Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҮЗАРА САЛЫМ

Үз җирлеген төзекләндерүгә һәркем өлеш кертә

Авыл халкы үзара салым программасында бик актив катнаша, чөнки аның ярдәмендә нинди мәсьәләне беренче чиратта хәл итәргә кирәклеге турында халык үзе карар кабул итә.

Бүгенге көндә Танай авыл җирлегендә 3 473 кеше яши. Быел авыл халкы һәр кешедән 250 сум акча җыйган, инвалидлар һәм студентлардан 100 сум. Монда яшәүчеләрне беренче чиратта юлларны ремонтлау мәсьәләсе борчыган, шуңа күрә үзара салым программасы ярдәмендә җыелган һәм дәүләт бүлеп биргән акчаларга 2019 елда түбәндәге эшләр башкарылган:

– Танай авылындагы Островная урамы буенча юлга вак таш сибү;

– Колосовка авылындагы Үзәк урам буенча юлга вак таш сибү;

– Хлыстово авылындагы Яр буе урамында һәм Танай авылындагы Үзәк урамда юллардагы чокырларны ямау.

Барлыгы 465 тонна вак таш сатып алынган. Моннан тыш, Үзәк урамдагы юлның (470м) асфальт катламын торгызуда “Татнефтепроводстрой” оешмасы да матди ярдәм күрсәткән.

2020 елда Танай авыл җирлеге халкы шундый ук сумма (һәр кешедән 250 сум) җыярга ниятли. Юлларны төзекләндерү эше дәвам итәчәк.Авыл җыенында кабул ителгән карар буенча, җыелган акчаларга Танай авылындагы Восточная, Полевая урамнары буенча һәм Үзәк тыкрык юлларына вак таш сибү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев