Алабуга дәүләт автоинспекторлары «Белая трость» акциясе үткәрде
Акциядә катнашучыларның барысына да Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр һәм яктылык кайтаргыч элементлар таратылды.
«Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте» предприятиесе каршында урнашкан җәяүлеләр кичүендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте бюросы вәкилләре «Белая трость» дип аталган акция үткәрде.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 14.5 пунктын үтәүләрен, шәһәрдәге җәяүлеләр кичүләре алдыннан тиешле таләпләрне саклауларын тикшерде.
Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда инспекторы шулай ук кичүгә җитәрәк җәяүлеләр белән сөйләште, киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген аңлатты, тәүлекнең караңгы вакытында юл куркынычсызлыгын тәэмин итүдә моның әһәмиятле булуын тагын бер кат искә төшерде.
Акциядә катнашучыларның барысына да Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр һәм яктылык кайтаргыч элементлар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев