Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ачык Алабуга”: 4 ел эчендә 100 меңнән артык хәл ителгән мәсьәлә

Дүрт елга якын безнең шәһәрдә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне уңайлы һәм тиз арада хәл итү өчен “Ачык Алабуга” проекты эшли.

“Ачык Алабуга” бердәм авария-диспетчерлык хезмәте үз эшен 2016 елның 3 мартында башлады. Бирегә 5-82-22 телефоны буенча ТКХ хезмәтләре күрсәтү буенча гражданнардан барлык мөрәҗәгатьләр килә.

– Беренче чиратта без системага гаризалар кертү, үтәлгәннән соң аларны  ябу өчен җавап бирәбез. Онлайн режимында сез нинди гаризалар һәм нинди адрес буенча килүен, шулай ук аларның статусын күрә аласыз – “үтәлгән”, “ябык”, “кире алынган”, алар я хаталы кабул ителгән, я дөрес формалаштырылмаган була. Материал яки эшче көчләр булмау сәбәпле, эшләре кичектерелгән гаризалар да бар, – ди баш диспетчер Нелля Галанина.

Сүз уңаеннан, гаризалар ике төргә бүленә – авария хәлендәге һәм агымдагы. Һәрберсенең үз норматив үтәү вакыты бар. Авария хәлендәге гаризалар регламент буенча 3 сәгать дәвамында башкарыла, ләкин, кагыйдә буларак, подрядчы оешмалар аларны бер сәгать эчендә үтәргә тырыша. Әйтик, кайдадыр түбәдән су ага яки су белән тәэмин итү системасында авария булган. Агымдагы гаризалар өч эш көне дәвамында башкарыла – гомуми файдаланудагы урыннарда яктырту, йорт яны территориясен, подъездларны җыештыру, төзекләндерү.

Халык аеруча еш салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, җылыту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Сезонлы заявкалар бар. Мәсәлән, җәен салкын су басымы кимесә, көзен һәм кышын, җылылык бирү вакытында, җылылык һәм кайнар су белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны арта.

Искәртеп үтик, “Ачык Алабуга” барлык хезмәтләр, идарә итү компанияләре, ресурслар белән тәэмин итүче һәм подрядчы оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Бер генә гариза да игътибарсыз калмый. Диспетчерлар тәүлек буе эшли. Тәүлегенә 150гә якын мөрәҗәгать керә. Әйтик, эш сыйфатсыз башкарылган яки бөтенләй башкарылмаган икән, гариза эшләп бетерү өчен кире кайтарыла.

– Нелля Сергеевна, иң элек гариза сезгә килә. Аның алдагы язмышы нинди?

– Гариза эшкәртелә, аннары идарәче компаниягә җибәрелә. Ул, үз чиратында, подрядчы оешманы билгели. Алга таба, проблемага карап, гариза слесарь-сантехникка, электромонтер, яки балта остасы һ.б. белгечләргә китә. Гариза заказ-наряд яки акт белән ябыла, аны кеше үзе имзалый. Аңа, әйтик, слесарь-сантехник килә, һәм әгәр кешене барысы да канәгатьләндерә икән, ул актка кул куя, һәм хезмәткәр үз подрядчы оешмасында хисап тота. Алга таба гариза шул ук юл уза, бары тик кире эзлеклелек буенча гына. Идарәче компания мәгълүматны “Ачык Алабуга”га җибәргәч, без гариза бирүчегә шалтыратабыз, проблема хәл ителдеме, дип сорыйбыз. Әгәр дә кеше барысы белән дә килешсә, гариза ябыла.

– Гаризаларны күпме кеше кабул итә?

– Эш көне дәвамында – өч кеше. Эш көнем – сәгать 8дән 17 сәгатькә кадәр, кызларда 2/2 сменалы график – 12 сәгать эшлиләр, кичке сәгать 19нан иртәнге 7гә кадәр. Интернет аша эшли торган күп каналлы телефоныбыз бар. Кайчагында халык безгә шалтыратып булмый, дип зарлана – линия буш түгел яки трубканы алучы юк. Өч линия дә буш түгел икән, бу вакытта дүртенче абонент шалтыратса, аның телефонында бары озак көтү гудоклары гына барачак. Әгәр абонент сабыр гына көтә икән, ул шалтырата алачак. Шалтыратучының барлык мәгълүматлары теркәлә, сөйләшү язылып бара. “Ачык Алабуга” диспетчерлык хезмәте шулай ук индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечләрен дә кабул итә – һәр айның 21-24 числосында. Бу көннәрдә алты диспетчер эшли. Кеше күрсәткечләрне көндез яки кич тапшыра алмаса, төнлә дә шалтыратып була. Хезмәт тәүлек буе эшли.

5 декабрьгә системада 112094 гариза теркәлгән, шуларның 111298е үтәлгән.

Халык гаризаларны 5-82-22 телефоны буенча гына түгел, ә “Ачык Алабуга” сайтында да бирә ала – openelabuga.ru. Моның өчен фатир хуҗасы анда теркәлергә тиеш. Кеше сайтта  гариза бирә һәм аның үтәлешен күзәтеп бара. Ул шулай ук башкарылган эшләр турында шәрехли һәм эшләнелгән эш турында үз фикерләрен белдерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев