Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың коммуналь хезмәткәрләренә кар яву нәтиҗәләрен бетергән өчен рәхмәт белдерделәр

Башлык шәһәрне кар өемнәреннән чистартып, тәүлек әйләнәсе эшләүчеләргә рәхмәт белдерде.

Алабуга шәһәре территориясендә кар яву нәтиҗәләрен бетерү эшендә актив катнашкан өчен районның төзекләндерү хезмәте һәм предприятиеләренең 9 механизаторы Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләү район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә узды.

  • Владимир Петров — «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» җәмгыятенең экскаватор машинисты;
  • Алексей Кулаков — «Алабуга» МИЗ акционерлык җәмгыятенең җитештерү автотранспорты төркеменең 6 разрядлы автомобиль йөртүчесе;
  • Владимир Райфшнайдер — «Автотехникс» автосамосвалы йөртүчесе;
  • Владимир Чигвинцев — «Спецстройсервис» ның беренче класслы шоферы;
  • Михаил Богатов — «Алабуга муниципаль районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» җитештерү участогы тракторчысы;
  • Олег Измайлов — «Алабуга муниципаль районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» җитештерү участогы тракторчысы;
  • Нурислам Галәвиев — «Алабуга муниципаль районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» җитештерү участогы тракторчысы;
  • Сергей Мельников — «Алабуга муниципаль районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» җитештерү участогы тракторчысы;
  • Нурмөхәммәт Галялеев — «Алабуга муниципаль районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» шоферы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев