Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2021 елга Кытай йолдызнамәсе

Юлбарысларга астрологлар уңыш фаразлый, ә куяннарның хата ясаулары ихтимал. Аждаһалар чит илгә күченеп китәргә мөмкин.

КҮСЕ
Әгәр сез эчке үзгәрешләргә әзер түгел икән, сөйгән ярыгыз һәм туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрдә проблемалар килеп чыгу куркынычы бар. Ел буе үзеңне кулда тоту кирәк. Эштә һәм шәхси тормышта күп кенә үзгәрешләргә әзер булыгыз, шулай ук узган елда тапкан бар нәрсәне саклап калу өчен чаралар күрегез.

ҮГЕЗ
Гомумән алганда, сезне яңа танышулар, дусларча һәм партнерлык мөнәсәбәтләре көтәчәк. Алар киләчәктә һөнәри өлкәдә һәм иҗтимагый тормышта сезнең өчен нигез булачак. Сез ел башындагы вакыйгаларның күплегеннән югалып калырга мөмкин, әмма курыкмагыз — сез мондый активлыкка тиз ияләшәсез. Бу елда үгезләргә куркыныч янамый, әмма электр приборлары белән эш иткәндә сак булыгыз.

ЮЛБАРЫС
Бу ел барлык тормыш өлкәләрендә уңышлы булачак, әгәр әлеге билге астында туучылар тирә-юньдәгеләргә дусларча мөнәсәбәт сакласа, дип кисәтә йолдызлар. Мөмкин булганча, башкалар белән орышмагыз. Гаиләдә дә җылы мөнәсәбәтләрне сакларга тырышыгыз. Дөрес туклану һәм спорт белән шөгыльләнү төрле авырулардан котылырга ярдәм итәчәк. Өстәвенә, ял режимын да сакларга кирәк.

КУЯН (МӘЧЕ)
Тирә-юньгә игътибар итегез: бәлки, сезне кем дә булса үз мәнфәгатьләре өчен файдаланадыр. Бу ел сезгә һәрвакыт эчкерсез булмаска киңәш итә — әгәр яңа проект уйлап тапсагыз, фикерләрегезне башкалар белән уртаклашырга ашыкмагыз. Үгез елында эшлекле активлык сезне куандырачак. Гомумән алганда, бөтен проблемалар да читләтеп үтәчәкләр. Иң мөһиме — уйламыйча хаталы гамәлләр эшләмәгез, соңыннан үкенергә туры килмәсен. 

АЖДАҺА
Бу ел үз йолдызлы сәгатең өчен ышанычлы платформа булдыруга бөтен мөмкинлекләр тудырачак. Башлаган эшне ярты юлда калдырмагыз һәм язмышка гына исәп тотмагыз. Әгәр чит илгә күченү турында хыяллансагыз, моңа нигез салырга кирәк. Гомумән алганда, яңа ел әлеге йолдыз вәкилләренә бик күп кызыклы һәм истә калырлык вакыйгалар алып килергә вәгъдә итә.

ЕЛАН
2021 ел уңайлылык зонасыннан чыгарга һәм көч куярга мәҗбүр итәчәк − киләчәк казанышлар өчен нигез салуга иң кулай вакыт. Бу ел хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык тәрбиялиячәк. Тумыштан килгән зирәклегегез хезмәткәрләр арасында тагын да абруйлырак позицияне яулау мөмкинлеге бирәчәк. Исегездә тотыгыз: барлык серләрне дә сөйләргә ярамый. 

АТ
Быел фикердәшләр командасын җыеп, уй-ниятләрне тормышка ашыру җиңелрәк булачак. Моны эшләү кыен булмаячак, чөнки сез хезмәткәрләр арасында лидер позициясендә була аласыз. Дусларыгызның игътибарыннан читтә калмагыз һәм хезмәттәшләргә ярдәмгә килергә әзер булыгыз. Корпоратив һәм кич утыруларга чакыруларны кабул итегез — бу формаль булмаган шартларда мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм перспективалы танышулар табу өчен менә дигән мөмкинлек. Шуны истә тотарга кирәк, карьера — тормыш максаты булырга тиеш түгел. 

КӘҖӘ
Сөйкемле һәм җиңел аралаша торган булуыгыз төрле кешене җәлеп итә ала. Ләкин бу сыйфатларны үз мәнфәгатьләрегез файдасына кулланырга ярамый. Гомумән алганда, 2021 ел тормышны яхшырту өчен бик күп мөмкинлекләр бирәчәк, әмма акыл белән эш итәргә кирәк. Күпләр быел үз талантларын тулы күләмдә ача алачак. Яңа ел иҗат, гадәти булмаган гамәлләр өчен иң уңайлы чорларның берсе булачак, шуңа күрә теләсә кайсы өлкәдә моңарчы күрелмәгән үрләргә ирешергә була. Әмма үзсүзле булуыгыз гына куркыныч тудырырга мөмкин.

МАЙМЫЛ
Тупланган тәҗрибә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк.
Алдан күрүчәнлек һәм зирәклек күрсәтә алсагыз — еллык бонусларны җыеп алачаксыз. Астрологлар теләкләрне тормышка ашыра торган тизлекне чамаларга кирәк, дип кисәтә. 

ӘТӘЧ
Әлеге йолдыз вәкилләре хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора һәм иҗади, шулай ук көндәлек эшләрне дә яхшы башкара. Һичшиксез, моңа җитәкчелек игътибар итәчәк. Быел сезгә дусларыгыз һәм якыннарыгыз ягыннан ярдәм булачак. Сәбәпсез тавыш чыгармагыз. Узган ел кемне дә булса үпкәләтергә өлгерсәгез, гафу сорагыз — бу чорда татулашу күпкә җайлырак булачак.

ЭТ
Быел икенче белем алу һәм төрле тренинглар узу өчен вакытыгыз җитәрлек булачак. Йолдызлар әлеге билге вәкилләренә үз-үзләрен тәрбияләү, үз-үзләренә ышанычны һәм ихтыяр көчен арттыру өчен игътибар бирергә тәкъдим итә. Бу сыйфатлар якын киләчәктә бик кирәк булачак. Сезгә быел эшлекле партнерлар һәм якын кешеләр ягыннан ярдәм кирәк булачак, шуңа күрә яңа елда мөмкин кадәр күбрәк аралашырга кирәк.

КАБАН (ДУҢГЫЗ)
Исегездә тотыгыз: сезнең кирәгеннән артык хисле, бар нәрсәне йөрәгегезгә якын алуыгыз яхшыга китерми. Әлбәттә, кискен эмоциональ үзгәрешләргә бай булган тулы тормыш белән яшәү яхшы, әмма бу инде елның икенче яртысында ук сезнең энергетика запасларының бетү куркынычын арттыра. Йолдызлар эмоциональ яктан көчне сарыф итмәскә киңәш итә. Шулай гына сез барлык билгеләнгән планнарны тормышка ашыра аласыз. Сезгә сөйләгән серләрне башкаларга җиткермәгез. Кирәгеннән артык сөйләшү җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, һәм, нәтиҗәдә, сез якын дусларыгызны югалта аласыз.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X