Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ала белсәң, бирә дә бел

Алабугалыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары 129 миллион сумнан артып киткән.

Кем белән генә сөйләшмә, хезмәт хакы, пенсия алгач, барысы да диярлек иң беренче итеп коммуналь түләүләрне түләп куя. Әмма арада төрле кешеләр бар шул. Матди яктан шактый хәлле, икешәр машиналары булган кешеләр дә вакыт юклыкны сәбәп итеп, ТКХ квитанцияләре буенча түләүне кичектереп килә.

Түләмәүчеләрне ачыклау, бурычларның җыелу сәбәбен белү максатыннан суд приставлары, идарәче компания, ТКХ департаменты һәм башкарма комитет вәкилләре бурычлылар фатиры буенча янәдән рейдка чыкты. Фатир хуҗалары көтелмәгән кунакларны кочак җәеп каршы алмады, әлбәттә. Кемдер көтелмәгән кунакларны караңгы йөз белән каршы алса, кайберләре ишекләрен бөтенләй ачмады.

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Нигъмәтуллин әйтүенчә, шәһәрдә әҗәте 5 мең сумнан арткан 3 136 фатир, 5 мең сумнан 25 мең сумга кадәр әҗәте булган 1 900 фатир, 25 меңнән 50 мең сумга кадәр әҗәтле 630 фатир, 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр бурычлы 377 фатир, 100 мең сумнан артык әҗәтле 229 фатир бар.

Алар арасында абсолют рекордсмен да бар: бу алабугалының ТКХ өчен әҗәте 294 мең сум тәшкил итә.

Фатирлар буенча рейдлар - түләмәүчеләр белән көрәшүнең бердәнбер чарасы түгел. Инде якын арада әҗәтне каплау максатыннан бурычлының милкенә һәм машинасына арест салыначак. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган 400 кешенең шәхси милкендә машина бар (һәм берәү генә дә түгел).

Җәйге отпуск вакытлары җитте. Алабугалылар да чит илгә ял итәргә барырга җыена. Тик аэропорка билет тотып йөгергәнче, бер кат бурычларың турында искә төшерергә кирәк булачак. Туктатсалар шунда ук түләрмен, дип уйлаучылар да ялгыша. Бурычлыга чит илгә чыгу тыелу турындагы карарны кире кайтару өчен 2-3 атна кирәк булачак. Суд приставларының әлеге гамәлне законга нигезләнеп башкаруын да онытмаска кирәк.

Эшне судка кадәр җиткерергә теләмәгән бурычлы алабугалы хезмәт хакыннан акчаны тотып калып, аны исәп-касса үзәгенә күчерүне сорап эш урынындагы бухгалтериягә гариза яза ала. Закон буенча мондый юл белән хезмәт хакының 50 процентын күчерү рөхсәт ителә.

Мәсәлән, үзәк район хастаханәсе үз хезмәткәрләренең 500 меңгә якын бурычын шулай кире кайтарган.

Шунысын да әйтергә кирәк, идарәче компания судка мөрәҗәгать иткән очракта, җавап бирүче дәүләт пошлинасы кебек чыгымнарны үзе күтәрергә тиеш булачак.

- ТКХ өчен бурычларны түләтүдә беренче уңышлар да бар: май аенда түләүләрне җыю 105 процент тәшкил итте. Бу - зур булмаса да, алга китеш дигән сүз. Шулай итеп, гомуми бурыч күләме 1 июньгә 132 миллион сумнан 129 миллион сумга кадәр кимеде, диде Руслан Нигъмәтуллин.

Тик бу әле бурыч дигән тауның меңнән бер өлеше генә. Коммуналчылар исә һәр бурычлыга барып җитәргә вәгъдә итә.

Фәридә Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев