Алабуга гаиләсе ТР Рәисенең кабул итү тантанасында булды
Кабул итү концерт программасы һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
ТР Рәисе Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү үткәрде. Алабуга районыннан бу тантанада Соколовлар гаиләсе катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә Әхәт кызы белән бергә Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә унынчы кабул итү үткәрде.
Чара башында республика үсешенә зур өлеш керткән һәм үз иленең лаеклы гражданнарын тәрбияләгән гаиләләр турында кечкенә фильм күрсәтелде.
Тантанага чакырылганнар арасында хезмәт династияләре, гаилә тормышы юбилейларын билгеләп үткән, тәрбиягә бала алган парлар бар иде.
Республика Рәисе чыгышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда лаеклы гаиләләр шактый, ә бу тантананың кунаклары үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Рөстәм Миңнеханов аларның гаиләләрендә һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара хөрмәт булуын теләде.
Хәзерге вакытта уллары хәрби операция урынында булган гаиләләргә ТР Рәисе аерым рәхмәт белдерде. Ул бу ир-атларның геройлар, батыр патриотлар булуын ассызыклады.
Кабул итү концерт программасы һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев