Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга балаларыннан сириялеләргә бүләк

Мине "Яшь армияле" ("Юный армиец") дигән плакат җәлеп итте.

Әле кайчан гына шәһәр Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов теләктәшлеге белән, Балалар диңгез клубы директоры Аяз Галиев җитәкчелегендә (ул штаб җитәкчесе дә), "Яшь армияле"ләрнең Бөтенроссия патриотик җәмгыяви шәһәр оешмасы хәрәкәте старт алган иде.

Баксаң, мәгариф идарәсендәге мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры вазифаларын үтәүче Розалия Трофимова мәктәпкәчә учреждениеләр һәм уку йортлары җитәкчеләре, укучы балалар тарафыннан җыйналган бүләкләрне барлап, дуслык темасына төшергән рәсемнәрен махсус тартмаларга беркетү белән мәшгуль икән.

Менә тартмаларны автобуска төяү дә башланды. Бу эшкә тагын ярдәмгә килгән өлкән апа-агалары белән бергә, "яшь хәрби"ләр җиңнәрен сызгандылар, һәм "эх" иткәнче" тонна ярым гуманитар ярдәмне җыйнау пункты булган башкалабыз Казанга барасы йөкне әзер итттеләр. Аннан соң ул Екатеренбург аркылы Сириягә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев