«Алабуга нуры»ның махсус проекты: «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе, мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллимәсе Тәҗрия Җәләева
Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева – иҗатка, сәнгатькә гашыйк күпкырлы шәхес.
Сиксән биш еллык тарихы булган Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте бүгенге заман таләбенә җавап бирерлек мәдәният хезмәткәрләре әзерләү, иҗат коллективларын үстерү буенча эшчәнлеге белән республикабызның милли мәдәнияте өлкәсенә зур өлеш кертә. Бу уку йорты мөгаллимнәре арасында туган телебездә иҗат итеп, ана телен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен алга куеп эшләүче Тәҗрия Җәләева да бар.
«Зәңгәр кичтә Агыйделгә
Йолдызлар коела сыман...»
Берәр кеше турында: «Актаныштан ул», — дисәләр, күңелемә «Актаныш таңнары» җыры килә. Мостафа Ногман сүзләренә Сара Садыйкова бик матур көй язган, Әлфия Афзалова искиткеч тавышы белән башкарган җырның:
«Актаныш таңнары,
Ул минем йөрәк серемне аңлармы?» — дигән юлларын кабатлый башлыйм.
Елгалары күлләре, күренекле кешеләре белән дан тоткан Актаныш ягыннан Тәҗрия Җәләева. Шагыйрьләр, драматурглар, рәссамнар, артистлар күпләп чыккан төбәктә туып үскән кыз иҗатка тартылып, сәнгатьне яратып яши. Гаиләдәге дүрт баланың төпчеге, авыл мәктәбен тәмамлагач, башкалабыз Казанга килеп, театр училищесының актер бүлегенә укырга кергән. Әйтүенә караганда, җырчы Хәния Фәрхи белән бергә укыганнар, дус булганнар.
Казанда белем алган вакытта, Тәҗрия Тукай клубына йөри, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар белән таныша. Казан телевидениесенең «Әйлән-бәйлән», «Шигъри тәлгәшләр» тапшыруларында эшләп, иҗат тәҗрибәсе ала.
Үзенең хикәяләрен ул «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга» газеталарына бирә. Иң кадерле кешесенә багышлап «Төшләремдә сиңа кайтам, әнкәй» дип аталган һәм башка шигырьләрен бастыра. Нәсер, хикәяләр яза.
Сәхнә теле мөгаллиме
Тәҗрия Вәсим кызы хезмәт юлын 1985 елда Әлмәт драма театрында башлаган. 1987 елдан Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында да эшләгән. Яңа рольләр өйрәнеп, спектакльләр белән гастрольләргә чыгып, тулысы белән сәхнә тормышына кереп китә. Кәрим Тинчуринның "Йосыф белән Зөләйха"сында Сәлимә, Фәүзия Бәйрәмованың "Оҗмах балалары«нда Хәмдисә, Туфан Миңнуллинның «Алты өйгә бер карак» спектаклендә Халисә ролен башкара.
1989 елда Тәҗрия Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетының көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керә, күренекле язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевтән белем алу бәхетенә ирешә.
Алабугага килеп төпләнгәч, Тәҗрия Җәләева 1 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Бүген Тәҗрия Вәсим кызы Алабуга мәдәният көллиятендә укучыларга сәхнә телен өйрәтә. Таләпчән мөгаллим һәм остаз, студентларның якын дусты да. Тәҗрия ханымның укучылары аны ярдәмчел, кайгыртучан булганы өчен ярата. Сәхнәдән башланган хезмәт юлы Тәҗрияне кабат мәдәният өлкәсенә кайтаргач, ул тормышта нәкъ үз урынында. Сәнгать юлын сайлаган егет һәм кызларның һәр уңышына сөенеп эшли ул. Әле күптән түгел генә шәһәребезнең «Иллюзион» кинотеатрында режиссер Алмаз Нургалиев белән очрашып «Җылак» нәфис фильмын карадык. Үз шәкертләрен экранда күрү шатлыгыннан дулкынланган көллият директоры Әлфирә Әкбәрова һәм мөгаллимнәрнең горурлыгын әйтеп бетерерлек түгел. Тәҗрия Вәсим кызы да танылган татар актеры Әзһәр Шакировның яшь чагын уйнаган Морт егете Илназ Гаффанов укыган төркем турында җылы сүзләр әйтте.
Битараф калып булмый
Алабуга борынгылыгы белән генә түгел, табигате белән дә матур. Шигъри җанлы кеше аның гүзәллегенә сокланмый калмый. Тәҗриянең дә ихлас тойгылары шигырьләргә күчкән, хикәяләрендә фәлсәфи уйланулары чагылыш тапкан. Биредә ул «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәгә йөри. Берләшмәне Фазыл Шәех җитәкләгән елларны хәзер сагынып искә ала.
— Фазыл абый чын ир-егет иде. Ул һәр яктан үрнәк булды. Язган әсәремә исем кую минем өчен нишләптер катлаулы иде ул чакта. Хикәяләремә Фазыл абый бик тиз исем куеп барды, — ди ул.
Тора-бара Тәҗриянең повесть һәм хикәяләре төрле җыентыкларга кертелә. 2001 елда «Мәхәббәткә лаек йөрәгем» дип исемләнгән китабы басылды. Анда урын алган «Альтернатив киленнәр» пьесасы Татарстанның күп кенә районнарында сәхнәгә куелган.
Тәҗрия шигырьләр дә, хикәя, повестьлар да яза. Чәчмә әсәрләре үзенчәлекле, аларда тормыш чынбарлыгы маҗаралар белән аралашкан. 2020 елда шундый эчтәлектәге повестьлары «Мәхәббәт шәүләсе» дигән атама белән китап булып чыкты.
Үткән елда "чулман«лылар Тәҗрия Җәләеваны рәис итеп сайладылар. Әдәби-музыкаль берләшмәнең яңа җитәкчесе алабугалыларның иҗат эшчәнлеген җанландыру юлларын эзли башлады. Шушы ел башыннан, эшне яхшырак оештыру максатында, ул комиссияләр эшен оештыруны тәкъдим итте.
— Гөлзадә апа Әхтәмова кебек тәҗрибәле остазыбыз барында, яшьләрне дә иҗатка тартырга кирәк. Талантлы укучыларыбыз бар бит безнең, — ди ул.
Быел майда Алабуганың Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре башлангычы белән, «Барс» Яшьләр үзәгендә язучы, шагыйрә Тәҗрия Җәләева белән очрашу кичәсе булды. Очрашуга шәһәр мәктәпләре мөгалимнәрен дә чакырдылар. Гүзәл Фатыйхова алып барган бу кичәдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укучылары да катнашты, билгеле. Яраткан сыйныф җитәкчеләренә изге теләкләрен белдерү беркайчан да артык түгел. Иң кызыклы сорау бирүчеләргә автор кулыннан китап алу — аеруча истәлекле вакыйга. Китап бит ул шундый гаҗәеп әйбер: бер укыйсың — җаныңны борчыган сорауга җавап табасың, икенче кат карыйсың — тормыш тәҗрибәңне чагыштырасың, тик бервакытта да битараф кала алмыйсың.
Китап юлларында — язмышлар
Язмыш һәркемне үзенчә сыный, диләр. Тәҗрия Вәсим кызы кыенлыклар алдында туктап калучылардан түгел. Эшенә күп көчен бирсә дә, гаиләсенең, оныкларының күңелен күрергә дә вакыты җитә аның. Иҗатка килгәндә, ул — үзгә бер дөнья.
«Югалган язмышлар» хикәясе Бөек Ватан сугышы чорын сурәтли. Хәбәрсез югалган егет бу җирдә соңгы көнен яши. Әсирлеккә эләккәч, берничә тапкыр кача, ләкин аны тотып алып, тагын газаплыйлар һәм концлагерьга озаталар. Лагерьның берсеннән икенчесенә күчергәндә, тоткыннар арасында ызгыш чыга. Дошманнар вагонны утка тота. Егетне үлеләр белән бергә тышка ыргыталар. Контузиядән соң берни хәтерләмәгән егетнең исән каласы килә, үзенең кем икәнен белмәсә дә, күңеле туган ягына тарта. Таудан тәгәрәп төшүенә, каршы якның үзе кебек үк яшь бер солдаты аны атып үтерә. Соңгы мизгелдә егетнең туган авылы, сөйгән кызы күз алдыннан үтә. Үзенекеләрдән адашып калган дошман солдаты аңа куркуыннан ата, үзе шул урманда бүрегә ризык була.
«Кем гаепле?» дип исемләнгәнендә 90нчы елларда җинаятьчел төркемнәр кылган башбаштаклык, тормыш гаделсезлекләре, кеше язмышларының ничек упкынга тәгәрәве сурәтләнә.
Баласын ялгыз үстергән ана улыннан мәхрүм кала. Начар кәсепкә ияләнгән төркемгә эләгеп, улы тереләй җиргә күмелә. Егет әнисе кулында җан бирә. Кем гаепле? Автор укучылары алдына шундый сорау куя.
Тәҗрия Җәләеваның әсәрләре нинди темага караса да, туган як, мәхәббәт булсын — аларның һәммәсендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, җаннар бәйләнеше ята. Рухи бергәлек булганда, кешеләр бәхеткә ирешә. Хис- кичерешләр аша шулай кешенең әхлагын тәрбияләү әһәмиятле дип уйлыйм. Дөрес, әлеге хикәяләрдә фәлсәфәлек көчле, аларны укып чыгу өчен, язучы белән бер дулкында булырга кирәктер. Заман тизлегенә ияләшергә тырышсак та, безнең буын әле матур әдәбияттан аерылмаган. Яшьләр дә бүгенге иҗат үрнәкләреннән үзләре өчен гыйбрәт, сабак, яшәеш турында уйлануларга этәргеч алсын иде. Моның өчен аларга телебезне камил белергә кирәк шул. Телне саклау — иң үзәктә. Рухны саклау — тагын да кыенрак.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев