Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга мәчетләрендә укучылар Казан музейларында экскурсиядә булып кайтты

Сәяхәт «Гаилә елы» кысаларында оештырылды.

Укытучы гомере буе белемгә, яңалыкка омтылып яши инде ул. Әле мәктәптә эшләгәндә үк, укучыларымны телләр өйрәнүдән курыкмаска өнди идем.

Үземнең дә динебезне һәм гарәп телен (изге Коръән теле бит!) өйрәнәсем килүен бервакытта да яшермәдем. Фәрештәләрнең «әәмииин» дигән чагына туры килгәндер, Аллаһ насыйп иткәч, лаеклы ялга чыгу белән, мәчеткә йөри башладым. Әҗмәл мәчетенә.

Миңа гомер юлымда начар кешеләр очраганы юк бугай. Мәчеткә дә куркыбрак кына барган идем, әлхәмдүлилләһ, төркемебез бер гаилә булып оешты да куйды. Борчулар бергә, шатлыклар уртак дигәндәй, бер-беребез белән аңлашып, ярдәмләшеп, күңелле итеп укып йөрибез. Әлбәттә, шундый дус коллектив оешуда, иң беренче чиратта, укытучының роле бик зур.

Мөгаллимәбез Лилия ханым Фазлыеваны укуның беренче көненнән үк яратып кабул иттек. Үзенең сөйкемлелеге, гадилеге белән ул безнең күңелләрне бик тиз жәлеп итте. Укытучыбыз һәрнәрсәне зур сабырлык, түземлек белән, җиренә җиткереп, үтемле итеп сөйли һәм аңлата. Бервакытта да күтәрелеп бәрелми. Барлык сорауларыбызга аннан җавап алабыз. Кыскасы, Лилия ханым — чын укытучы, үз эшенең остасы. Белем орлыкларын зур тырышлык белән чәчә, ә уңышын түземлек белән көтә белә.

Менә өч ел без Лилия ханым җитәкчелегендә «Фикһ», «Гакыйдә» фәннәрен «кимерәбез», мөселман әдәбенә өйрәнәбез, Коръән уку серләренә төшенәбез. Инде шактый гына сүрәләр дә ятладык. Мөһиме, без аларны Коръәннең үзеннән укып ятлыйбыз. Моның ни дәрәҗәдә ләззәтле хезмәт икәнен үзе дә шулай ятлаганнар гына аңлар аңласа! Бу эш күңелне горурлык хисләре белән тутыра. Чөнки күптәннән күңел түреңдә йөрткән хыялыңа ирешүдә һәр адым бик кадерле!

Көз көне без, берничә сабакташ, Лилия ханымнан гарәп теле дәресләре да ала башладык. Монысы тагын да авыррак хезмәт, ләкин без чигенергә җыенмыйбыз.

Лилия ханымның эш графигы бик тыгыз: мәчетләрдәге уку-укыту эшләре белән җитәкчелек итү дә, контрольдә тоту да, дәресләр алып бару да, каникулларда балалар ялын оештыру да аның җавапчылыгында. Ул бит әле өч баласына кадерле әни дә! Мөгаллимәбез болар белән генә чикләнми, үз белемен күтәрү өстендә дә туктаусыз эшли. Шулай ук Лилия ханым дәрестән тыш төрле чаралар уздыруга да зур әһәмият бирә. Берсеннән-берсе мавыктыргыч КВН, викторина, «күңелле стартлар» кебек ярыш-бәйгеләрне бик еш үткәрә ул. Дини бәйрәмнәрнең һәркайсын зур әзерлек белән безгә тәкъдим итә.

Февраль башында Җәмигъ мәчетендә бик бай программалы «Хиҗаб (яулык) көне» билгеләп үтелгән иде, ә март башында Лилия ханым Казанга сәфәр оештырды. Ул "Гаилә елы«на багышланган сәяхәт булды. Башкалада Тукай музеенда булдык. Бик рәхәтләнеп, бөек язучыбыз турында тыңладык, шул чорга «барып кайттык». Казан урамнарын айкарга да, мәчетләрдә намаз укырга да вакыт җитәрлек иде. Ә кич милләтебез горурлыгы булган Г. Камал исемендәге театрда «Сөясеңме, сөймисеңме?..» дигән моңсу комедия карадык. 

Укытучы өчен хезмәтенең уңай нәтиҗәләрен күрүдән дә зуррак сөенеч, аннан да олырак бүләк юктыр. Без дә Лилия ханымның күңелен төшерми, аны борчымый, үрнәк укучылар булып, яратуыбыз һәм хөрмәтебезне белдерә алсак, мин бик бәхетле булыр идем. Иманым камил, башкалар да нәкъ шулай уйлый. Лилия ханым, бәхетебезгә, Аллаһ безгә Сезне биргән, алга таба да шулай аңлашып, җайлашып бергә-бергә укытырга-укырга насыйп булсын! 

Менә мөэминнәрнең бәйрәм көткәндәй зарыгып көтеп алган Рамазан ае бара. Изге гамәлләр кылып, савап җыеп калырга ашыгыйк, мөселман кардәшләрем! Намазга басарга теләүчеләргә догалар җиңел генә ятлана торган ай да әле ул. Хәзер бит, теләк булса, мөмкинлекләр чиксез. Аудио, видео, исәпсез социаль челтәрләр... Җаның кайсын тели, шуннан табасың да өйрәнәсең. Ә мәчеттә укытучы белән, төркемдәшләр белән бергә өйрәнү, уку, сорауларга дөрес җавап табу, минемчә, отышлырак.

Диләрә РАМАЗАНОВА
ФОТО: Алабуга мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев