Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2022 елда алабугалылар алдакчыларга 37 миллион сумга якын акча күчергән

Статистика буенча, алар ялганына өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә эләгә.

2023 елның ике аенда гына да алабугалылар кырыгалдарлар кулына 9 миллион сум акча биргән.

Алабуга хокук саклаучылары сөйләвенчә, җинаятьчеләр көн дә беркатлы гражданнарны алдау ысулларының яңаларын уйлап таба. Статистика буенча, алар ялганына өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә эләгә. Андый хәлләр "Интернет"та яисә телефон ярдәмендә килеп чыга. 

− Алдакчылар үзләрен полиция яки банк хезмәткәре дип атап, ышанычка керәләр. Алар, корбаннары алар кушканны үтәсенгә сәбәп таба, − ди оператив хезмәт вәкиле.

Аның әйтүенә караганда, шәһәрдә инвестицияләрдә алдану очраклары ешайган. Алар керемнәрен бер айда 3-4 тапкыр арттырып була дип ышана. 
Киң таралган кушымта бар, анда юлдаш эзлиләр, шунда да алдан түләп куюны үтенеп алдалыйлар. 

Кырыгалдарлар бернинди ялганлау ысулыннан да чирканмый. Мәрхәмәтлек эшлим дип, шундыйлар тозагына төшүчеләр арасында дин тотучы алабугалылар да бар. Алабуга гыйбадәтханәләре иеромонахы Кирилл (Забавнов), шундый очрак турында сөйләде. Аның телефонына билгесез берәү шалтырата һәм гаиләсе — Спас соборына йөрүчеләр — Алабугадан Сергиев Посадка изге урынга сәяхәткә киткән һәм коточкыч авариягә эләккән, нәтиҗәдә кешеләрнең бишесе дә һәлак булган дип хәбәр итә. Ул аларга җеназа уку турында сөйләшергә теләвен әйтә. Рухани кеше моңа ризалашып, бушлай үткәрәсен әйтә. Шуннан соң бу ир-ат трубкасын куя.

Җеназа вакыты турында сүз булмаганга, иеромонах Кирилл аңа кире шалтырата. Сөйләшкән арада теге адәм зарлана башлый, һәлак булганнарның мәетен табутта алып китәргә кирәк, ә аның акчасы бары 4 мең сум, берсенә генә җитәрлек, шуңа күрә әнисен генә алып, калган туганнарын моргта калдырачагын әйтә, йортсыз-җирсез кешеләр кебек, аларны целлофан капчыкларда күмәрләр инде, ди. 

Рухани чит кешенең кайгысына битараф калмыйча, уйлап та тормаган, картасында булган 8 мең сумын аңа күчергән. Мәхәлләдәгеләр дә теләктәшлек белдергән. 

Икенче көнне, алабугалылар җәсәде салынган катафалк күренмәгәч, иеромонах әлеге телефон номерын җыя һәм, аның иясе белән аралашу мөмкин түгеллеген күрә, шул рәвешле, алдакчылар ятьмәсенә эләккәнен аңлый.

Соңрак мәгълүм була: шундый ук хәл Покров соборында да килеп чыккан икән. Анда эшләүче хатын "табутлар"га 12 мең сум акча күчергән.
Гомумән, ялган ысуллары гаҗәеп күп төрле, алдатмас өчен, чиктән тыш игътибарлы булу кирәк. Әгәр дә инде, алдаудан котылып булмаган икән, күңелегезне төшермәгез, полициягә гариза языгыз. Алабуга хокук саклаучылары белдерүенчә, алдакчыларны табуы кыен, әмма мөмкин эш. Дөрес, аның озакка сузылуы бар.

− Бер кыз кием сату белән шөгыльләнүче танылган блогерның икенче аккуантын булдырган һәм акча алып яткан, товарны, билгеле инде, җибәрмәгән. Оператив чаралардан соң, кызның яшәү урыны ачыкланды. Ул кырыс закон буенча җавапка тартылды, − ди оператив хезмәткәр.

Алдакчыларның заман белән бергә атлавын истән чыгармагыз. Кемгә булса да акча күчерер алдыннан, мәгълүматны кат-кат тикшерегез, әйберләрне сыналган онлайн кибетләрдә һәм маркет-плейсларда гына сатып алыгыз.

2022 елда алабугалылар алдакчыларга 37 миллион сумга якын акча күчергән.

Белеп тор:
— полиция, банк хезмәткәрләре WhatsAppка шалтыратмый һәм сезнең шәхси мәгълүматыгыз белән кызыксынмый;
— хокук саклаучылар һәм банк хезмәткәрләре куркынычсыз исәпкә (счетка) акча күчерүне яисә банк исәбеннән акча урламасыннар өчен кредит алуны сорамаячак;
— беркайчан да өченче затлар кушканны үтәмәгез, беркемгә дә карта мәгълүматын, пароль һәм телефонга килгән смсны әйтмәгез;
— таныш булмаган сылтама буенча күчмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев