Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга фермеры 2022 елда 22 тонна яшелчә үстергән

Шул исәптән — 17,2 тонна кыяр, томатлар — 5,5 тонна.

Дачалары булганнар кишәрлектә эш башлауны түземсезләнеп көткән арада, Тукмачев крестьян-фермер хуҗалыгы теплицаларында кыярлар чәчәккә бөреләнгән, томатлары ныгып килә. Фермерлар гаиләсе булачак уңышны февральдән үк кайгырта башлады.

Мәйданы 4800 квадрат метрлы зур һәм якты теплицада Валерий Евгеньевичның хатыны һәм кызы томат чәчеп йөри, КФХ директоры үзе чәчәк атып утырган кыярлар арасын чүп үләннәреннән арындыра иде.

Былтыр җыелган яшелчәнең тулаем күләме 22,7 тонна тәшкил иткән, шул исәптән — 17,2 тонна кыяр, томатлар — 5,5 тонна. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен, фермер 13 ел тырышкан.

— Без Апаска һәм Татарстанның тагын берничә районына барып, тәҗрибә алып кайттык. Аннан соң карар иттек тә фатирны, машинаны, офисны саттык һәм инвесторлар җәлеп итеп, төзелешне башладык. 2010 елда биредә бушлык иде, ләкин без машиналар китереп, коммуникацияләрне тоташтырдык, апрель-майда тулы кыйммәтле эш башланды, — дип искә ала Валерий Тукмачев.

Беренче елларда бик кыен була, ләкин тәҗрибә фермерларга булыша. Хәзер крестьян-фермер хуҗалыгында кечкенә күләмле технологияләр кулланыла.
Менә 13 ел инде, ире белән бергәләп, Вера Донова теплицада эшли. Җайга салынган тәртип буенча, февральдә чәчә башлыйлар, октябрьдә яшелчә сабакларын җыю белән эшне тәмамлыйлар.

— Җиңел булмаса да, җирдә эшләү миңа ошый. Уңышның үсүен карап куанам, — ди Вера Александровна.

КФХ үз эшен җәелдерә башлаганда, Тукмачевларның улы һәм ике кызы бәләкәй була әле, хәзер инде гаилә подрядына берләшкәннәр.

— Гамәлдә без монда яшибез. Әлегә атнасына ике тапкыр ял итә алабыз, озакламый ялның ни икәнен дә онытачакбыз. Кыярлар күпләп өлгерә башлауга, апрель, май, июньдә көн саен җыясы, — ди Вера Донова.

Фермерлар халык фаразларына, Интернет киңәшенә карамый, алар үз тәҗрибәсенә һәм квалификацияле агроном сүзенә таяна. Әлбәттә, алабугалылар өстәлендә тәмле һәм табигый яшелчә булсынга, ашламаларны артык кулланмыйлар.

Тукмачевлар үз йортлары янындагы кишәрлектә бәрәңге, суган, чөгендер һәм башка яшелчә утыртырга да өлгерә. Вера Александровна кышка дип помидор һәм керәннән кабымлык, томат согы, салатлар ясый.

Сүз уңаеннан:
Элегрәк 1 килограмм авырлыктагы помидор да үскән. Ул — «Изабель F1 Гавриш» сортыннан, бактериоз, альтернариоз кебек йогышлы авыруларга бирешми. Томатлар эсседә тиз җитлегә — кайвакыт фермер көненә 750 килограмм уңыш ала. Помидорларны кул белән сак кына җыялар.

ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев