Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга хастаханәсендә ике яңа табиб эшли башлады

Бу — психиатрия һәм анестезиология-реаниматология табиблары.

Алабугадагы яңа табиблар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Екатерина Пименова, психиатрия табибы


Ничек инде медицина юлыннан китмәсен, 26 яшьлек Екатеринаның әбисе — акушер, әнисе — шәһәрдә танылган акушер-гинеколог. 

− Яшүсмер чакта мин психология белән мавыга идем, психологка укырга барырга дигән фикер дә килгән иде башка, аннан соң бу һөнәр вәкилләре болай да күп дип уйладым. Медицинага барырга карар кылдым. Ижау дәүләт медицина академиясендә укыганда, бишенче курста бездә бик кызыклы психиатрия циклы булды, белгечлек сайлавыма шул да тәэсир итте, − ди ул.

Хәзер ул инде берничә ай сырхауханәдә эшли, медосмотр үтүчеләр белән генә түгел, рухи-психик бозыклыгы булган пациентлар белән дә аралашырга туры килә. Екатерина әйтүенчә, алар үзенчәлекле, могҗизалы.
− Күпчелек кеше алардан өркә, алар куркыныч дип уйлый. Чынында аларның без кайчак аңлап бетермәгән үз мантыйгы. Алар башкалар кебек түгел, шуны белү кирәк, − диде яшь белгеч.

Сафамөдини Талибзадә, анестезиология-реаниматология табибы

Берничә ай реанимация бүлегендә Таҗикстаннан килгән белгеч — Сафамөдини Талибзадә эшли. Яшь табибка 31 яшь, ул Әбугали ибн Сина исемендәге Таҗик дәүләт медицина университетында укыган. 
Россиягә җәен үк күчеп килгән, Казанда яшәргә ниятләгән, анда әисе ягыннан туган тиешле татарлар яши, ләкин Алабугада табиблар җитмәвен белгәч, биредә төпләнергә уйлаган. 

− Кайда яшәсәң дә бер: зур шәһәрдәме яисә бәләкәй торак пунттамы, безнең эш — кешеләргә ярдәм итү, аларның тормышын коткару, − ди ул.
Алабугага килгәч, ул башта санитар булып урнаша, чөнки дипломын раслыйсы була. Ике айдан соң, Мәскәүдә дипломын раслагач, үз белгечлеге буенча эшли башлый.

Әйтүенә караганда, хезмәте күп вакытын һәм көчен ала, реанимация бүлегендә, операцияләрдә, ковид госпиталендә булырга туры килә, әмма ул зарланырга күнекмәгән, бала вакыттан ук спорт белән шөгыльләнгән. 
− Мин — көрәшче, әтием минем тренерым иде. Монда да күнегүләрне дәвам итәсем килә, әлегә җитешмим. Беничә тапкыр паркта шөгыльләнгән бар, − дип фикерен уртаклашты ул.

Сафамөдини Талибзадә сүзләренә караганда, Алабугада эшләү аңа бик ошый, хастаханәдә искиткеч коллектив, аны яхшы каршы алганнар, тәҗрибә уртаклашалар. Авыруларның сихәтләнгәннән соң рәхмәт белдерүләре дә эшләргә өстәмә этәргеч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев