Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

50 елдан артык табиб булып эшләгән Розалия Гобәйдуллина: «Минем хыялым бухгалтер булу иде»

Күренекле шәхесләргә бай безнең яклар. Алар хакында сөйләргә тулы хакым бар дип уйлыйм мин.

Мин телгә алган шәхесләр һәрберсе туган җиребез, мәктәбебез тарихында җуелмас эз калдырган, тормышта, зәңгәр күк йөзе астында үзенең лаеклы урынын тапкан, халкыбызга хезмәт иткән чын бәхетле кешеләр.

Әйе, чын бәхетле кешеләр. Ә нәрсә соң ул бәхет алар өчен? Шул сорау белән мин бүгенге язмам герое Розалия Рафаэль кызы Гобәйдуллинага мөрәҗәгать иттем. Аның җавабында әлеге фикерне ишетергә туры килде: «Мәшәкатең, яраткан эшең булса, өйдә көтеп алыр кешең булса, ул кешегә карата йөрәгеңдә кайнар сөю булса, балаларың, алар өчен янып-көеп яшәсәң — менә шулдыр инде ул бәхет дигәнең. Өстәвенә өстәлеңә чыгарып куяр сыең булса, сынауларга сыгылмасаң, сырхаулардан егылмасаң, йолдыз күрер күзең булса, җан җылытыр сүзең булса, ялгышларны җайга салып, ак нияттән эшең корсаң, тормышыңны бизәр көчең калса, тулы була торгандыр инде ул бәхет дигәнең».

Миңа калса, бәхет юлын беркемгә дә әзерләп куймыйлар. Кемдер җиңел юллар таба, кемдер хәтта адаша, кемдер таптым дигәч кенә, артка таба чигенә. Ә берәүләр юлын тапкач, туп-туры, дөрес бара. Бәхет юлын — кемгә, күпме, беркем дә бүлеп куймый, һәркем үзе белгән кадәр, бәхетен үзе төзи. Аның чикләнгән чиге дә, кысалары да, төгәл кануны да юк, һәркем үз юлын эзли.

Розалия апаның узган юлына күз салсак, гомер йомгагын сүтеп карасак, аның бәхет турында әйтеп узган фикере тулысынча ачылыр дип уйлыйм. Моның өчен иң элек балачак сукмакларыннан узу кирәктер. Ул Юраш авылының түбән очында, сугыштан соңгы авыр елларда, 1949 елның 20 сентябрендә Сания апа белән Рафаэль абый гаиләсендә сигез баланың беренчесе булып бу якты дөньяга аваз сала. Алар өчен балачактан ук нык хезмәт тәрбиясе башланган. Тормыш ничек кенә авыр, кырыс булмасын, күңел матурлыгы, хезмәт сөючәнлек, миһербанлылык, яхшылык сеңгән аларның йөрәкләренә. Шулай хезмәт итеп, чыныгып үскәнгә күрә, бөтен нәрсәгә өлгерергә, җитешергә өйрәнгәннәр алар. Балачактан сеңгән тырышлык, «мин моны эшләргә тиеш», дип, үз алларына максат кую аларның канына сеңгән. Балачакның шушы «мәктәбе» тормыш мәктәбенең башлангычы булган да инде. Ничек кенә булмасын, балачак, балачак инде...

«Балачак» дип аталган серле, сихерле дөнья адәм баласына яшәү чыганагы, энергия бирә... Матур-матур хыяллар белән бәләкәй генә кызчык 1957 елда, белем үрләрен яуларга дип, мәктәпкә укырга керә. Бәләкәй Розалиянең укуга теләге искиткеч зур була. Шушы урында аның бер кызыклы истәлеген язып китәсе килә. Кышның салкын, буранлы, әче җилле бер көнендә укырга бара. Җил аны эзәрлекли, һич кенә дә бара алмый. Юлында ул шифаханәдә эшли торган Миниямал апаны очрата, аның итәгенә тагыла. Миниямал апаның вакыты бик тыгыз булганлыктан, ул аны күрше малаена ияртеп җибәрә. Бу кыска гына гыйбарә аның, чыннан да, белемгә хирыслыгын дәлилли.

Мәктәп еллары — ул самими балачак, яшүсмерлек чоры. Беренче укытучы, беренче класс, беренче китап, беренче язу, беренче дуслар да. Күпме хис-тойгылар, күпме борчу, сөенү-шатлыкларны үз эченә ала ул еллар. Шулай ук яраткан һәм яратмаган дәресләр дә. "4«леләр һәм «5» леләр... Күпме кичәләр, иртәләр, күпме конкурс-ярышлар, узышлар, күпме чыгыш, олимпиадалар. Аларның һәрберсе, ә кайберләре бигрәк тә үзәккә үтеп, йөрәккә сеңеп кала, еллар үткән саен сагындырып искә төшә.

«... Никадәр эшләр йөкләнә иде пионерларга, һәр эшне намус белән башкарырга тырыша идек: язын-җәен металлолом җыеп, мәктәп ишек алдына зур өемнәр куя, кулга кәрзин я чиләк тотып, икешәрләп тезелеп басып, җырлый-җырлый басуга юнәлә идек. Ник бер кеше бармыйм дисен, ул чорларда укытучыларда да, укучыларда да энтузиазм бик көчле иде!
Тимур командасы эше турында сөйләп туймаслык! Ялгыз әби-бабайларга, Ленинград блокадасыннан Юрашка кайтып төпләнеп калган һәм авылыбызны яратып яшәгән, шунда эшләп, хезмәтләрен куйган сугыш һәм тыл ветераннарына һәртөрле хуҗалык ярдәмен күрсәтүне алдыбызга бурыч итеп куеп яшәдек һәм үтәдек.

Сугыш ветераннарына аеруча игътибар итә, аларның йорт капкаларына кулдан үзебез ясаган кызыл йолдызларны кадаклап чыга идек. Пионер, дружина линейкаларына чакырып, аларны хөрмәтли, сөйләгәннәрен тыңлап, истәлекләрдән язмалар эшли идек. Җиңү бәйрәме — анысы аерым тема, ул иң зур әзерлек белән бик тантаналы уза иде! Һәр отряд, альбом ясап, аны яклый, газеталар чыгарыла иде, республикаларны өйрәнү нинди киңлектә бара, халыкара дуслык тәрбияләүгә никадәр игътибар ителә иде бит!

Авыл хезмәте авыр булды элек, кул хезмәте зур иде. Шунлыктан, колхоз терлекчелегенә ярдәм күрсәтү дә оешмабыз эшенең бер тармагы булып торды. Фермага чыгып, тәрәзә юулар, терлекчеләргә багышланган стенд-газеталар чыгару, алар каршында концерт куеп кайтулар — барысы да чын күңелдән яратып башкарылган!

1963 елдан КВН, ягъни шаяннар һәм зирәкләр клубы киң таралыш алды. Герой пионерлар тарихын шул чара аша өйрәнү тәҗрибәгә керде: Павлик Морозов, Зина Портнова, Марат Казей, Володя Дубинин һәм башкаларның язмышын өйрәнү беркемне дә начарлыкка өйрәтмәгәндер, мөгаен, ә, бәлки, илне ярату тәрбияләп, батырлыкка өндәгәндер», — дип искә ала ул пионер вакытын.

Бик тырыш, яхшы, актив укучы булганлыктан, комсомол секретаре итеп куялар үзен. Бу хакта чордашы Рәмзия (Сираева) Каримуллинаның фикерен язып үтим әле. «Без — балачагы һәм яшьлек еллары Совет чорының нык аякка басып килә башлаган вакытларында үскән буын; кияр киемебез, ашар ризыгыбыз «чамалы», тик бер тиң булып, көнне төнгә ялгап эшләгән әти-әниләребезнең төп ярдәмчеләре булдык. Шулай булуга карамастан, бәхетле балачак, алдагы тормышка нык ышаныч, тулы өмет белән сугарылган яшьлек елларыбыз булган ләбаса. Октябрят булып, без — Ленин оныклары, диеп куанып йөрүләр, пионер булып, кечкенәләргә генә түгел, көчтән килгән кадәр өлкәннәргә дә ярдәм кулы сузулар, зур хәзерлек белән Ленин комсомолы сафына басулар...

Без, кечкенәләр өчен, комсомол сафындагылар зур үрнәк булып, Юраш урта мәктәбендәге, минем хәтеремә нык уелып калган, беренче комсомол секретаре — Розалия апа (Галиева) Гобәйдуллинаның ышанычлы, нык адымнар белән атлап йөрүләре әле дә күз алдымда булса, ә таләпчән тавышы колакта яңгырый сыман», — дип искә ала ул балачагын. Розалия Рафаэловнаның үзенә генә түгел, башка пионер, комсомолларга да таләбе зур булган, күрәсең. Туры сүзле, гадел, тугрылыклы, тырыш комсомолның хыяллары, планнары зурдан була. Анысы турында соңрак язып үтәрмен.

Ә хәзер яшьлек тарихына күз салыйк. Шул еллар аны яшьлек мәхәббәте, гомерлек юлдашы белән дә очраштыра, таныштыра. Розалия апа урамдашы Әнәс Мирзаяновичка әле дә рәхмәтле. Ни өчен дисәң, ул кавыштыра бит аларны. 1966нчы ел була бу. Әнәс Мирза улы, ялгышмасам, 10 сыйныфта, Розалия апалар 9да. «Бүгенгедәй хәтеремдә. Илфатыбыз — җиденче бала туды. Бәбәй чәе көне. Кунаклар таралып, өйне тәртипкә салганнан соң, Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романын укып утырам. Дустым Әнәс чакырып чыгарды. Ул мине Морт авылы егете — дусты Нуршат белән таныштырасы килү турында сүз башлады. Мин күпме генә каршылык күрсәтсәм дә, язмыш үзенекен итте. 1966 елның 6 марты көнне без зур концерт куйдык. Шул көнне Нуршат мине беренче мәртәбә озатып кайтты. Кесәмә 8 март бәйрәме белән котлап, открытка салды. Кояш рәсеме ясалган иде аңа. Ә минем беренче мәртәбә открытка язуым аның туган көненә булды. Өч туган абыйсы Габделфәт Нуршатның туган көненә мәҗбүриләп открытка яздырды. Артист рәсеме төшерелгән открытка иде ул. Бүгенгедәй хәтеремдә. Шуннан Юраш белән Илмәт арасында мәхәббәт хатлары йөри башлады. Еш кына Нуршат чаңгы белән килә торган булды. Элек андый араларны чаңгы белән узу гадәткә кергән иде. Тормыш безне шулай чыныктырган, күрәсең», — дип искә ала яшьлек елларын Розалия апа. Ике яшь йөрәк көннән-көн якыная, бер-берсенә тартыла.

Ярата белү — үзе зур бәхет. Бу үзе — зур батырлык. Ап-ак карлар яуган чакта, аларның сөю гөле чәчәк аткан, дуслар. Ә ул гөлнең чәчәгенә исереп, бу егет белән кыз, сөюне йөрәкләренә бикләп, гомерлеккә бергә калганнар. Шатлыклар да, тормыш авырлыклары да уртак. 9 сыйныфта укыганда, инде һөнәрләр сайланган, һәркем хыял диңгезендә йөзә. Ә бит ул хыялларны тормышка ашыру күпме тырышлык, ихтыяр көче, сабырлык, түземлек таләп итә. 10 сыйныф укучылары — Әнәс, Морт егете Нуршат, сыйныфташлар Розалия Галиева, Закирова Әлфинур, Нуриәхмәтова Зөлфирә — барысы бергә табиб булырга хыяллана. Тик менә мәктәп физика дәреслегенә кытлык кичерә, дәреслек җитми мәктәптә, ә укырга кергәндә физикадан имтихан бирергә кирәк. Менә шушы авыр хәлдән чыгара Розалиянең дусты — Нуршат. Ул тулы сыйныфка җитәрлек дәреслек алып килә. Бу елларда сыйныфлар зур, 30-40ар бала була. Өстәвенә паралель сыйныфлар. Ә инде китаплы булу — зур бәхет. Бу көннәрдә дус кызлар өчен моннан зур бүләк булмый. Алар рәхәтләнеп укытучы Дамир абый белән физика өйрәнә башлыйлар. Үзләштереп бетерелмәгән материал факультатив дәресләрдә үзләштерелә. Абыйлары да икенче авылдан — Атаудан булуга карамастан, вакытын кызганмый, кичләрен килә мәктәпкә, озаклап утыра алар белән. Урыннары җәннәттә булсын. Алар бергәләп, бар авырлыкларны җиңеп, имтиханны 10 сыйныфта "5«гә тапшыралар. Тик менә хыяллары гына тормышка ашып бетми. Кайчандыр бухгалтер булырга хыялланган Розалия, тумыштан сукыр булып туган энесе Илфатны күзле итү өчен, табибә һөнәрен сайлый, табиб булырга хыялланган Нуршат, әтисе фикеренә колак салып, авыл хуҗалыгы институтына китә, Әнәс шулай ук, укытучылар династиясен дәвам итеп, физика-математика факультетын сайлый. Аларның юнәлешләре төрле булса да, Әнәстән кала, бөтенесе дә Казан шәһәренә юл тота. Тормыш сукмаклары бер. Кызлар бергәләп медицина институтына керергә имтихан тапшыралар. Ә менә Юраш мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаган Розалия бары бер имтихан, ул да булса физиканы гына тапшыра. «Мин остазым Дамир абыйга мең рәхмәтле. Беренче имтиханым физика булды. Факультатив дәресләрендә каралган мәсьәләгә охшаш иде мәсьәләсе. Бик авыр булды ул. Яза-яза 4-5 бит тутырганым хәтеремдә. Имтихан алучы бик мактады үземне. Хәтта укытучымның исем-фамилисен дә сорап калдылар», — дип искә ала ул. Шушы юлларны язганда, остазы Дамир абыйның да әйткән сүзләрен язып үтәсем килә: "... Укытучы булып эшләгән вакыт хәтеремә иң якын еллар буларак кереп калган. Физиканы укучыларга яратып укыттым. Минем һәм коллегаларымның тырышлык нәтиҗәсе булгандыр инде, унынчыны тәмамлап чыкканнарның яртысы диярлек югары уку йортларына керә иде. Бу — зур күрсәткеч. Укыту процессында күңелле, шатлыклы вакыйгалар шактый булды. Шулардан берсен генә телгә алып китәсем килә. Укучым Розалия Галиева Казан медицина институтына керү имтиханын физикадан "бишле«гә тапшырган да, медаль иясе буларак, башка фәннәрдән тапшырып тормыйча, укырга кабул ителгән. Мине урамда очраткач: «Дамир абый, сезгә зур рәхмәт инде, имтихан кабул итүче мине «батырырга» әй тырышты, өстәмә сораулар биреп йөдәтте, бөтенесенә чатнатып җавап бирдем. Соңыннан физикадан кем укытуы белән кызыксынды, Сезнең фамилияне хәтта блокнотына язып алды, бәлки, берәр бүләк бирерләр әле», — дип шатлыгын уртаклашты.

Чыгарылыш укучыларым арасында төрле һөнәр кешеләре: мөгаллимнәр, табиблар, инженерлар, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре һ.б. бар. Бу үзе зур шатлык түгелмени?" Әйе, укытучы өчен моннан да зур шатлык юктыр, мөгаен. Мин, шәхсән үзем, Дамир Хуҗиевичны укытучы буларак бик аңлыйм, исән булса чып-чынлап аның шатлыгын уртаклашыр идем.

Шулай итеп, кызлар-егетләр — бары да югары уку йортларында укый башлыйлар. Тормыш җиңел түгел, укулары да рәхәттән бирелми, бигрәк тә медицина юнәлешендә. Тормышта төрле вакыт була. Гаҗизләнгән вакытлары да аз булмый, әлбәттә. Уку өлкәсендә дә, шәхси планда да проблемалар туа тора, адәм баласы, мөмкин булганча, чишә тора. Менә шул мизгелләрдә, гаҗизләнгән чакта, «нишлим?» дигән сорауга җавап эзли башлыйсың. Шул сорауны да бирдем мин табибәгә. Ул җавабында: «Бары үз-үзеңә ышанырга, үзеңә ныклы бер киңәш бирергә кирәк: бирешмәскә. Өмет уты кайчак сүнә шул ул. Ирешә алмаган хыяллар аз булмый тормышта. Минем хыялым бухгалтер булу иде. Энекәшем Илфатның тумыштан сукыр булып тууы минем хыялларымны үзгәртте. Аны күзле итү теләге җиңеп чыкты һәм мин врач һөнәрен сайладым. Икенче курста укыган вакытта аны Казанга операциягә алып бардым. Кызганыч, операция уңышсыз чыкты. Шул вакытлардан ук инде мин шул девиз астында яши башладым. Шул «бирешмә» дигән сүз хыял-өметемә канат куйган кебек булды. 1984 елда мин энемне Архангельскийга тагын операциягә алып бардым. Аллаһыма мең рәхмәт, бу юлы операция уңышлы чыкты: бер күзе күрә башлады.

Җиңел түгел яшәү. Тик шулай да көчсезлек белән күрешергә туры килмәсен берәүгә дә. Юлларыгызда, дәрт-дәрманнар салып, шушы «син бирешергә тиеш түгел» дигән фикер һәрчак алдан барсын».

Менә шул девиз астында яши Розалия Рафаэловна һәрчак һәм 1973 елда, институтны тәмамлап, Лаешның Үзәк хастаханәсенә юллама ала. Эпидемиолог булып эшли башлый. Бер елдан баш табиб итеп Какшанга күчерелә. Аңа монда стоматологиядән тыш барлык юнәлешләрдә дә эшләргә туры килә. Бер сүз белән әйткәндә, чыныгу мәктәбе уза ул монда.

Алабуга районы, шәһәренең төп күз табибы Зоя Петровна аның кырында булып, эш нәтиҗәләрен күреп киткәннән соң, Идеал Шагаипович Минсадыров, Алабуга районы үзәк хастаханәсенең баш табибы, аны үз янына ала, аңа окулист вазифасы йөкләнә. 1979 елда, яңадан курслар үтеп, Зоя Петровна кул астында күз табибы булып эшли башлый. 2023 елның 30 ноябрендә табиб эшенә нокта куеп, лаеклы ялга чыга. 52 еллык эш тәҗрибәсе. Заяга узмаган гомер. Розалия Рафаэловнаның хезмәтен авырулар гына түгел, югары даирәләр дә вакытында тиешенчә бәяли.

Күпләгән мактау кәгазьләре, исемнәре, шул исәптән Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе «Сәламәтлек саклау отличнигы», ә инде 2022 елда Татарстан Республикасының Атказанган табибы исеменә лаек була ул.

Уйлый калсаң... Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган табибә ул. Ак яулыклы фәрештә... Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр икәнен барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Юкса, авыр, җаваплы эш ул табиб һөнәре, алар кулында — кеше гомерләре! Авыруларны сихәтләндереп, аларның газапларын җиңеләйтеп яшәү — алар өчен зур куаныч. Ә бит шушы ак халатлы олы җаннарның хезмәте, чыннан да, фронтка тиңләрлек.

Берсүзсез, бу фронт бары тик җиңүләрдән генә торырга тиеш. Ә җиңү ул — кеше гомере. Гиппократ антына тугры калып, авыруларга зыян һәм гаделсезлек кылудан тыелып, гомерләрен саф, керсез үткәрүне үз бурычлары итеп саныйлар алар. Ходайның һәр бирмеш көнендә (яллардан кала) хастаханәгә атлап керүгә, баш-аяклары белән эшкә чумалар. Һәр көне ординаторлар бүлмәсендә авырулар тарихы белән танышудан башлана эшләре. Аннан инде обход. Обход вакыты — авыруларның тәнен, күңелен генә түгел, ә җанын да дәвалау, аларның күңеленә юл табу. Авыруның күңеленә юл табудан, җанын дәвалаудан да авыр нәрсә бар микән бу һөнәр иясе өчен.

Әйе, һәр кешенең үз холкы, үз фигыле. Берәүләр тупас, холыксыз, чыдамсыз; икенчеләре сабыр, булдыклы, ихтыяр көчле. Ә менә шушы алиһәләр авыруларның һәммәсенең күңеленә, аңына барып җитәрлек җылы сүзләр, файдалы киңәшләр таба беләләр. Әхлак нормасы аларның яшәү рәвешенең нигезе булып тора. Һәр әйткән сүзләре, кыласы гамәлләре, атлыйсы адымнары алдан уйлап куелган аларның.

Эш урынында гына түгел Розалия Рафаэловна, гаиләдә дә үрнәк, балалары, оныклары, оныкчыклары (алар инде икәү) өчен газиз, кадерле, аларны ихлас күңелдән яратучы Әни; оныклары, оныкчыклары өчен Дәү әни; күргәнебезчә, туганнары өчен зур терәк, киңәшче, сердәшче.

Ничек кенә булмасын, кеше бер урында гына тора алмый шул... Ел артыннан еллар үтә. Кышлар язлар белән алышына. Чәчләргә инде бәсләр куна, шулай да канәгать ул гомер көзеннән. «Әйе, картаела инде әкрен генә, күңелләр дә инде нечкәрә. Үткән юлларыма борылып карыйм, ә бит алар бер дә буш түгелләр. Елатты да тормыш, көлдерде дә, бәгырьләрне телде кайчакта. Әле дә Раббым яшәремә өмет бирә, өмет учагын әле сүндемәбез тигез булган чакта, Аллаһы боерса. Вакытында давылларга каршы бардым, яшәр өчен туганыма ышанып яшәдем. Янәшәмдә якын кешем — Нуршатым, балаларым — Илнарым, Ринатым булды, бернидән дә шуңа курыкмадым», — дип дәвам итте ул фикер йомгагын.

Сизәсезме, тоясызмы, дуслар, гомер аты ничек ашыга, аның чапканы хәтта сизелми дә. Айлар арты еллар уза, маңгайларда сыр арта. Розалия апа да кайчан гына бер кайгысыз сабый булган. Олы юлга басып, язмыш йөгәнен кигәннән соң, инде күпме гомер узган. Алга-артка карамыйча тарткан ул тормыш йөген. Әйе, тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайчак бәхет диңгезендә йөзәсең, ә кайчакларда кайгы күлләренә чумасың. Кайчакларда шатлык яңгырында коенасың, ә кайчагында язмышларның ачы җилләрендә түзә алмый җиргә сыгыласың. Адәм баласына бөтенесен дә татырга туры килә.Тормыш бит ул көрәшләрдән тора, шатлык-кайгысы да алышынып килә. Миңа калса, икесен дә кичергәннәр генә гомеренең бик тә кадерен белә. Розалия апага барысын да күрергә туры килә. Димәк, ул — тормышның ямен, тәмен татып яшәүчеләрнең берсе.

Бүгенге көндә лаеклы ялда ул. Әмма тормыш тукталмый, дәвам итә. Каралты-кура тулы умарталары, малы һәм башкасы. Сөйләп тә, әйтеп тә бетерә торган түгел... Тик менә вакытны гына туктатып торып булмый. Шушы көннәрдә Розалия апа үзенең 75 яшьлек юбилеен каршылый.

Язмамны йомгаклап, бу олугъ шәхес турында нәрсә генә әйтсәм дә аз булыр сыман. Бары бер «Рәхмәт» сүзе белән чикләнәм. Көндәлек тормышта бик гади, баналь рәвештә яңгыраган әлеге «рәхмәт» сүзе үзенә зур мәгънә һәм хисләрне сыйдыра.

Хөрмәтлебез безнең, бүгенге көндә пациентларыгызның сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләрен бернинди дә бүләк алыштыра алмас. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәк булуыгыз, авыруларны савыктыруыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт. Юлыгызда үтә алмаслык сынаулар очрамасын берүк, сау-сәламәт булып, балаларыгыз бәхетенә сөенеп, оныклар шатлыгына уралып, гаиләләрегез белән тигезлектә, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев