Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга һәм Березовский – тугандаш шәһәрләр

Алабугада делегация белән Свердлов өлкәсенең Березовский шәһәре башлыгы Евгений Писцов булып китте.

Шул ук көнне ике шәһәр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Тарихи документны Евгений Писцов һәм Алабуга шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов имзалады.

Алабуга һәм Березовский шәһәрләре төзелеш, мәдәният һәм социаль сәясәт өлкәсендә охшаш эшчәнлек алып бара. Березовскийда 71 мең кеше яши. Бу шәһәр - рус алтынының туган ягы булып исәпләнә. Хәзер биредә алтын таба торган завод эшли. Алабугалылар "Алабуга" махсус икътисадый зонасы белән горурланган кебек, бу шәһәр халкы да әлеге завод белән лаеклы рәвештә горурлана. Березовскийның кайбер предприятиеләре инде хәзер үк безнең заводларның булачак партнеры итеп кабул ителә.

Алабугалылар Спас ярминкәсен зурлап үткәргән кебек, Березовский халкы ел саен 8 октябрьдә халыкара фейрверклар фестивален үткәрә.

Тиздән Березовскийда Татарстан һәм "Алабуга" резидентлары җитештергән продукцияләрне тәкъдим итүче күргәзмә үзәге ачылачак.

Кунаклар арасында Свердлов өлкәсендә Татарстанның даими вәкиле Ринат Садриев, Березовский шәһәр округының мәдәният һәм спорт идарәсе җитәкчесе Ирина Тимина, "Березовский рудник" җәмгыяте генераль директоры, "Айгөл" мәчете попечительләр советы рәисе Фәрит Нәбиуллин да бар иде.

Гөлшат СОЛТАНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев