Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга гүзәле финалисткалар арасында

Казанда "Татарстан гүзәле-2013" конкурсы тәмамланды. Әлеге бәйгедә безнең шәһәр данын Ангелина Клименко яклады.

Конкурс башланганда Алабугадан ике кыз катнашса да, бәйге барышында Анна Теплова исемлектән төшеп кала.

Ангелина Клименко - Түбән Кама шәһәре кызы. Алабугада укыгач, ул уку йортына һәм факультетына тугры булып калырга һәм безнең шәһәр исеменнән чыгыш ясарга була. Узган елда Ангелина "ВУЗ гүзәле" конкурсында катнаша һәм иң сылу кыз булып таныла. Быел кыз "Татарстан гүзәле-2013" конкурсы финалына чыкты. Алабугалылар, Ангелинага уңышлар теләп, бәйге нәтиҗәсен түземсезләнеп көтте. Аның белән без конкурстан соң очраштык:

- Барысы да бик яхшы үтте. Мин финалга чыккан 20 кыз арасына эләктем. Бәйге ахырында без танылган дизайнер теккән искиткеч матур күлмәкләр белән чыгыш ясадык. Бәйгедә җиңүне үзмаксат итеп куймаганга күрә мин һич тә үкенмим. Үземне ниндидер яңа образда күрәсем һәм 15нче тапкыр үткәрелүче "Татарстан гүзәле" конкурсында үземне сынап карыйсым килде. Җиңү яулаган кыз чыннан да моңа лаек һәм мин аның өчен бик шат, - диде Ангелина.

"Татарстан гүзәле-2013" бәйгесендә катнашуының беренче көненнән башлап Ангелина бик дулкынлана. Кыз үзенең буй озынлыгының модельләр өчен аз булуына борчыла (169 см) һәм җиңүчеләр унлыгына булса да эләгергә хыяллана. Ә менә конкурсны оештыручылар соңгы сайлап алуда кызны шактый нык кына борчылырга мәҗбүр итә. Финалга чыккан кызлар арасында үзенең исемен тапмаган Ангелина әйберләрен җыеп өенә кайтып китә. Тик инде юлда булганда, шылтыратып, аның финалга чыгуын хәбәр итәләр. Кызга кире борылып Казанга кайтырга һәм әзерләнә башларга туры килә.

-Җиңел булмады, - ди Ангелина. - Атна буе репетицияләр үткәрдек, тәүлегенә 11 сәгать буена шөгыльләндек, куандык һәм борчылдык, яңага өйрәндек. Тик бернигә карамастан, финалга мин әзер идем. Хәзер инде күңелемдә бары тик дулкынлану һәм куану хисләре.

Әминә Дәминова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев