Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга картлар һәм инвалидларның интернат йортында «Әби кайгыртуы» дип аталган чара узды

Аны «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең җирле бүлеге оештырды.

Акция барышында интернат йортындагы «Алтын яшь» отрядының «көмеш» волонтерлары, Балалар йортында тәрбияләнүчеләр тырышып җылы әйберләр бәйләде. 

Кул эшләре Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына тапшырылачак. Кемдер фактуралы җептән, бәйләү инәләре кулланмый гына, кызыклы ысул белән башлыклар бәйләгән, анысын «Барс» яшьләр үзәгенең бәйләү осталары күрсәткән булган. Кемдер гадәттәгечә, ыргак һәм инәләр белән оекбашлар, шарфлар бәйләгән. Кайберәүләр җепне йомгакка җыйнап булышлык күрсәткән. 

Акциядә катнашучыларның иң өлкәненә 88, иң кечкенәсенә — тугыз яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев