Могҗиза белән янәшә
Районның "Яңа Кама" һәм "Алабуга Нуры" газеталары, Алабуга хәбәрләр бүлеге "Балаларга Яңа ел бәйрәме бүләк итик" дигән өр-яңа проект оештыра.
Бүген шәһәрнең балалар йортында һәм социаль приютта 50 дән артык бала тәрбияләнә. Кызганычка каршы, алар әти-әниләреннән бүләк алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Тик алабугалылар аларга чын бәйрәм оештыра ала. Балалар йорты директоры Елена Гырдымова әйтүенчә, шефлар һәм иганәчеләр, гади алабугалылар балаларны йомшак уенчыклар һәм баллы бүләкләр белән еш сөендереп тора. Соңгылары балалар өчен бик үк файдалы түгел, чөнки учреждениедә бик кечкенә сабыйлар да бар, ә аларда еш кына диатез барлыкка килә. Күп санлы йомшак уенчыклар белән дә ни эшләргә белмиләр - балалар алар белән бик уйнамый һәм уенчыклар күбрәк тузан җыеп ятарга мәҗбүр.
Балаларга акыл үстерү өчен уеннар, танып белү сәяхәтләре файдалырак булыр иде. Малайлар һәм кызлар аквапаркта булырга хыяллана. Балалар йортының анда баруны оештыру мөмкинлеге бар, бензинга һәм билетларга акча таләп ителә.
Малайлар бокс белән җитди мавыга, шуңа күрә алар боксер перчаткаларына, шлемнарга, кроссовкаларга куаначак. Әлегә мондый экипировка бары тик 17 яшьлек Руслан Жигаловта гына бар, шулай булгач ул хәзер балык тоту кирәк-яраклары һәм машина йөртү таныклыгы булдыру теләге белән яна.
Икенче класс укучысы Денис Плеханов пультлы машина турында хыяллана. "Машина ялтырап торырга һәм антенналы булырга тиеш", - ди ул. Кызларның матур буласы килә, шуңа күрә алар косметика, бижутерия һәм яңа көзгегә куаначак. Алар курчаклар турында да хыяллана. Тик хәзер модада булган "Барби"лар түгел, без уйнап үскән чын курчаклар кирәк аларга.
Малайларга спорт экипировкасы кирәк, ә яңа киемгә балаларның барысы да шатланачак, чөнки алар да бит кемнәндер калган киемне кияргә яратмый. Балаларга ничек ярдәм итәргә мөмкин булуын 7-96-50 телефоны аша балалар йортына шалтыратып белергә була. Алай гына да түгел, монда килергә дә мөмкин. Биредә сезне кадерле кунак итеп каршы алачаклар, ирешкән җиңүләре белән уртаклашып, картиналарын һәм кулдан эшләнгән әйберләрен күрсәтәчәкләр.
"Яңа йорт" социаль приютта әлегә тыныч - балалар санаторийга киткән. Ул арада, приют бинасында ремонт эшләре бара. Аның турында биредә инде күптәннән хыялланалар. Төзелеш эшләре серләрен учреждениенең барлык хезмәткәрләре үзләштергән. Төзелеш материалларының бер өлешен приют үз средстволарына сатып алган, спонсорлар да булышкан. Шулай да монда ярдәмнән баш тартмыйлар: Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтәргә зал әзер булсын өчен обойлар кирәк. Спонсорлар яңа кухня җиһазы сатып алу белән булыша ала.
Йортта ремонт барганда, приют балалары "Радуга" санаториенда күңелле итеп вакыт үткәрә. Алар Кыш бабайның туган көнендә - 18 ноябрьдә аңа хат язып җибәргәннәр. Бу хатларда социаль приютта тәрбияләнүчеләр нинди бүләк алырга теләүләре турында язган. Монда курчаклар, машина, уенчык автоматлар һәм тагын бик күп нәрсәләр бар. Балаларның күзләрендә очкыннар яна. Яңа ел алдыннан барлык хыялларның тормышка ашуына чын күңелдән ышаналар алар. Ә бу - безнең кулдан килә торган эш. Социаль приют телефоны - 3-29-14.
Һәм иң ахырдан - гаиләләреннән аерылырга мәҗбүр булганнарның гомуми теләген балалар йортында тәрбияләнүче Наташа Агафонова әйтеп бирде. "Яңа елга мине өйгә алсыннар иде. Без барыбыз да шул турыда хыялланабыз", - ди 13 яшьлек кыз.
Тормышта могҗизалар була, бары тик балаларга моңа ышанырга ярдәм итәргә кирәк.
Игелекле эшләр телефоннары
Балалар йорты: 7-96-50
Социаль приют: 3-29-14
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев