Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

6-12 декабрьгә йолдызнамә

Укчыларга эштә кайбер кемсәләрдән акыллырак булуыгызны күрсәтергә җай чыгар, Сукоярларга экономиягә өйрәнергә кирәк булачак. 

Кучкар (21.03 — 20.04) Хискә азрак урын биреп, күбрәк эшләргә. Бу атнаның төп девизы бу. Шулай икән, озакламый кесәнең калынаеп китүенә сөенеп бетә алмаячаксыз. Өстәвенә әле атна ахырында кирәкле бер кеше белән очрашып, бик мөһим бер мәсьәләне хәл итеп куячаксыз.

Үгезбозау (21.04 — 20.05) Кемнәрнеңдер хәленә керергә теләп, башыгызны авырттырмагыз. Тырышканыгызның кадере булмаячак. Эштә үзегезгә бер четерекле мәсьәләнең очына чыгарга туры килер. Хафаланасы юк: тиз генә барысын да бик оста хәл итеп, җитәкчегезнең мактау сүзләренә күмеләчәксез.

Игезәкләр (21.05 — 21.06) Берничә атна буе күңелегезне тынгысызлап килгән бер проблемадан, ниһаять, котылачаксыз. Әйтергә кирәк, хәйлә һәм зирәклек белән. Эштә әкренләп кенә максатыгызга ирешеп киләсез бугай. Бер үк вакытта сөендерә дә, бераз көендерә дә торган яңалык ишетерсез.

Кысла (22.06 — 22.07) Бердәнберегез, үзегезне бәхеткә күмеп бик шәп сюрприз белән сөендерер. Тик менә эштә генә берникадәр буталчыклык хөкем сөрер кебек. Сәбәбе аңлашылгач, барысы да үз көенә кайтыр үзе... Инфляция котыра, дип авыз суын корытсалар да, акча мәсьәләсендә кыенлык булмас.

Арыслан (23.07 — 23.08) Тормыштан тәм табып, һәр нәрсәдән зур канәгатьлек хисе алып яшәү чоры. Күңелегезгә хуш килмәгән бер генә әйбер дә булмаячак. Шул ук вакытта сәламатлегегез дә, тьфү-тьфү, тел-теш тидергесез. Пандемия чорындагы кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышасыз, шуңа шулай!

Кыз (24.08 — 22.09) Кайчандыр башлап ташлаган эшегезнең очына чыгу өчен искиткеч уңайлы атна. Җитмәсә, искиткеч уңышлы килеп чыгачак әле ул. Сак булыгыз: Яңа ел алды акцияләренә алданып, өч тиенгә яраксыз әйбер сатып алу куркынычы бар.

Үлчәү (23.09 — 23.10) Өс-башны карау, йөз-кыяфәтне тәртипкә китерү өчен әйбәт чор. Яшерен-батырын түгел: эшнең көйле баруы, кешеләр белән уртак тел таба белү матурлык, пөхтәлектән дә тора. Ял көннәрендә бер дустыгыздан әйбәт кенә хәбәр килеп төшәр.

Чаян (24.10 — 22.11) Атна башында үзегезне кызыклы гына хәл көтә. Кызыклы дип, үзегезгә әйбәт кенә файда китерәчәк ул. Эштә сезнең осталыктан көнләшүчеләр барлыкка килер. Иң әйбәте — аларны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышу.

Укчы (23.11 — 21.12) Эштә кайбер кемсәләрдән акыллырак булуыгызны күрсәтергә җай чыгар. Бу хәл сезне бер башка үстереп җибәргәндәй итәр. Атна ахырында нәни генә бер бүләк үзегезне иң бәхетле кеше итеп сизүгә китерер.

Кәҗәмөгез (22.12 — 20.01) Ял итү теләге пәйда булыр. Эштәге, өйдәге киеренкелек һәм ыгы-зыгы кайтавазы бу. Күпкә түзгәнне, азга түзегез — бик тиздән барысы да көйләнәчәк.

Сукояр (21.01 — 19.02) Экономиягә өйрәнегез — акча мәсьәләсендә кыенлыклар булмаса да, күздә тотылмаган чыгымнар килеп чыгарга мөмкин. Атна башында ярдәм сорарга мөмкиннәр. Әмма дустың дус булсын, хисабың дөрес булсын — менә сезгә шул.

Балык (20.02 — 20.03) Эштәге бәхәс сезнең файдага хәл ителеп куячак. Акча кереме дә артачак. Бу исә күп кенә проблемалардан котылу мөмкинлеге бирәчәк. Өйдә дә элекке киеренкелек юкка чыгып, искиткеч җылы мөнәсәбәтләр урнашачак.
Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X