Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

6 нчы микрорайон ничек яши ?

Шәһәрдә территориаль җәмәгать үзидарәләре, күп фатирлы йорт рәисләренең торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм идарәче компания вәкилләре катнашында алтынчы тапкыр утырыш булып узды. Бу юлы алтынчы микрорайонда урнашкан 2 нче ТҖҮ үзенең проблемалары белән чыкты.

Утырыш башланыр алдыннан, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директорының урынбасары Ольга Михайлова шәһәрдә төзекләндерү буенча гомуми мәсьәлә турында сөйләп бирде, шәһәр поликлиникасы язмышына кагылып, бу учреждениенең элеккечә пациентларны кабул итәчәген билгеләп үтте.

Шунысын әйтергә кирәк, алтынчы микрорайонда яшәүче алабугалыларны төрле сораулар борчый - подвалларда канализация торбаларын алыштыру, йорт янындагы территорияләрне тәртипкә китерү, квартал эчендәге юлларны асфальтлау, йортларны капиталь төзекләндерү, ишегалдына автомобильләрне кую.

- Без һәр сорауны чишәргә тырышырбыз. Теләк һәм мөмкинлек бар, әмма күп нәрсә бездән тормый. Мәсәлән, мин эшнең 50 процентын хәл итә алам, калганы - алабугалыларның үзләреннән тора. Эскәмияләр, чүп савытлары куярга мөмкин - тик озаккамы соң? Мисалга, без куйган эскәмияне икенче көнне үк шушы микрорайон кешесе килә дә, каерып ала. Аннан соң үзе үк зарлана башлый, янәсе, ул эскәмия куюларын сораган булган, ә ул ватык булып чыккан. Шулай итеп, бу кеше шәһәр администрациясенә, идарәче компания үз ишегалдын карамый, дип җиткерергә тырыша. Яисә икенче берәү агачны кисеп алу турында гариза белән килә, аның артыннан ук ун кеше шул агачны калдыруларын таләп итә, - ди "Жилкомфортсервис" идарәче компания директоры Руслан Галәутдинов.

Автомобильләрне тротуар һәм газоннарга куюга килгәндә, ул шундый мисал китерде:

- Төзүчеләр урамы буенча урнашкан 12 нче йорт ишегалдында бу проблема чишелгән. Бу күпфатирлы йорт советының рәисе яшел зонада торган машиналарны фоторәсемгә төшерә һәм фотоларны районның башкарма комитетындагы муниципаль тикшерү бүлегенә җибәрә. Анда тәртип бозучыга карата төзелгән беркетмә административ комиссиягә җибәрелә һәм кешегә шунда ук штраф язуы килә. Ике ай дәвамында шундый фотоларны яудырып кына торалар һәм хәзер бу мәсьәлә тулысынча хәл ителгән.

Шундый һәм башка мәсьәләләр бер алтынчы микрорайонга гына түгел, башкаларга да хас һәм Ольга Михайлова белдерүенчә, күп фатирлы йорт советы рәисләре белән очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. Очрашу ахырында күп фатирлы йорт өчен җаваплы кешеләрнең үз ишегалдын төзекләндерү буенча аеруча актив эш күрсәткәннәренә мактау грамоталары тапшырдылар.

Алия СИРАЕВА Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев