Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акчаны янга калдырып буламы?

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазен алгач, күп кенә алабугалыларны борчу баса: әле саннар үзгәрә, әле яңа юллар барлыкка килә.

Редакция хезмәткәрләренә бу турыда зарны күп ишетергә туры килә. Түләүләрне бераз киметеп булмыймы икән соң?

Тиеннәрне кысып тотсаң

Коммуналь түләүләрне нинди ысуллар белән киметеп була:

Беренчесе: ташлама алу. Гаиләгезнең ТКХ хезмәтләре өчен түләүдә ташламага хокукы бармы, шуны белегез.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен 50 процентка ким түләүчеләр:

- Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм Ватан сугышында катнашучылар;

- инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр;

- хезмәт ветераннары;

- ТР дәүләт бүләкләрен алган затлар.

Моннан тыш, 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр 30 процентка ким түли;

Икенчесе: акчалата ярдәм ( субсидия) алу. Гражданнарның ачалата ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алу хокукы РФ Торак Кодексының 159 маддәсендә теркәлгән.

Субсидия торак фондында яшәүче затларга милек төренә бәйсез рәвештә бирелә. Гражданнарның торак бүлмәсе һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме моңа китә торган чыгымнарның мөмкин булган дәрәҗәсеннән артып китсә, ягъни гаиләнең айлык уртача кеременең 21 процентын алып торса, торак бүлмәсе һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия бирелә. Ул 6 айга билгеләнә.

Бу уңайдан халыкка социаль ярдәмнең башка чаралары да бар:

- 2005 елдан халык тарафыннан торак-коммуналь комплексы оешмалары хезмәтенең икътисади нигезләнгән бәясен 100 процент түләүгә күчү нәтиҗәсендә түләүнең мөмкин булган дәрәҗәсе артуга карап гаилә кеременә бәйле рәвештә бирелә торган субсидияләр;

- нормадан тыш торак мәйданына ия һәм җан башына уртача кереме 3200 сумнан артмаган гражданнарга нормадан тыш торак бёлмьне жылытуга субсидия;

- фатир буенча җылыту системасын урнаштыруга субсидия;

- гражданнарга, электр энергиясен исәпләү җиһазларын куйдырган өчен, гаилә кеременә бәйле рәвештә, бер тапкыр бирелә торган субсидия.

Өченчесе: "артык" кешеләрне теркәүдән чыгару. Торак бүлмәсендәге һәр кеше өчен коммуналь хезмәтләр күрсәтелә. Экономия ясыйм дип, өйдәгеләрне исәптән төшереп булмый, билгеле, әмма сездә теркәлеп, үзләре күптән башка урында яшәүчеләр дә юк түгел. Бу очракта алар белән мәсьәләне хәл итәргә кирәк: алар исәптән алына яки фатир өчен түләүгә билгеле бер өлеш кертә.

Дүртенчесе: өйдә булмаган очрак өчен түләүне яңадан исәпләтү. Сәяхәттә еш була, вахта белән йөреп эшли, яисә ике шәһәрдә торучы гражданнар, торактан вакытлыча торакта файдаланмаганда, коммуналь хезмәтләрнең аерым төрләре өчен кимрәк түли ала. Хөкүмәтнең "Шәхси исәпләү приборлары куелмаган торак бүлмәсендә кулланучы вакытлыча яшәмәгән очракта, коммуналь хезмәтләрнең аерым төрләре өчен түләүне яңадан исәпләү тәртибе" Карарының 8 башламында әйтелгәнчә, кайбер коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләүгә гариза язарга мөмкин. Гаризага кулланучының чыннан да торак бүлмәдә вакытлыча яшәмәгәнлеген раслый торган документлар, шулай ук шәхси исәпләү приборларын кую өчен техник мөмкинлек булмау турында тикшерү акты теркәлергә тиеш.

Бишенчесе: ресурсларны экономияләү. Ташлама яисә субсидия алырга хакы булмаганнар өчен экономия юлы гына кала. Күпчелек кеше өчен аның нәтиҗәсе юк кебек тоела: бер-ике йөз сум аркасында, шулкадәрле мәшәкать. Шулай да, гамәлдә, гаиләдә экономия ысуллары системасын җайга салганда, коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең чиреген киметергә була.

ТКХ өчен түләүдә яңалык

Римма Хабибрахманова, Алабуга бердәм исәп-касса үзәгенең генераль директоры:

− 1 гыйнвардан коммуналь хезмәтләрнең гомумйорт хаҗәтләренә чыгымнар хәзер торак бүлмәне карап тоту өчен түләүгә кертелгән. Гомумйорт хаҗәтләренә бирелгән коммуналь хезмәтләр күләме, кулланучылар арасында тиешле коммуналь ресурсны куллану нормаларыннан чыгып исәпләнгән коммуналь хезмәтләр күләменнән артырга мөмкин түгел.

Гомумйорт хаҗәтләренә хезмәтләрнең атамасы үзгәрде - исәп кәгазеннән ОДН язуы юкка чыкты квитанциясеннәнстрока ОДН из счета-квитанции исчезла:

ОДН-салкын су - г/й (гомумйорт) тотуга салкын су (кв. м);

ОДН-кайнар су - г/й тотуга кайнар су (кв. м);

ОДН-электр белән тәэмин итү - г/й электр белән тәэмин итү (кв. м).

Кулланучы исәпләгеч күрсәткечләрен билгеләнгән вакытта тапшырмаса, коммуналь хезмәтләр өчен түләү 3 ай эчендә кулланылган коммуналь ресурсның уртача күләменнән чыгып билгеләнә. Алга таба түләү коммуналь ресурсны куллану нормасына карап, 1,5кә тигез булган күтәрү коэффициентын истә тотып таләп ителәчәк.

2012 елның 1 июленә кадәр йорт һәм фатир хуҗалары тотылган кайнар һәм салкын су, электр утын исәпләү җайланмалары куйдырырга тиеш иде. Алар урнаштырылмаса, бу коммуналь хезмәтләр өчен түләү нормативлардан чыгып һәм 1,5кә тигез булган күтәрү коэффициентын истә тотып билгеләнәчәк.

Экспертлар фикере

Рафаэль Сәләхов, "Технологик инженерлык системалары" ҖЧҖ директоры:

− Иң зур бәя безгә җылылык өчен килә. Аңа түләүне киметер өчен, җылыту җиһазларына көйләгеч куярга кирәк, һәм температураны үзегез җайлый алачаксыз. Күпчелек кемдер килеп эшләр дип көтә, әмма җылыту приборлары хосусый милек, хуҗа аның өчен үзе җавап бирә. Хәзер махсус элпә − изофол (күбекләндерелгән фольгаланган полиэтилен) сатыла, шуны батарея артына беркетәсең. Ул җылыны стена аркылы чыгармый, бүлмә һавасын җылыта.

Экономия ясыйм дисәң, шуны аңларга кирәк: идарәче компания (ИК) исәп саннарын түшәмнән алып куймый. Һәр йорт җылылыкны исәпләү җайланмасы белән тәэмин ителгән. Алар йортка киткән җылылык күләмен исәпли. Мин дә, күршем дә экономияләсәк, сизелерлек сумма җыела. Мәсәлән, 4 микрорайонда яшь гаиләләр яши торган йортларда без үзәктән температураны 20-22 градуска көйлибез. Эссе түгел, һәм алар җылылык өчен, 6 һәм 8 микрорайоннарда яшәүчеләргәт караганда, 40 процентка ким түли. Пенсионерлар өчен 25 градус җылылык аз - димәк, кирәгеннән артык чыгым дигән сүз.

9-, 12 һәм Танайка-2 микрорайоннары һава торышына көйләнгән приборлар белән җиһазланмаган. Капиталь төзекләндерү вакытында алар урнаштырылачак. җылылык ике мәртәбә кимрәк китәчәк. Капремонт көтеп тормаска да була. ИК йортның кабул ителгәндәге торышын саклый. Яхшыртырга кирәк икән, җиһаз куясы булса, яллап эшләтә. Йортта яшәүчеләр җыелып, һәр фатирдан 2 мең сумны җыяргамы әзерме-юкмы, үзләре хәл итә. Бу очракта ИК эшне оештыра, сезон эчендә йорттагылар ул ике меңнең бәясен кайтара. Алга таба уңайлы температурада һәм экономия белән яши.

Фатирны җилләтүгә җылылыкның 70 проценты китә. Пластик тәрәзәләр куйгач, торак җылына, ләкин дымлылык арта, микроклимат бозыла. Җилләтүнең үзәкләштерелгән системасы яхшы булыр иде, тик әлегә республикада ул юк.

Суны саклау өчен, яхшы катыштыргычлар кирәк, чөнки сез суның тиешле җылылыгын көйләгәнче, бер чиләк су агып китәргә мөмкин.

Кайнар су бәясе ике күрсәткечтән җыела: кулланылган су күләме һәм шуңа киткән җылылык. Мисалга, сез суның кайнар булуын телисез, әмма суынганда ул җылылыгын югалта һәм моны подвалда урнаштырылган исәпләгеч санап тора.

Михаил Рождаев, ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры:

− Кеше үзенә ни кирәген үзе билгели, нәрсә мөһимрәк: уңайлыкмы, экономияме. ТКХ хезмәтләреннән файдаланмасаң. Алар өчен түләмәскә була.

Су исәпләгечләре ресурс куллануны исәпләүнең элементы гына, алар ярдәмендә экономия ясап буламы - бу сорау кешегә кагыла. Ай ахырында фатирлардагы исәпләгеч күрсәткечләре гомумйорт күрсәткеченнән алына һәм калган зурлык билгеле була. Бу су кая киткән? Өзеклек булмаган. Тапшырылган күрсәткечләр дөрес түгел булып чыга. Гомумйортныкы дөрес, димәк, фатирларда тәртип юк. Ачыкланганча, кайдадыр дөрес әйтелмәгән, кададыр испләгечне туктатканнар, берәүләр аны бөтенләй алып аткан. Торакта яшәүчеләр, экономия ясыйм дип, закон бозуга да бара, газ һәм электр счетчиклары белән дә шулай ук эшләргә мөмкиннәр.

Бәя һәм сыйфат мөнәсәбәтен билгеләргә кирәк: уңайлы булсын дисәң, моның өчен түләргә кирәк. Җылыту чыганагын арттырырга теләүче кеше белергә тиеш: күпкатлы йортта бу рөхсәт ителми.

Һәр бүлмә өчен күпме җылыткыч келырга тиешлеге йортны төзегәндә үк үтәлә. Әгәр биш яки тугыз катлы йортларда төрле стоята батарея саны төрлечә икән, анда җылылык көйләнмәячәк - кайдадыр салкын, кайдадыр җылы булачак.

Җылылыкта экономия ясыйм дип, кайберәүләргә соңыннан чыгымнар тотарга туры килә. Мәсәлән, шәхси казаннары булган йортларда яшәүчеләр юеш һәм салкын подъездлардан, күгәректән зарланып килә. Үзәктән җылытылучы йортларда андый хәл юк, әмма алар күбрәк түли.

Көнкүрештә электр энергиясен саклауның 12 ысулы

1. "Ильич лампочкалары"н люминесценлыга алыштырыгыз: алар энергияне 5 тапкыр ким ала, хезмәт итү вакыты исә 6 тапкыр озаграк. Лампочкаларны кибеттә сатып алу хәерле, анда сыйфаты яхшырак.

2. Бәдрәф ише кечкенә бүлмәләрдә аз егәрлекле лампалар кулланыгыз (60 Вт).

3. Коридорда, стационар ут өзгеченнән башка, сенсорлы тапшыргыч куярга була - ут кеше кергәндә кабынып, кеше чыкканнан соң сүнәчәк.

4. Аерым урыннарны гына яктырта торган өстәл лампасы яки бра урнаштырырга була.

5. Бүлмәдән чыкканда, утны сүндерергә онытмагыз.

6. Көндеө тәрәзә пәрдәләре ачык торсын, артык ут яндырырга кирәк булмас.

7. Дизайнер фикеренчә, якты төсләрдәге тирәлек яктылык чыгымнарын якынча 10-15 процентка киметә.

8. Энергоэффективлык классы А дәрәҗәсеннән дә ким булмаган техникадан файдаланыгыз - бәясе тиз кайтарылыр.

9. Эшләп торомаганда, электр җиһазлары розеткадан алынган булсын.

10. Суыткыч ишеге һәрвакыт ябык торсын. Бәләкәй генә ярык та 20-30 процент энергияне артык ала.

11. Чәйнектә суны кирәк кадәр генә кайнатыгыз.

12. Тәрәзәләрне, балкон ишекләрен җылытыгыз. Җылыткыч кулланырга туры килсә, уңайлы температураны көйли торганын сайлагыз.

Суга чыгымнарны киметүнең 5 ысулы

1. Су исәпләгечләре урнаштырыгыз. Алар чыгымнарны 30 процентка киметергә булышыр.

2. Су куллана торган санитар һәм көнкүреш техникасын даими тикшереп торыгыз. Краннан су агып торса, кер юу машинасы төзек булмаса, күбрәк түләргә туры киләчәк. Тамып торган су аркасында бер айда 720 литр су югала.

3. Сантехниканың экономияле модельләренә игътибар итегез.

4. Контакктлы һәм рычаглы катыштыргычлар кулланыла торган суның 60 процентын экономияләргә мөмкинлек бирә.

5.Теш чистартканда кранны ябып тормасагыз, 2-3 минут эчендә 19 литр су акканын беләсезме? Савыт-саба юу машинасы елына 8-15 мең литр суга экономия ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев