Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҮЗАРА САЛЫМ

Үзара салым акчасына яңартылган һәйкәл

Республикада үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле, авылларда зур күләмле эшләрне тормышка ашыру мөмкинлеге туды. Алабуга районының авыллары да әлеге программа кысаларында зур эшләр башкара: юллар сала, коймаларны тәртипкә китерә һәм башкалар. Ә менә Алабуга районың Морт авылында үткән ел үзара салым акчасына һәйкәл яңартылган.

Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган кешеләр истәлегенә куелган. Иң беренче аны Бөек Җиңүнең 25 еллыгы уңа­еннан бөтен гомерен мәдәни-агарту эшенә багышлаган, күп еллар Алабуга районы Морт авылы мәдәният йорты директоры булып эшләгән, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Хисаметдинов төзегән булган.

Әмма еллар үтү белән ул да реставрацияләү сорый, шуңа күрә Расих Борһан улының малае рәссам-дизайнер Алмаз Хисаметдинов бу эшкә алына. Кыскасы, ул атасының эшен дәвам итә. Авыл халкының һәм якташларының уртак тырышлыгы белән һәйкәл яңартыла.

Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров әйтүенчә, үзара салым акчасына һәйкәлне реставрацияләү буенча тәкъдим ясалгач, халык бертавыштан риза булган.

– Безнең авылдан гына Бөек Ватан сугышына 515 кеше киткән, шуларның яртысы диярлек, 255 кеше сугыш кырларында ятып калган, туган якларыбызга кайту насыйп булмаган. Моннан кала, сугыш вакытында безнең авылга Ленинградтан 250 кешене эвакуацияләнгәннәр. Ул елларны аларга авыл халкы һәр яклап ярдәм иткән. Шуларның өчесе безнең авылда җирләнгән.

Расих абый өлкән яшьтә булуына карамастан, әлеге һәйкәлне төзекләндерү эшен контрольдә тоткан, көн саен дирялек төзелеш урынында булган, киңәшләрен биргән.

– Икенче елга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында аны тантаналы рәвештә ачарга планлаштырабыз. Бүгенге көндә исемлекләр ясату артыннан йөрибез, – дип сөйләде Фаиз Файзрахман улы.

Бу һәйкәл авылның яме булып тора. Ул читтә һәм биредә яшәүчеләрнең Бөек Ватан сугышында шәһит киткән ата-бабаларының якты рухын искә алу урыны.

Шулай итеп, үзара салымнан җыелган акча беркая да китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылда шундый зур күләмле эшләр башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев