Алабуга халкы артачак
Яңа ел алдыннан үткән шәһәр Советының XI cессиясендә чыгыш ясаган шәһәр Советы рәисе Геннадий Емельянов Алабуганың киләчәген өметле дип белдерде.
Шәһәр 5 миллиард сум күләмендә инвестиция алачак, алга таба да торак төзү дәвам итәчәк. Якын елларда монда 10 мең кешегә исәпләнгән поселок үсеп чыгачак, анда мәктәп, балалар бакчасы төзеләчәк, гомумән, тормыш өчен мөһим барлык уңайлыклар тудырылачак. Махсус икътисадый зонаның да киләчәге өметле, анда өр-яңа технологияләр гамәлгә кертеләчәк. Шулай итеп, Алабуга халкының артуы көтелә.
Сессиядә депутатлар шәһәр бюджетына, шулай ук үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы сайлап куелган җирле үзидарә органнары членнары, муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, депутатлар хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертте.
Сессиядә халыкка күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен яңадан исәп-хисап ясау тәртибен тормышка ашыру турындагы мәгълүмат белән район башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Рим Заһидуллин таныштырды. Әлеге механизм РФ хөкүмәтенең һәркемгә таныш 37 нче Карарында һәм энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләр белән идарәче компанияләр арасындагы килешүләрдә җентекле күрсәтелгән дип ачыклык кертте ул. Соңгыларының эшен ул "икеле"гә бәяләп, алар тиешенчә хезмәт күрсәткән очракта, бу мәсьәләне сессиягә куеп торасы да булмас иде, яңадан исәп-хисап ясау тәртибе дә югарыда күрсәтелгән документларда бәян ителә, диде Р.Заһидуллин. Гражданнарның язмача яки телдән мөрәҗәгате нигезендә идарәче компания комиссия төзергә һәм кыска срокта мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Комиссия эше нигезендә акт төзелә һәм күрсәтелмәгән хезмәт яки аның начар сыйфатлы булуы турындагы факт аныклана. Актта аның сәбәпләре һәм кимчелекләрне бетерү сроклары күрсәтелә. Комиссия әгъзалары кул куйганнан соң бер данәсе мөрәҗәгать итүчегә тапшырыла, икенчесе үзләрендә кала. Алга таба идарәче компания актны Исәп-хисап кассасына юллый һәм аның нигезендә исәп-хисап ясала. Бу механизм төгәл эшләсен өчен, бердәм диспетчерлык хезмәте кирәк. Мондый хезмәтләр күрше шәһәрләрдә бар инде, Алабугада да аны булдыру шарт. Алай булганда, телефон аша килгән хәбәр тикшерелә һәм мәгълүмат исәпләү үзәгенә җибәрелә. Халык та үз чиратында таләпчәнлек күрсәтергә тиеш. Әйтик, заявканың теркәлүенә ирешергә һәм диспетчерның исем-фамилиясен белергә кирәк. Шәһәр-район башлыгы әйтүенчә, үзгәртеп кору барышында идарәче компанияләрнең намус белән хезмәт итүе, халык арасында аңлату эшләре алып бару бик мөһим.
К.Алиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев