Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга гүзәле матурлык бәйгесендә берьюлы өч титул яулады

Бөтенроссия матурлык конкурсынды 30 яшьтән узган хатын-кызлар катнашты.

Шушы араларда гына Казанда 30 яшьтән узган хатын-кызлар өчен Бөтенроссия матурлык конкурсының төбәк этабы узды. Алабугалы Әлфия Гарипова әлеге бәйгедә берьюлы өч титулга ия булды.

Бу конкурска килүчеләр 90-60-90 үлчәмнәренә туры килмәсәләр дә ярый, буй озынлыгының да 170тән узган булуы таләп ителми. Иң мөһиме — хатын-кыз буларак, «Qween Beauty» — «Гүзәллек патшабикәсе» дип атарлык булсын!

Һөнәре буенча хореограф Әлфия Гарипова 12 катнашучы арасында Беренче Вице-мисс, «Сәнгать патшабикәсе» дип танылды һәм тамашачылар мәхәббәтен дә яулады. Соңгысына хәзерге вакытта киң таралган "лайк«лар буенча түгел, турыдан-туры залда утыручыларны үзенә әсир итеп иреште. Әйтергә кирәк, патшабикә таҗы Өфе кызына эләкте. Шулай да икенче урын безнең күп балалы әни булган Әлфиянең күңелен төшермәде: ул лаеклы чыгыш ясады! 

Әлеге чара бишенче тапкыр үткәрелә инде, ә безнең шәһәрнең үзен белдерүе беренче мәртәбә.

— Конкурсның дүрт көне сизелми дә үтте, — ди Әлфия Гарипова. — Берничә фотосессия, мавыктыргыч репетицияләр, осталык дәресләре һәм алдынгы белгечләр: психолог, косметолог, нутрициолог (дөрес туклану буенча белгеч — авт. иск.) белән шөгыльләнү, шуңа биредәге мохитне дә өстәсәк — болар бөтенесе зиннәтле тәҗрибә, үзеңнең үзенчәлегеңне ачу мөмкинлеге. 

Шунысын да әйтик, аңа хатын-кызларның үзгәрешен күзәтү кызыклы булган.
— Барысы да төрле: хуҗабикә, декрет ялындагы әни, карьера коручы хатын-кыз. Берәүләрнең гаиләсе бар, кайсыларының — балалары. Бу бәйге хатын-кызларныкы, ул яшь кенә кызлар өчен түгел. Конкурс яхшы оештырылган, чара күтәренке рухта үтте. Беркем дә бер-берсенең чәченә ябышмады (көлә). Ачыкланганча, килүләренең максаты да төрле: кемдер өйдә утырып туйган, кемдер сәхнәдән курка һәм, монда катнашуы белән үзен тикшереп карый, кайсысында — амбицияләр, музыкантны яратуы аркасында килүче дә бар (әйе, андый сәбәп тә очрый). Модель булуның ни икәнен эчтән күрергә теләүче бер мин генә булганмындыр. 

Әңгәмә барышында Әлфия шулай ди. Ул патшабикә таҗы дип түгел, яңа кичерешләр алу өчен барган. Тәүге шундый тәҗрибәсе булганга, бәйгенең үзе дә, анда катнашучылар да бик кызыксындырган аны. Күнеккән арада, бөтен яңалыгын да ачып салырга тырышмаган, бар булдыклылыгын күрсәтмәгән. Аның каравы, финалда «ах!» итәрлек чыгыш ясаган. 

Аңа 1нче сан эләгә. Башлап җибәрүе һәрвакыт катлаулы, ләкин Әлфияне бу каушатмый. Сәхнәгә ияләнгән кеше бит ул, шуңа күрә дулкынланмый да. Чыгышларында өч бөтенләй дә төрле сурәт барлыкка китерә дә инде.
— Оештыручылар әйтте: «Нәрсә телисез, барын да эшләгез». Гади генә йөреп килергә түгел, рәвешен китерергә кирәк иде. Тулы импровизация. Хәрәкәт, сыгылмалылык, биюләрдәге па... Мин нык тырыштым. Әлбәттә, һөнәрем бик ярдәм итте. Тагын шунысына инандым: кызларга, хатыннарга хореография никадәр әһәмиятле икән. Биюче буламы-юкмы, әмма пластика, төз гәүдә, үзеңне күрсәтә белү — болар бөтенесе теләсә кайсы кызның теләсә нинди очракта үз-үзенә ышанычын арттыра. Беренче булып чыгыш ясавым минем өчен тискәре тәэсир булды дип уйлыйм. Берсе дә андый динамиканы көтмәгән иде, миңа калса, жюри башкалар чыгышын карый башлагач, «аңга килде». 

Конкурстан соң күпләр Әлфия Гарипова янына килеп: «Сез — иң яхшысы!» — диделәр. Ул үзе дә канәгать. Тик менә шундый зур бәйгедә катнашуын таратасы килмәгән икән. Бу хакта аз кеше генә белгән. Аңа сокланып хәбәрләр килә башлагач, бик гаҗәпләнгән. 

Алга таба катнашуларга килсәк, Әлфияне Мәскәүгә чакырганнар инде. Киләсе елның мартында анда «Qween Beauty» Бөтенроссия конкурсының финалы булачак. Дөрес, Беренче Вице-мисс әлегә уйлап тора, аның омтылышлары тагын да күләмлерәк һәм иҗадирак нәрсәләр таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев