Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга музей-ядкарьлегенә нигез салучы Алексей Елфимов: «Шәһәрнең кыйммәтен ачу мөһим»

Алабугада шәһәрнең тарихи өлешен реконструкцияләү буенча зур эш алып барыла.

Барлык регламентларны һәм нормаларны исәпкә алу мөһим, дип саный Алабуга музеена нигез салучы Алексей Елфимов.

Шәһәрнең өлкән кешеләре Алабуганың тарихи кыйммәтен танытуга зур өлеш керткән Алексей Елфимовны яхшы белә. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенә нигез салган, «Елабуга: связующие нити» китабы авторы 89 яшьлек Алексей Елфимов бүгенге көндә Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең җәмәгать инспекторы булып тора.

— Алабуга Россия Федерациясенең кече тарихи шәһәрләренең өстәмә исемлегенә мин музей-ядкарьлек белән шөгыльләнгән вакытта кертелде. Без Алабуганың тарихи кыйммәтен тикшердек һәм исбатладык, бу хакта җирле басмаларда мәкаләләр бастырдык, дәүләт һәм иҗтимагый органнарга мөрәҗәгать иттек. Администрация башлыгы мине, музей директорын, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән сөйләшүләр өчен Мәскәүгә җибәрде. Безнең идеяләр Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте, Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. Һәм шәһәр озак көтелгән статуска ия булды.

Алабуга мирасын, аның тарихи кыйммәтен саклап калу, архитектураның матурлыгын күрсәтү мәсьәләсе хәл ителә башлады. Без федераль әһәмияттәге һәйкәлләрне саклау нормаларын, регламентларын өйрәндек. Бу эшчәнлеккә тирәнрәк кереп китү, югалтканны саклап калу һәм торгызу өчен миңа Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең җәмәгать инспекторы вазифасы бирелде.

Мәсәлән, совет чорында, артык уйлап тормыйча, Алабуганың тарихи кыяфәтенә туры килми торган тирәк һәм башка шундый җәенке үсә торган агачларны күпләп утыртканнар. Алар шәһәр архитектурасының, ядкарьлекнең бөтен матурлыгын каплап тора. Регламентлар буенча тарихи өлештә куаклар сыман яшеллек утырту гына рөхсәт ителә, эре агачларны утырту тыела — бу документларда беркетелгән, — дип уртаклашты Алексей Алексеевич.

Кадрлы хәрби, отставкадагы полковник Алексей Елфимов карьерасын Оборона министрлыгында хезмәт итеп тәмамлаган, анда авиация һәм космос өлкәсендә сәнәгать эшен җитәкләгән. Җәмәгать эшлеклесе Алабугага күптәнге дуслары белән очрашырга һәм ата-бабаларының каберләрен карарга дип кайта. Һәм, әлбәттә, Алексей Алексеевич ил өчен тарихи кыйммәтен ачарга ярдәм иткән шәһәрнең матурлыгы белән дә хозурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев