә кереп, программа турында сөйләдек. Алар да авыл үзәге матур булуын тели. Уңайлы скверда бәйрәмнәр дә уздырып була, − ди җирлек башлыгы Фаиз Фәйзрахманов.

Аның сүзләренә караганда, һәр кешедән 500әр сум акча җыйганнар. Шул рәвешле, 279 мең сум тупланган. Моңа тагын дәүләт ярдәме дә өстәлә һәм шушы акчага скверда былтыр башланган эшләр дәвам иттереләчәк. 
Илмәттә дә, җирек башлыгы Рәзимә Мингалиева әйтүенчә, быел парк өчен акча җыйганнар.

− Безнең авыл җирлегенә өч торак пункты керә. Без 500әр сум җыйдык, ядегәрлеләр 700әр сум акча бирергә булды. Бездә килеп торучылар аз, нигездә шушындагы кешеләр яши. Алар үз теләкләрен әйтеп, борчуларын белдерә, без аларга колак салырга тырышабыз. Барысы да бу акчаларга башкарылган эшләрне күреп тора. Быел парк эшләрен бетерергә, киләсесендә су белән тәэмин итү мәсьәләләренә алынырга ниятлибез, − диде ул.

Сүз дә юк, һәрбер гаиләнең хәле төрлечә, авыл үсешенә бирерлек акчасы булмаган вакытлары да бардыр. Олы Шүрнәктә бу уңайдан җаен тапканнар. Биредән чыккан кешеләр һәм депутатлар аз керемле һәм күп балалы гаиләләр урынына акча сала, чөнки әлеге программаның җирлекне үстерүгә булышуын аңлыйлар.

− Һәр торак пунктта акчаның үз күләме, һәм үтәләсе эшләр исемлеге. Олы Шүрнәктә Азин урамындагы юлны төзекләндерүгә 500әр сум җыйдылар. Үмәктә вак таш сатып алуга һәм шуны юлга түшәүгә һәр кешедән 1000әр сум акча тупланды. Югары Шәрнәк халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлне төзекләндерү өчен 2000әр сум акча җыйды, − диде авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев