Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге үзенең һөнәри бәйрәмендә «Музейлар көне һәм төне» оештырды

Өлкәннәр дә, балалар да әлеге чараларда теләп катнашты.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге үзенең һөнәри бәйрәмендә зур чара оештырды, ул Ленин мәйданында үтте.
Өлкәннәр дә, балалар да әлеге чараларда теләп катнашты.


— Алабугада мәдәни мирасны буыннан-буынга тапшыру йоласы яши. Бу бик мөһим. Бездә 16 музей эшли, анда республикабыздан гына һәм безнең илдән генә түгел, чит җирләрдән дә туристлар килә. Шуңа да без Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко катнашында башланган хәрәкәтне бар көчебезгә хуплыйбыз, − диде район башлыгы урынбасары Олег Колпаков бәйрәмгә килүчеләрне котлап. 
Җылы котлау сүзләрен һәм теләкләрен Гөлзада Руденко да җиткерде. Музей эшчәнлеге белән ул инде 20 ел диярлек җитәкчелек итә.
Шәһәребезнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бәйрәмнең төп кунаклары булды. Алар «Музей һәм мәктәп» музей-мәгариф программасының башлангыч курсын тыңлаучылар булып тора. Бәйрәм программасында җыр-биюләр, конкурслар, уеннар тәкъдим ителде. Яр Чаллыдан балаларның «Земляничка» эстрада халык театры чыгышлары шат атмосфераны куәтләп торды.
— Безгә чара бик ошады, шәп булды. Балалар төрле конкурсларда катнашты, табышмаклар чиште, биеде. Артистларны да билгеләп үтәсе килә — булдыралар, − дип фикерләрен уртаклашты 30нчы балалар бакчасы тәрбияче Эльвира Гәрәева. 
Чара алдыннан Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге «Музейлар төне» халыкара чарасына кушылды. Шәһәр музейлары кичке алтыдан төн уртасына кадәр ачык булды. Аларның һәммәсендә кызыклы программалар, уеннар, осталык дәресләре әзерләнгән иде. 


Мәсәлән, Владимир Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музее кунакларны «Сәламәтлек» операциясе" интерактив программа белән каршы алды.
— Музей буйлап карап йөрү һәм мәгълүмат алу — ул бер, ә нинди дә булса өстәмә яңалык белеп, конкурсларда катнашу — бөтенләй икенче нәрсә, — диде әлеге музей директоры Наталья Крапоткина.
Беренче залда имче халыкның борынгы дәвалау серләреннән үзе белгәннәре, гореф-гадәтләр һәм шәхси зирәклеге белән бүлеште. 
— Өяз медицинасы музее безгә бик ошады, — ди Түбән Камадан Зоя Яковлева.
Залларның берсендә Владимир Бехтерев бүлмәсенең күренеше тәкъдим ителгән. Биредә музыка белән дәвалау сеансын узарга мөмкин булды. 
Надежда Дурова музей-утарында оештырылган кызыклы интерактив программалар саф һавада үтте. Биредә урыннар төрле өлешләргә бүлеп куелган иде — хатын-кызлар салоны, ир-атлар бүлмәсе, гусарлар урыны һәм солдатларның аш бүлмәсе. «Элиас», «Рифма», «Фант» кебек элек популяр булган уеннар тәкъдим ителде.


— «Элиас» — ул сүз уйнату. Уенчыда карточка була, анда язылган сүзне башкалар белеп алырлык итеп аңлатырга кирәк. «Рифма» уенында өстәл тирәли берничә кеше утыра. Бер уенчы сүз әйтеп, нинди дә булса әйберен икенче уенчыга бирә, әйберне алгач, ул әйтелгән сүзгә рифма табарга тиеш, шулай кайчагында тулы бер шигырь пәйда була, — ди музейның фәнни хезмәткәре Светлана Митрофанова.
Утарда шулай ук иске фильмнар һәм музыка бәйрәм мохите тудырды. Программа гусарлар урынында солдат боткасы һәм самовар чәеннән торган кичке аш белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев