Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2021 елда кемнәр пенсиягә чыга ала

Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчеш чоры дәвам итә.

2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга — 56,5, ир-атларга — 61,5 яшьтә билгеләнә. Элеккеге пенсия яшенә быел җитүчеләргә күчеш чоры кагыйдәләре буенча пенсия 2024 елда билгеләнәчәк. Бу хакта Пенсия фондының Алабугадагы идарәсе җитәкчесе Елена Глинская хәбәр итте.
Элеккеге закон шартлары буенча, былтыр 1965 елда туган хатын-кызлар һәм 1960 елда туган ир-атлар пенсиягә чыгарга тиеш иде. Аларга пенсия 2021 елның икенче яртысында яки 2022 елның беренче яртысында (туган көн нинди яртыеллыкка туры килүенә карап) билгеләнәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә россиялеләр өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез калды. Беренче чиратта бу пенсиягә вакытыннан алда ташламалы чыгу хокукына ия булучыларга кагыла. Мәсәлән, шахтерлар, тауларда эшләүчеләр, коткаручылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, шулай ук авыр, куркыныч һәм зарарлы эш шартларында эшләүчеләр — шундыйлардан. Эш белән тәэмин итүчеләр алар өчен пенсия иминиятләштерүенә өстәмә кертемнәр түли, һәм эшчеләрнең күбесе, элеккеге кебек үк, җенесенә карап, 50 яки 55 яшендә пенсиягә чыга.
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы шулай ук укытучылар, табиблар һәм башка кайбер иҗади һөнәр ияләре өчен сакланып кала. Аларга түләү билгеле бер яшькә җиткәч түгел, ә тиешле күләмдә хезмәт стажы туплагач билгеләнә. Шул ук вакытта түләүләр пенсия яшен арттыру буенча күчеш чорын исәпкә алып рәсмиләштерелә, ул каралган эш стажы булганнан соң гамәлгә керә. Мәсәлән, 2021 елның апрелендә тиешле педагогик стажы булган мәктәп укытучысы өч елдан соң, 2024 елның апрелендә пенсиягә чыга ала.
Төньякта яшәүчеләр быел пенсиягә гомуми пенсия яшенә караганда 5 елга иртәрәк чыга, ләкин күчеш чоры исәпкә алына. Вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен минималь төньяк стажы үзгәрешсез калды һәм Ерак төньяк өчен — 15, аңа тиңләштерелгән районнарда яшәүчеләргә 20 календарь ел тәшкил итә.
Гомуми иминият стажы буенча таләпләр шулай ук сакланып кала һәм хатын-кызларга — 20, ир-атлар өчен 25 ел тәшкил итә.
Элеккеге кебек үк, пенсия алу өчен минималь пенсия коэффициенты һәм стаж булырга тиеш. 2021 ел ахырына кадәр бу күрсәткечләр 12 ел һәм 21 коэффициент тәшкил итә. Бер ел эшләгән кеше бер ел хезмәт стажы һәм 10га кадәр коэффициент туплый ала. Стаж буенча махсус ташлама һәм пенсиягә кичектереп чыгу өчен бирелә торган премиаль коэффициентларга ия булганда ел дәвамында тагын да зуррак коэффициент тупларга мөмкин. 
Инвалидлык буенча пенсия алучыларга пенсия яшен арттыру таләпләре кагылмый. Алар тулы күләмдә сакланган һәм инвалидлык төркемен билгеләгәндә яшенә карамастан хезмәткә сәләтлелеген югалткан кешеләргә билгеләнә.
Исегезгә төшерәбез, әгәр тиешле хокук вакытыннан алда барлыкка килсә, пенсия тупланмалары элеккечә 55 һәм 60 яшьтән яки бу яшьтән иртәрәк түләнә. Тупланып барган акчаларны алу өчен Россия Пенсия фондына гариза бирергә кирәк. Моны, мәсәлән, Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев