Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аек акылны кайгыртып

2017 елның 29 июленнән №278-ФЗ Федераль закон белән Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында Кодексы 2018 елның 1 гыйнварыннан яңа маддә белән тулыландырылган.

Алабуга шәһәр прокуроры урынбасары Алсу Сәләхетдинова хәбәр итүенчә, әлеге Кодексның 14.17.2 маддәсе буенча, Россия Федерациясе территориясендә этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияне җитештерүе һәм әйләнешен дәүләт җайлавы һәм алкогольле продукцияне, шул исәптән Евразия икътисадый берлеге товары булган продукцияне куллануны чикләү турында законнарга туры китереп маркирланмаган алкоголь продукциясен  Россия Федерациясе территориясендә йөрткән өчен физик затлар административ җаваплылыкка тартыла.   Югарыда әйтелгән алкоголь продукциясен Россия Федерациясе территориясе буенча физик затларның бер кешегә 10 литрдан да артмаган күләмдә йөртүе искәрмә булып тора.

Гаепләнүчеләргә карата, административ хокук бозулар сәбәбе булган продукцияне тартып алу белән бергә, өч мең сумнан биш мең сумга кадәр күләмдә административ штраф кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев