Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Алабуга нуры»ның махсус проекты: укытучы, шагыйрә Хашия Төхбәтуллина

Хашия Тимерхан кызы Төхбәтуллина - эшеннән тәм табып, бар күңелен биреп эшләүче мөгаллимә.

Хашия Тимерхан кызы Алабуга районының Кече Илмәт авылында туып үскән. Ике елдан аларның гаиләсе Илмәттә яши башлый. Иске Юраш мәктәбендә урта белем алган кыз, Алабугага килеп, институтка укырга керә. Алабуга дәүләт педагогия институты студенты булу ул елларда зур горурлык иде, чөнки син үз тырышлыгың белән имтихан биреп, үз тырышлыгың белән укыйсың — барысы да үзеңнән тора. Филология факультетын тәмамлагач, Хашия Зәй районына эшкә китә, анда Бура-Киртә авылының сигез еллык мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыта.

1987 елдан Хашия Төхбәтуллина кабат Алабугада. Шәһәрдәге медицина училищесында бер ел эшләгәннән соң, яңа ачылган 8нче урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый һәм бүгенгәчә шунда. 

Үзе укыта торган балаларны яратып, аларның уңышларына сөенеп яши Хашия Тимерхан кызы. Мәктәптән башка үз тормышын күз алдына да китерә алмаучы кешеләрнең берсе ул. Балаларга татар телен өйрәтү һәм әдәбият аша аларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә ул күпләргә үрнәк булып тора.

— Һәр гамәлеңнең кешеләргә файдасы барлыгын тойсаң, авыр түгел. Укучылар белән уртак тел табып, фәнеңне яратып, аны тиешенчә аңлата алсаң, эш күңелгә тынычлык китерә. Миңа балалар белән аралашу рәхәт, — ди мөгаллимә.

Ул алдынгы укучыларын олимпиадаларга, бәйгеләргә, укучылар конференцияләренә әзерли, очрашулар, кичәләр оештыра, җәмәгать эшләрендә катнаша, фәнни эш белән шөгыльләнергә дә вакыт таба, барысын да санап бетерерлек түгел. Республика буенча үткән Ризаэтдин Фәхретдин укуларында катнашып, җиңү яулады. Югары квалификацияле укытучы Хашия Тимерхан кызы 2004 елда Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Ул бик җаваплы һәм тыйнак кеше. Беркайчан да: «Менә мин шуңа ирештем, шунысын булдырдым!» — дип әйтмәс. Татарча сөйләм һәм язу күренешләрен, әдәби әсәрләр телен тирәнтен өйрәнү буенча автор программасын эшләп, балаларга татар телен укытуда яңа алымнар кулланып, заман белән бергә атлап эшли. Алабугада узган «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсның муниципаль туры барганда, «Алабуга Парнасы» бәйгеләрендә жюри эшендә катнашты. Шәһәр күләмендә үтә торган чараларны, милли бәйрәмнәрне дә читтә калдырмый Хашия ханым. Шәһәр мәдәният йортында куелган татарча спектакльләрнең һәммәсен карап барып, үз фикерен уртаклаша. Үзәк китапханә белән хезмәттәшлеге турында да әйтми булмый. Матур әдәбиятка мөкиббәнлек укытучы булганга күрә генә түгел, аның җан таләбе. Кайта-кайта ул бөек Тукай әсәрләрен, Муса Җәлил шигырьләрен укый. Омар Хәйям иҗаты белән рухлана. 

Укучыларын һәм үз эшен яратканга, ул мәктәпкә бөтен гомерен багышлаган. Һәр баланы үз иткәнгә, күңел җылысы биреп тәрбияләгәнгә, аның сыйныфыннан чыккан укучылар гына түгел, әти-әниләр дә Хашия Тимерхан кызына рәхмәтле. Дәресләр белән генә түгел, аннан соң да күпме мәктәп эше бар бит әле! Зарланырга яратмый Хашия ханым, армый-талмый эшли. Бар борчуларын, уйлануларын ак кәгазь битенә ышанып тапшыра. Алабугада эшли башлаганнан бирле, бәләкәйдән иҗатка тартылган күңеле үсеп китә, шигырьләре "Алабуга нуры«нда, башка газета-журналларда басыла башлый.

«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенә йөреп, иҗатташлары белән аралаша. 
Берләшмәнең иң тәҗрибәле, мөхтәрәм кешесе Гөлзадә апа Әхтәмова тырышлыгы белән 2020 елда «Мәйдан» журналында басылган шигырьләр арасында Хашия Төхбәтуллинаның иҗат үрнәкләре дә урын алды. Аның «Нидер җитмидер күңелгә» дип исемләнгән беренче китабы чыкты. Мөгаллимәнең тәүге басмасын октябрь аенда шәһәрнең Үзәк китапханәсендә тәкъдим иттеләр.

Шигърият рухы килү — ул шундый бер халәт: күңел каядыр ашкына, йөрәк җилкенә, хисләреңне язмый торып булмый. Хашия Төхбәтуллина иҗатында туган авыл, нигез, әти-әни, әбисенең назлы сүзләре:

«Фәрештәләр саклап йөртсен диеп,
Әйткәннәрең һәрчак исемдә.
Киң күңелле әбием, тагын шулай
Телә әле барыбыз өчен дә.»
(«Сагындыра»)

Аның күңелендә әле дә туган як чишмәләре челтери, алар гомер елгасына тоташа:

«Аксын әле гомер чишмәләре,
Күтәрелеп китсен күңелләр».
(«Гомер чишмәләре»)

Ул сурәтләгән агачлар да үзе кебек сабыр икән:

«Бәскә төренеп, сабыр гына,
Язгы таңны өзелеп көтәләр»
(«Алабуга урамында кышлар»)

Бәхет ни ул дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Шагыйрь күңеле болай ди:

«Ашкынулар, кат-кат уйланулар,
Җавап тапмый йөдәп бетүләр.
Хыялларга чумып, бәхет көтү,
Гомер йомгакларын сүтүләр.
Кеше өчен шундый бәхет яши
Аллаһ биргән шушы гомердә.
Язмышыңа шулай язылганга,
Шөкер кыл син һәрбер көнеңдә».
(«Кеше өчен»)

Хашия Тимерхан кызы үзен Туган телнең сакчысы итеп тоя. Ана теле — аның өчен һәрвакыт баш хәрефтән язылырлык изге исем, аның һәр сүзе татлы. Туган телдәге сүзләрнең яңгырашы да — бәхет. «Туган тел сүзләр сузган» шигырендә иҗатка юл ача торган ана теле турында фикерләрен чагылдырган.

Ник күңелдә шигырь туа?

«Күңелдәге бөтен хисне
Бер төенгә бәйләргә.
Шигырь туа өмет итеп
Алга таба яшәргә».
(«Шигырь туа») 

Кайсын алып укысаң да, уйлар яктыра, чөнки ул үзе яктыга омтыла. Сагышлана, моңлана, ләкин күтәренке хис калдыра белә. Лаеклы ялда булса да, яраткан хезмәтеннән аерылмаган Хашия Тимерхан кызының илһам чишмәләре җырлап торсын.
Өметләр аклансын, 
Дөньялар сафлансын,
Җаннарның яктысы саклансын.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев